Домой Ислам Уразага ничек әзерләнергә? (Хәзрәт киңәшләре һәм дога)

Уразага ничек әзерләнергә? (Хәзрәт киңәшләре һәм дога)

0
Уразага ничек әзерләнергә? (Хәзрәт киңәшләре һәм дога)

Мөселманнарның иң изге ае – Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Быел ул, 23 мартта башланып, 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 22 март көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. Рамазан аен ничек каршы алырга? Уразага ничек әзерләнергә? Укучыларыбыз игътибарына «Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллинның бу уңайдан киңәшләрен тәкъдим итәбез.

– Рамазан ае алдыннан килүче шәгъбан ае – Рамазанга әзерләнә торган ай ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм иң күп уразаны шәгъбан аенда тоткан. Хәдистән аңлашылганча, Үсәмә бине Зәед радыяллаһу ганһе пәйгамбәребезгә: «Әй Аллаһның Расүле! Шәгъбан аеннан кала, башка айларда синең шулкадәр ураза тотканыңны күргәнем булмады», – дип әйткән. Пәйгамбәребез аңа: «Раҗәб белән Рамазан айлары арасында булган бу ай хакында кешеләр гафил. Бу айда кылган гамәлләр Галәмнәрнең Раббысы хозурына күтәреләдер. Шуңа да гамәлләрем күтәрелгән вакытта уразада булуымны телим», – дип җавап биргән. Димәк, Рамазан ае кергәнче үк уразаны тота башлауны шушы айга әзерләнүнең иң яхшы ысулларының берсе дип әйтеп була. Рамазан аена бик аз вакыт калган булса да, аның килүенә мөмкин кадәр яхшырак әзерләнергә кирәк.

  1. Беренчедән, ураза турында ышанычлы белем алырга тырышыгыз. Яхшы мәгълүмат табыгыз яки белемле кешеләрдән сорагыз. Ураза дөреслеге өчен нәрсә кирәк, аны нәрсә боза? Кем ураза тотарга тиеш, кем аны тотудан азат? Шушы мөһим сорауларга җавап табарга тырышыгыз.
  2. Дини әдәбиятны күбрәк укыгыз. Рамазан аеның мөһимлеге һәм әһәмияте, аның кыйммәтләре, фазыйләтләре турында вәгазьләр тыңлагыз.
  3. Коръән укый беләсез икән, аны күбрәк укыгыз. Мәгълүм булганча, тәкъва кешеләр шәгъбан һәм Рамазан айларында Коръән укуны арттырганнар.
  4. Шәгъбан аенда, ким дигәндә, берничә көн өстәмә ураза тотарга тырышыгыз. Монда бик күп файда бар, һәм шулай итеп, сез әкренләп үзегезне, тәнегезне фарыз булган ураза режимына көйләячәксез.
  5. Әгәр дә сезнең узган Рамазан аеннан калган ураза бурычлары бар икән, киләсе Рамазан аена кадәр аларны тотып бетерергә тырышыгыз. Ләкин бу, бөтен калган уразаларны да тотып бетерә алмасагыз, сез якынлашучы Рамазан аендагы уразаны тотмаска тиеш дигән сүз түгел.
  6. Күптән түгел җитди авыру кичергән булсагыз яки сәламәтлеккә бәйле проблемалар булса, ышанычлы табиб белән ураза тоту хакында киңәшләшегез. Аллаһ Тәгалә кешедән чиксез ашкыну таләп итми, бу сәламәтлеккә зыян китерә ала. Сәламәтлегебез – безгә ышанып тапшырылган әманәт. Без моның өчен җаваплы булачакбыз. Бу шулай ук ​​йөкле һәм имезүче хатын-кызларга да кагыла.
  7. Начар гадәтләрдән баш тартырга тырышыгыз. Төннәрне социаль челтәрләрдә үткәрмәгез, көндәлек тәртипне дөрес тотыгыз. Иртә йокларга ятып, иртә тору, саф һәм сыйфатлы ризык ашау мөһим. Шулай итеп, сез ураза алдыннан сәламәтлегегезне ныгытачаксыз.
  8. Яла ягу, ялганлау яки алдау кебек явызлыклар – тел белән эшләнелә торган начар гамәлләрнең берничәсе генә. Ул тел афәтләреннән имин булырга кирәк, чөнки алар аркасында тоткан уразаның савабы хәтта юкка чыгарга да мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ялган, сүгенү сүзләрен, ялган антны калдырмаган кешенең уразасы Аллаһка кирәк түгел, Аллаһ аның ураза тотуына мохтаҗ түгел», – дигән. Шулай үк Рәсүлүллаһ салләллаһу гәләйһи вә сәлләм әйтте: «Ураза уттан калкан булып тора. Бу калкан яла ягу белән җимерелер. Ураза тоткан кеше каты һәм начар сүзләр әйтмәсен, шуның белән наданлык күрсәтер. Әгәр дә кемдер аның белән бәхәсләшә башласа, ул әйтсен: «Мин ураза тотам!» (Бохари). Әгәр шундый тел афәтләреннән Рамазан аена кадәр котыла алсак, Рамазан аендагы ураза һәм гыйбадәтләрнең кабул ителү мөмкинлеге артыр, иншәә Аллаһ.

Кемнәр тотарга тиеш?

– Ураза балигълыкка ирешкән, үз акылында булган һәрбер мөселман ир һәм хатын-кызга фарыз кылынган, ягъни тиешле.

Кемнәр тотарга тиеш түгел?

– Хатын-кызларга күрем вакытында ураза тоту рөхсәт ителми, тыелган. Алар калган көннәрен Рамазан аеннан соң тотып бетерергә тиеш.

– Үз акылында булмаган кешеләргә, балигълыкка ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән балаларга ураза тоту мәҗбүри түгел. Әмма балалар уразага өйрәнсен өчен, иртәрәк тә тотып карарга мөмкиннәр. Мәсәлән, намазга өйрәткәндәге кебек 7 яшьтән башларга була. Башта яртышар көн тотып, аннары берничә көн тотып, соңыннан бала балигълыкка ирешкәч тулысынча тота башлар.

– Йөкле хатын-кызлар һәм имезүче әниләр, ураза аркасында аларның хәле начараячагын белгән авыру кешеләр ураза тотмаска мөмкин. Ләкин, бу төркемгә кергән кешеләр үзләрен яхшы хис итсәләр һәм уразаның алар сәламәтлегенә зыян китермәвенә ышансалар, тота алалар.

– Сәфәрдә булучыларга (мосафирлар) да ураза тотмаска мөмкин. Шәригать буенча, сәфәрдә үзе яшәгән урыннан 88 чакрымнан артык юл үткән һәм 15 көннән кимрәк вакыт дәвамында сәфәр кылырга теләгән кеше мосафир дип санала. Моннан тыш, мосафирга ураза тотмаска рөхсәт ителсен өчен, сәфәре көн ахырына кадәр дәвам итәргә тиеш. Өйдә булганда, ураза тота башлаган, аннары көндез сәфәргә чыккан кешегә ураза тотмаска рөхсәт ителми.

– Озак вакыт ризыксыз була алмаганда (мәсәлән, шикәр чире, ашказаны җәрәхәте яки ашказаны-эчәк трактының башка авырулары) ниндидер хроник авыруы булган кешеләр уразадан азат ителәләр. Ләкин, әгәр дә аның хәле яхшырыр дигән өмет бар икән, ул уразаны бүтән вакытка кичектерә ала. Әгәр дә хәле яхшыру көтелмәсә, кеше бөтенләй ураза тотмый, аның урынына һәр тотмаган көне өчен фидия садакасы түләргә тиеш.

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».

Тәрҗемәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле».

Авыз ачканда шушы дога укыла

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».

Тәрҗемәсе: «Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым вә Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин».

Динә Гыйлаҗиева