Домой Жизнь татар Татар тарихының 50 баскычы

Татар тарихының 50 баскычы

0
Татар тарихының 50 баскычы

15 октябрь көнне Тукай районының Калмия авылы китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Очрашуга, Калмия авылыннан тыш, янәшәдәге Малтабар, Күзкәй авылларыннан да милләттәшләребез килгән иде. “Татар тарихының 50 баскычы” дип аталган бу әдәби кичә язучының ярты гасырлык иҗатына, аның тарафыннан язылган 50 китабына багышланды. Шул ук вакытта бу мәдәни чара милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихы, бүгенге хәле һәм киләчәге турында зур сөйләшүгә дә әйләнде.

Татар халкының тарихы Фәүзия Бәйрәмованың әсәрләрендә, бигрәк тә соңгы елларда язылган романнарында ачык чагыла. Аның “Күчем хан”, “Гөләйза”, “Һиҗрәт”, “Баһадиршаһ”, “Кырык сырт”, “Караболак” романнары, дистәләгән фәнни-популяр китаплары нәкъ шул турыда. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук милләтебезнең танылган шәхесләре турында да күп хезмәтләр язган автор, ул очрашу вакытында Батырша, Габдрәшит Ибраһим, Һади Атласи, Һади Такташ, Михаил Худяков, Нәгыймә Айтматова һәм башкалар турында язган китаплары хакында сөйләде.

Алга таба әдәби кичә сорау-җавап рәвешендә үтте, китап укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдылар. Соңыннан Фәүзия Бәйрәмова Калмия һәм Күзкәй авылы китапханәләренә үзенең китапларын бүләк итте, мондый очрашуларны районның башка авылларында да үткәрергә кирәк, дигән карарга киленде. Кичә азагында Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харисов Казанны яклап шәһит киткән милләттәшләребез рухына багышлап, Коръән укыды, дога кылынды. Пандемия сәбәпле, очрашуга халык азрак килсә дә, бөтен саклык чаралары да күрелгән иде.

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.