Домой Жизнь татар «Татар китабы йорты» – үзе музей, үзе театр һәм үзе мәктәп. Чиратта нәрсә?

«Татар китабы йорты» – үзе музей, үзе театр һәм үзе мәктәп. Чиратта нәрсә?

0
«Татар китабы йорты» – үзе музей, үзе театр һәм үзе мәктәп. Чиратта нәрсә?

Татарларда чәй эчү йоласы, төнге экскурсия, спектакль, концерт, осталык дәресе… Островский урамы 15нче йорт адресы буенча урнашкан «Татар китабы йорты» афишасында атна дәвамында буш көн таба алмыйсың. Китаплы татар яшьләре үзләренә йортта нәрсә таба да, татар язучылары ни өчен аны урап уза, дип сорау куя журналист Раил Садретдинов һәм җавап эзли.

«Татар китабы йорты» – үзе музей, үзе театр һәм үзе мәктәп. Чиратта нәрсә?

Рамил Гали, Абдул Фархан

Музей

Без кыскартып «Татар китабы йорты» дип йөртергә күнеккән мәдәни оешманың рәсми исеме – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры. Ягъни иң беренче чиратта ул – музей: ТР Милли музееның бер филиалы. Бу тарихи йорт һәм мондагы музей экспонатлары турында озаклап сөйләргә мөмкин. Монысы – биредә эшләүче һәм үз эшләрен яратып башкаручы экскурсоводлар, фәнни хезмәткәрләр икмәге. Шулай да берничә кызыклы фактны язып үтим.

Казанның нәкъ үзәгендә Островский урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан йорт XIX йөз ахырында төзелә һәм соңрак Көнбатыш барокко стилендә бизәлә. Озак вакыт йорт Беренче гильдия сәүдәгәре И.Д. Иванов милке була. Революциядән соң «коммуналка»га әверелә.

Күренекле татар әдибе Шәриф Камалга бәйле бик күп экспонатларның сакланып безнең көннәргә килеп җитүе – язучының кызы Зәйнәп аркасында. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән, авыр сугыш еллары баруга карамастан, 1944 елда ук «Татар әдәбияты музее»н барлыкка китерү турында карар кабул ителә, ләкин бу хыялларны тормышка ашыру өчен 75 ел көтәргә туры килә.

Шәриф Камал музей-фатирының тарихы 1950 елның 29 гыйнварыннан башланып китә. Ул – Казанда татар язучысы хөрмәтенә ачылган беренче музей. «Татар китабы йорты» сайты мәгълүматларына караганда, язучы Шәриф Камал үз гаиләсе белән биредә 1918 елдан (музейның элеккеге директоры шагыйрь Рәмис Аймәт тарафыннан чыгарылган буклет буенча – 1927 елдан) 1942 елга кадәр яши. 1930-1940 елларда Ш.Камал фатирында татар интеллигенциясе вәкилләре җыелып, төрле кичәләр оештыралар, әдәбият-сәнгать турында бәхәсләр куерталар.

1980 елда музей зур үзгәрешләр кичерә – Дания Баһаветдинова авторлыгында мемориаль музей-фатир итеп ачыла. Озак вакытка реконструкциягә ябылып торганнан соң, 2019 елның 1 июнендә музей-фатир «Татар китабы йорты» буларак яңа концепция буенча эшли башлый.

Ачылыш тантанасында Татарстан Милли музееның ул вакыттагы генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова музейның татар әдәбияты өчен тәрҗемә үзәге булуына ышаныч белдерә һәм «Татар китабы йорты» алдына татар интеллигенциясен туплау бурычы куелганлыгын әйтә.

«Татар китабы йорты»ның идея авторы буларак тарихка кереп калачак Разил Вәлиев «Татар китабы йорты»ның татар иҗатчы яшьләре өчен җыелу урыны булуын теләде.

«Татар китабы йорты» директоры итеп билгеләнгән шагыйрә Луиза Янсуар исә, бу мәйданны татар әдәбиятын пропагандалау, пиарлау мәйданы итеп күрәсе килүен әйтә. «Татар китабы йорты» китаплар яши һәм җанлана торган пространство булырга тиеш. Китаплар кешегә квестлар, иммерсив шоулар, «Күләгәләр театры» аша килеп җитә ала. Әдәби агентлык вазифаларын үз өстебезгә аласы килә. «Татар китабы йорты», әдәби агент буларак, яшь авторның имиджын булдыру, аны таныту эшенә дә алына. Язучыны нәшриятка алып килеп җиткерү этапларын да үтәрбез, дип уйлыйм», – дигән иде ул «Интертат» журналистына 2019 елның җәендә.

Шул вакыттан бирле 4 елга якын вакыт үткән. «Татар китабы йорты»нда да бик күп үзгәрешләр булды. 2021 елның 17 февралендә «Татар китабы йорты» директоры итеп Айдар Шәйхин билгеләнде.

Театр

Театр – яңартылган «Татар китабы йорты»н ачкан көннәрдән бирле актуаль юнәлешләрнең берсе булып кала. Төзекләндерүдән соң музей татар театрлары актерлары катнашында «Матур туганда» иммерсияле спектакле белән ачылган иде. Шушы еллар дәвамында «Татар китабы йорты»нда куелган төрле спектакльләрнең, перформансларның, әдәби-музыкаль кичәләрнең, камера концертларының саны гына да 100гә якынлаша торгандыр. Шулар арасыннан берничәсен исемләп әйтеп үтик: нәниләр өчен Җәвад Тәрҗеманов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Тукран малае Шуктуган», режиссер Әминә Миндиярның «Дәрт» һәвәскәрләр труппасы белән куйган «Дуслар» (драматург Т.Миңнуллин) һәм соңгы көннәр премьерасы – «Бәхет елы» спектакле. Монысында, һәвәскәр артистлар белән беррәттән, Казан театрлары актерлары да катнашты.

2021 елның декабрендә, күренекле татар язучысы Кави Нәҗминең 120 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, «Татар китабы йорты»нда «Сүнмәс яктылык» эпистоляр спектакле тәкъдим ителә. Анда Кави Нәҗминең нәсел дәвамчылары да чакырыла. Соңрак композитор Миләүшә Хәйруллинаның, шушы ук шәхесләргә багышлап, яңа милли «Кави –Сәрвәр» операсы язуы билгеле булды. 2023 елның 3 мартында «Сүнмәс яктылык» спектакле кабат яңартып уйналды.

Айдар Шәйхин: «Опера чыкканнан соң сораулар булды: ни өчен без яшьләр Кави – Сәрвәр тарихына тукталабыз? Уйлап карасаң, ул чорда зыян күргән һәм үзләренең эшләре өчен җавап тотарга мәҗбүр булган башка шәхесләр дә күп бит. Күпләрнең тагын бер соравы: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр шушындый операларга, спектакльләргә, дан такталарына лаеклымы? Кави Нәҗминең иҗаты белән бүген никадәр кеше кызыксына? Социалистик реализм жанрында иҗат ителгән әдәбият бүген кирәкме, юкмы? Андый сораулар бик күп. Ләкин без шундый ук сорауны Шәриф Камал турында да бирә алабыз, чөнки Шәриф Камал иҗатының да шактый өлеше – соцреализм жанрында иҗат ителгән әсәрләр, һәм алар, бер карасаң, актуаль түгел сыман. Ләкин без үткәннәргә һәрвакыт берничә яссылыкта карый алабыз. Без аларны, дәреслекләрдәге, мемориаль такталардагы шәхесләрдән аермалы буларак, кеше итеп күрәбез. Кави Нәҗми, бер яктан, үзенең кайбер замандашларын бик каты тәнкыйть утында тоткан кеше, икенче яктан, ул – Фатих Кәримне һәм Муса Җәлилне аклау өчен зур өлеш керткән шәхес. Иң кызыгы – ул кеше. Алар тормышында түземлелек мисалын күрергә мөмкин.

Бу спектакльнең «Татар китабы йорты»нда булуы бик кадерле, чөнки Кави Нәҗми Шәриф Камал белән дус булган. Бу хакта К.Нәҗминең хатлары, документлары бар. Кайбер фотосурәтләрдә аларны бергә күрергә мөмкин. Без бүген – Кави Нәҗминең кабат Шәриф Камал янына кайткан мизгеленең шаһитлары».

Документаль чыганакларга нигезләнгән спектакльдә Кави белән Сәрвәр арасында лагерьда утырган чагында язылган чын хатлар укыла. Аларның бер өлеше Милли музей фондында саклана. Хатлар аша без ике арада булган җылы хисләрне, геройларның ниләр кичергәнен, нинди газаплар күргәнен, ни белән яшәгәннәрен күрәбез. Ике арада йөргән өмет тулы хатлар!

«Әгәр мин чыннан да «җинаятьче» булсам, исемемне аклар өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләр идем. Әмма бит намусым чиста, җаным пакь.

Киләсе посылка белән миңа иске галошлар җибәрә алмассызмы икән? Җылы оекбаш белән чолгау урап кияр идем. Үземнекеләрнең киярлеге калмады…» – дип яза бер хатында С.Әдһәмова.

Үзе дә төрмәдә утырган, каты тикшерү астында булган ире Кавиның хатыны турындагы борчылулары, аңа булган җылы карашы чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында сөйли сыман. Күпме тырышып та, иреккә чыга алмаган Сәрвәр дә иренең киләчәге өчен нык борчыла. Тагын бер хатын ул болай дип яза: «Кави! Син инде минем кайтуымны көтеп утырма – тулы тормыш белән яшә. Театрга да йөр, кинога да. Хатын-кызлар мәсьәләсендә… тулаем синең иркеңә куям. Миннән рөхсәт, рәнҗер, дип уйлама. Эчүгә килгәндә генә саграк бул. Карчыгың Сәрвәр».

Спектакльдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, җырчы актер Илнур Байназаров һәм җырчы Сөмбел Кыямова катнаша. Фортепиано партиясен Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре Раушания Җиһангирова алып бара. Спектакльнең сценариен Луиза Янсуар төзегән.

Әлбәттә, фаҗига ярылып яткан хатларга нигезләнгән камера спектакле тетрәндермичә калмый. Талантлы актриса Резидә Сәлахова тамашачыларны елата белә ул! Ләкин бу – ниндидер ясалма күз яше түгел. Текстны йөрәк аша үткәрү нәтиҗәсе.

Фортепианога кушылып, югары кимәлдә Сөмбел Кыямова һәм Илнур Байназаров башкарган татар халык җыры «Сибелә чәчәк», Салих Сәйдәшев һәм Хәбиб Фәтхуллинның «Хуш, авылым» җырлары тамашаның драматик буяуларын тагын да куерта төшә. Алар җырлаганда ирексездән күңел ташып, күздән яшь чыгар төсле. Эх, бар бит ул бездә яңа заманның моңлы татар яшьләре, дип уйлап куясың, һәм аларның «Татар китабы йорты»на килеп шулай җырлаулары гына да ни тора!

«Татар китабы йорты»ның тамашалар залы әллә ни зур түгел. 30-40 кеше сыйдырышлы зал, билгеле ки, төрле тамашалар үткәрергә җыенган иҗат әһелләренең фантазиясен, тамашаларның сәнгати эшләнешен нык чикли. Күп очракта тамашаның уңышлы булуы башкаручыларның, уйнаучыларның талантына кайтып кала. «Сүнмәс яктылык» эпистоляр спектакле дә моны ачык күрсәтте. Дөрес, бер почмакта 2 артистның бер-бер артлы хатлардан өзек укуын, бәлки, «спектакль» дип атау кирәкмәстер дә. Әмма бу жанрдагы спектакльләр алга таба да дәвам итәчәк. «Татар китабы йорты» директоры әйтүенчә, киләчәктә Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиасгаровага багышланган тамаша чыгарга тиеш. Аны Кариев театры артистлары белән эшләү күздә тотыла.

«Татар китабы йорты»ндагы мәдәни чаралар үзләренең төрле формада һәм юнәлештә булуы белән аерылып тора. Камера спектакльләре, татар классик музыкасы концертлары белән беррәттән, биредә татар альтернатив музыка вәкилләре дә, татар поп-музыкасы җырчылары да концертлар белән чыгыш ясыйлар. Аларның һәрберсе йортка үз аудиториясен алып килә. Шулар арасыннан берсе генә булса да татар әдәбияты белән кызыксынып китсә һәм югары сәнгать серләренә якынаерга теләсә дә, концепциядә күрсәтелгән максатларга тугрылык саклыйбыз, дияргә мөмкин.

Мәктәп

Әйе, «Татар китабы йорты»ның үз иҗатчылар мәктәбе бар. Аның тарихы 2020 елдан бирелә башлаган Шәриф Камал исемендәге әдәби премия белән бәйле. Баштагы 2 елда премиядә катнашучылар өчен һәр юнәлештә (тәрҗемә һәм проза) бишәр дәрес үткәрелде. Дәресләрне танылган прозаиклар (Нәбирә Гыйматдинова, Марат Кәбиров, Рабит Батулла һ.б.) алып барды. Онлайн үткән очрашулар видеога төшерелгән.

Быелдан башлап, тулы канлы әдәби мәктәп барлыкка килгән. Ул «язарга өйрәтәбез» концепциясенә туры китереп эшләнгән. Мәктәптә 35 яшькә кадәрге теләсә кем укый ала, ягъни Шәриф Камал әдәби премиясендә катнашу-катнашмау мөһим түгел. 1 февральдә башланып киткән дәресләр май азагына кадәр дәвам итәчәк һәм укучыларның иҗат җимешләрен тәкъдим итү белән төгәлләнергә тиеш.

Әдәби мәктәпнең программасын төзүчеләр арасында – язучы Ландыш Әбүдарова һәм «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин. Ландыш – әдәби мәктәпнең төп кураторы да. Мәктәп укучыларының контингенты төрле. Араларында үзләрен «Глаголица» кебек мәртәбәле конкурста сынап караучылар да, татар әдәбиятын яратучылар һәм татарчалары чамалы булган мәктәп укучылары да бар. Соңгыларын мондый җитди проектка нәрсә китергәндер, әле киләчәктә ачыкларга тырышырбыз.

Мәктәптә шөгыльләнү билгеле бер биремнәрне үтәүне дә күздә тота. Укучылар, әдәбият теориясеннән тыш, татар әдәбиятының күренекле әдипләре, алар калдырган мирас турында да белемнәр туплый. Беренче ике дәрестә Шәриф Камалның «Ата» һәм «Буранда» хикәяләре, Джеймс Джойс һәм Гаяз Исхакый иҗатыннан кайбер үрнәкләр анализланса, үзем турыдан-туры катнашкан өченче дәрестә (онлайн да кушылырга мөмкин) Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» дигән кыска хикәясенә тукталдык.

…Төп эш урынымда, Татарстан радиосында, «Фидакарьләр» проекты башланып киткәч, миңа Казандагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бик күп аралашырга туры килә. Студиягә килүчеләрнең һәрберсе диярлек мәктәптә татар әдәбияты дәресләренә бик аз вакыт бирелүгә зарлана. Бүген ата-ана татар телен өйрәтүне сайлаган очракта, атнасына 3 сәгать бүлеп бирелә. Шуның икесе – татар теле һәм бары тик берсе генә – татар әдәбияты дәресе. Әлбәттә, бу арифметика артында нәрсә ятканын аңлау кыен түгел. Заманча мәктәптә – минем, синең, безнең өй артында, ишегалдында булган мәктәптә – меңьеллык татар әдәби мирасыннан мәхрүм буын тәрбияләнә. Атнасына 1 сәгать татар әдәбияты дәресе! Әлбәттә, уйландыра, куркыта һәм пошаманга сала. Анда кемнәр генә сыя соң? Габдулла Тукай, Галиҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах?!

Паникага һәм депрессиягә бирелмичә, җөйләре сүтелеп барган мәгариф системасын артык сүкмичә, салкын акылны эшкә җигеп караганда, без нинди альтернатива тәкъдим итә алабыз? Бүгенге мәктәп укучылары – алар иртәгә булачак китап укучылар. Димәк, татар язучылары җитештергән продукцияне (ничек кенә тупас яңгырамасын, номенклатур лексикадан азат булып булмый, чөнки кулланучылар җәмгыятендә яшибез) кулланучылар булачак. Мондый темплар белән барганда, киләчәктә татарча китап укыячак яшьләрнең санын исәпләп чыгару өчен югары математика законнарын белү кирәкмәс. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан Язучылар берлегендә 300гә якын әгъза бар, дип беләм. Шуларның күпмесе бүген мәктәп укучылары белән очрашуларга йөри? Ә бит, юкса, бу эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Татар мәктәпләренә «язучылар десанты» төшәргә тиеш.

Әле соң түгел. Казанда тәрбия эшләрен генә булса да татар телендә алып бара торган «татар гимназияләре»нең саны да дистәдән артык. Шул ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүгенге язучыларны мәктәпкә, укучылар белән очрашуга чакыру шактый кыен булганын әйтә.

Дөрес, мондый очрашулар мәҗбүри булырга тиеш түгел, алай булган очракта, мәктәп укучысы күңелендә тискәре хисләр генә калачагы көн кебек ачык. Әмма мәктәпне инде моннан 10 еллар чамасы элек тәмамлаган укучы буларак, шуны әйтә алам, мондый очрашулар, дөрес итеп оештыра белгәндә, күңелдә һәрвакыт якты эз калдыра.

Яшерен-батырын түгел, язучыларыбыз пассив. Узган гасыр башында әсир татарлардан алманнар яздырып алган «Аһ, син заман» җырындагы сыман:

«Юк аларга алга бару,

Ялкау яталар һаман.

Аһ, син заман, заман, заман,

Ник аңлатмыйсың һаман?!»

Шул 300 язучының шушы вакыт эчендә күпмесе «Татар китабы йорты»нда булды икән? Ачылыш тантанасында аларны бармак белән санарлык иде, һәм бу – бик көлке тоелды. Язучыларыбыз «Союз»дан соң үзләренең икенче йортлары булырга тиешле «Татар китабы йорты»н үги итә сыман …

Чиратта нәрсә?

«Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, әдәби мәктәптән еракка киттем бугай. Татарның төп әдәби журналы «Казан утлары» хезмәткәре, язучы Ландыш Әбүдарова кураторлык иткән әдәби мәктәпне мин мәктәпләребездә юкка чыга барган әдәбият дәресләренә альтернатива буларак күрәм. Үзем катнашкан дәрестә укучылар Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» хикәясен анализлады. Күренекле язучыбыз турында шулкадәр мөһим һәм кызыклы фактларны белү журналист буларак үземә дә искиткеч кызык иде. Татарстанның Баулы районының гади бер авылында – Исергәптә туган Миргазиян Юнысның биографиясе төрле маҗараларга бай була. Бу уңайдан аны Америка язучысы Джек Лондон белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Балачактан «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән сүзләрне ишетеп үскән Миргазиян Юныска хыялында йөрткән Казанга бары зур тормыш тәҗрибәсе узганнан соң гына кайтырга насыйп була. Париж, Рим, Генуя кебек дөньяның мәшһүр шәһәрләрендә йөргәндә, ул һәрвакыт «минем Казаным алардан матуррак» дип уйлап юана. Озак еллар читтә йөреп, телен дә оныта төшә. Ә 1964 елда Казанга кайтып төшкән Миргазиян Юныс гомумән башка дөнья белән очраша. Хәтта Казаннан күңеле кайткан кебек тә була. Ләкин ул үзенә зур максат куя – бар иҗат гомерен милләте турында язуга, аңа хезмәт итүгә багышларга уйлый. Берникадәр вакыттан соң татар телен өйрәнә, үлемсез әсәрләр иҗат итә.

Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» хикәясе – авторның беренче иҗат җимеше. Ул «Казан утлары» журналында 1964 елда басылып чыга һәм, Ландыш Әбүдарова әйтмешли, «бомба» була. Миргазиян Юныс бу кыска гына хикәясендә, татар язучылары арасыннан беренче тапкыр, совет елларында, Казан һәм Кырым татарларының туганлыгы турында әйтә. Юкса, Кырым татарларын депортацияләгәнгә (1944) әле нибары 20 еллап кына вакыт үткән була. Әлеге хикәядә башка милли кодлар да яшеренгән, инде аларына «ачкычны» бу хикәяне укыгач, үзегез табарсыз. Ә Шәриф Камал әдәби мәктәбе укучылары инде аларны белә.

Минемчә, «Татар китабы йорты»на әдәбият дәресләрен үткәрә башларга вакыт. Максат – бөтен мәктәп укучыларын да әдәбиятны яраттыру түгел. Иң беренче чиратта Казандагы татар гимназияләреннән әдәбият белән кызыксынган, татар әдәбияты дәресләренә сусаган мәктәп укучыларын җыю кирәк. Киләчәктә бу эш зур мөһим проектка әверелеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да хуплау табар, дигән өметтә каласы килә, чөнки бүген мәктәп укучыларының буш вакытын файдалы итеп үткәрү буенча зур фикер алышулар бара.

«Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин шундый ук әдәбият дәресләрен, теориядән башка, рус телле мәктәп укучыларына үткәрү планлаштырылганын да әйтте. Татар язучылары ни язалар икән, дип кызыксынучы мәктәп укучылары аз түгелдер, дип ышанасы килә.