Домой Главные новости «Татар моңы» Халыкара конкурсы нәтиҗәләр ясый

«Татар моңы» Халыкара конкурсы нәтиҗәләр ясый

0
«Татар моңы» Халыкара конкурсы нәтиҗәләр ясый

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында катнашучыларны тыңлаулар башланды. Конкурсның икенче һәм өченче турлары 2021 елның 21-23 маенда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Концертлар залында узды.

Бәйге хөкемдарлары икенче турда 150гә якын конкурсантны тыңлады. Бәйге ике номинациядә узды: «солист-вокалист» (академик вокал, эстрада вокалы, халык җыры (ир-егет һәм хатын-кыз тавышлары); «солист-инструменталист».

«Татар моңы» конкурсы 2008 елда гамәлгә куелды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары белән 2019 елда конкурска Илһам Шакиров исеме бирелде.