Ыргыз буйларында

0
Ыргыз буйларында

“Бердәмлек” газетасының бишенче бите, күргәнегезчә, атна саен аерым темаларга багышланып чыга. Ай әйләнәсендә “Исәнлеккә–саулыкка”, “Балалар почмагы”, “Мәхәббәт күпере”, “Гаилә учагы” тупланмалары дөнья күрә. Бүгеннән башлап, бик үк еш булмаса да, “Идел буе халыклары” дип аталган рубрика кертергә ният иттек. Анда ут күршеләребезнең тормышы, гореф-гадәтләре, тарихы һәм яшәеше яктыртылып барачак. Беренче публикациябезне тугандаш башкорт халкына багышлыйбыз. Алар, башлыча, өлкәбезнең көньяк районнарында тупланып яшиләр. Бүгенге язмабыз Большая Черниговка районының Хәсән авылында туып-үскән танылган язучы Һәдия Дәүләтшина һәм Таллының “Туган моңнар” башкорт фольклор коллективы җитәкчесе Фатыйма Шагаевага багышлана.

Башкорт халкының күренекле язучысы Һәдия Дәүләтшинаның туган якларын барып күрү, Самара башкортлары белән танышу теләге күңелдә күптән яшәп килә иде инде. Һәдия Дәүләтшинаның авылдашы, Самара өлкәсенең Большая Черниговка районы, Хәсән авылы мәктәбенең башкорт теле укытучысы Разия Усманова, әдибәнең Баш­кортостан Республикасы, Бөрө каласындагы музее белән элемтәгә кереп, үзләрендә дә шундый ук музей булдыру теләге турында әйткән иде. Ләкин аның гомере кыска булып, башлаган эше Украинка “Белем бирү үзәге”нең башкорт һәм рус телләре укытучысы Зөбәйдә Хәмидуллина иңнәренә төшкән. Максатка ирешү өчен Зөбәйдә Энгель кызы вакыт белән дә, финанс чыгымнары белән дә исәпләшмичә, энтузиастларча эшкә алына.

Ул 2013 елда, БДУның Бөрө филиалындагы музейга килеп, Һәдия Дәүләтшинаның музее экспонатларының күчермәләрен алып, үзенең музеен баета. Ә 2014 елда, Башкортостан Респуб­ликасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән, башкорт-инглиз бүлеге студентларын Самара өлкәсенә фольклор экспедициягә алып бару мөмкинлеге килеп чыккач, без, әлбәттә, шәхсән Зөбәйдә Энгель кызына мөрәҗәгать иттек. Ул һәм Большая Черниговка районының мәдәният бүлеге сәфәребез өчен шартлар тудырды, экспедициянең маршрутын төзеде. Экспедиция эше Ыргыз елгасы башланган Хәсән авылы, Һәдия Дәүләтшина туган йорт яныннан башланып китте. Безне Кадыйр Усманов һәм Сәмига Гыйззәтуллина озатып йөрделәр.

1990 елда төшерелгән “Һәдия” фильмыннан күреп белүебезчә, кайчандыр тормыш кайнап торган Хәсән авылының бетүгә дучар булуы кәефне кырды, әлбәттә. Кадыйр Усманов сөйләвенчә, үткән гасырның 50нче елларында Хәсән авылы янында тимер юлы төзү планлаштырыла. Ләкин генераль планны бозып, юлны Костино авылы аша салалар. Шул рәвешле Хәсән “перспективасыз” авыллар рәтенә күчә. Әлегә кадәр картада да булмаган Костино, Хәсән кешеләре исәбенә, зураеп китә.

Без Костино авылында Һәдия Дәү­ләтшинага Баймак районы башкортлары куйган истәлекле тактаташны барып күрдек. Авылның иң олы кеше­ләренең берсе Фариха Хөбби­хуҗина белән очраштык, ул Һә­дия апа турында хати­рәләре белән бүлеште. “1930 – 1932 еллар булгандыр. Сәмсекамәр дустым бе­лән уйнап йөрибез. Бервакыт аларга ирле-хатынлы кунаклар килеп төште. Хатыны Һәдия Дәүләтшина булган икән.

1955 еллар тирәсендә Һәдия апаның әнисе Гөляүһәр әби кайтып китте. “Һәдия үлгәч, аптырап чыгып киттем, агай-энемне күреп, күңелемне күтәреп кайтыйм, дидем”, – дип сөйләде. Өч көн кунак булды ул бездә. Кайнанам минем турыда нидер әйткәч, әрләп ташлады: “Сыңар балаңнан рәхәт күреп утырасың, намаз укыйм дисәң, комганыңа су коелган, чәең кайнаган. Ашыйсың да кыйшаясың. Син миңа киленне яманлама, мин бит күреп, сынап утырам. Килен – яхшы, ә үзең – яман. Тик утыр”. Менә шундый хатирәләр сак­лый 89 яшьлек Фариха инәй.

Исток авылында гаҗәеп кеше, энтузиаст Фатыйха Харитонова белән таныштык. Ул үз инициативасы белән музей оештырган, башкорт һәм рус халкы этнографиясенә багышланган музейда башкортларның тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре гаҗәеп ихтирам белән саклана. Музей идәненә җәелгән киез өстендә сибелеп яткан кашыкларны күреп, уйнап күрсәтүләрен соралдык. Фатыйха Сөнгәтулла кызы белән Зөбәйдә Энгель кызы безне уен барышы белән таныштырдылар.

Аннан Кинйәгол авылына юл тоттык. Авылның өч исеме бар икән: Кинйәгол – Шүрәле – Бишул. Без барып кергәндә, балчык басып, йорт-курасын сылап йөргән Фариза Шаһиәхмәтова бу турыда менә нәрсә сөйләде: “Заманында бу тирәдә диңгез булган. Кинйәгол исемле бабай шушы урынга килеп утырган. Ә авылның Шүрәле дигән исеме болай килеп чыккан – берәүнең көмеш айгыры көн дә тирләп кайта икән. Аптырагач, аркасына сумала буяп җибәргән хуҗа. Караса, атка шүрәле ябышып кайткан. “Иһаһай – миһаһай, Ат чабышта арт ябыш!” – дип такмаклый икән шүрәле кызы. Абзый кызны кире җибәрмәгән, хатын итеп алган. Шүрәленең биш улы тугач, авылны Бишул дип тә, Шүрәле дип тә атап йөрткәннәр”.

Икенче көнне без Имеләй (Кыпсак) авылында булдык. Биредә Һәдия Дәүләт­шинаның Самара өлкәсендәге бердәнбер кардәше Сәмсекамәр Хатыйпова яши.

– Һәдия апай – әтием ягыннан туган. Һәдия Дәүләтшина 1935 һәм 1948 елларда Хөббенисә әбиләргә кунакка кайткан булган. Соңгы кайтуында мин инде Кыпсак авылына кияүгә чыккан идем. Һәдия апайларны чакырып кунак иттек. Ул заманда сые да әллә ни түгел иде – күкәй дә коймак. Шулай да матур, күңелле итеп кунак булыштык. Һәдия апайны миңа охшаган дип әйтәләр иде.

Каскын (Таллы) авылына баргач, шигъри җанлы Габделәхәт Латыйпов белән аралашу күңелдә җылы тойгылар калдырды.

Украинка “Белем бирү үзәге”ндә Зө­бәйдә Хәмидуллина бизи башлаган Һә­дия Дәүләтшина музеен күреп куандык.

Рәшит Нигъмәтинең туган авылы Диңгезбайга килгәч, күптән ябылган һәм ятимләнеп утырган башлангыч мәктәп бинасы янында Рәшит Нигъмәтигә куелган тактаташны карадык, шагыйрьне искә алдык, әсәрләрен хәтердә яңарттык.

Маһирә Садыйкова – Башкортостан матбугатының күптәнге дусты. Гомере буе “Совет Башкортостаны” (хәзерге “Башкортостан”) газетасын, “Агыйдел” журналын алдырып барган. Аның шәҗәрәсе Диңгезбай картка барып тоташа. “Иң карт бабам булган ул. Диңгезбай – Мортаза – Галимҗан – Сөләйман – Маһирә”, – дип санап бирде Маһирә инәй. Ә әнисе Хәсән авылыннан килен булып төшкән, Һәдия Дәүләтшинага кардәш туры килә. Ма­һирә Сөләйман кызының өендә тирә-як авыллардан җыелып гает намазы укыйлар икән, чөнки Диңгезбай авылында мәчет юк.

Бөрйән авылының башлангыч мәк­тәп укытучысы Гөлнур Хаҗиева Һә­дия Дәүләтшинаның ахирәте Тутыя Дая­нованың оныгы булып чыкты. “Газыйм Шәфыйковның “Һәдия” фильмын күз яшьләре аша карадым. Анда безнең авыл күренешләре төшерелгән. Кодагыем Рабига Зарипова белән Минзифа инәй Усманова чөкердәшеп сөйләшеп утыра­лар. Авылымның бетүенә йө­рәгем ачына”.

Һәдия Дәүләтшина эзләреннән үткән сәяхәт студентларыбыз күңелендә искитмәле җылы тойгылар калдырды. Кайда гына барсак та, безне ихлас күңелдән, бик җылы каршы алдылар. Самара башкортларының башкорт телендә матур итеп аралашуларына, рухлы, иманлы булуларына карап, күңел сөенде. Гомумән алганда, бу сәяхәт безне тетрәндерде дә, сокландырды да, илһамландырды һәм рухландырды да. Хәсән авылы язмышы күңелләрне әрнетсә, шундый мәдәниятле Самара башкортлары белән аралашу йөрәкләребезгә җылы кертеп җибәрде.

Гөлнур КАСКЫНОВА,

БДУның Бөрө филиалы доценты.

Бердэмлек