Татарчага өйрәтү коралы – кино

0
76

Татарстан режиссерлары Рөстәм Рәшитов һәм Ил­сөяр Дамаскин төшергән “Ки­ре” нәфис фильмы, “Каро” кинотеатрларында уздыры­лачак премьерасы алдын­нан, “Худо­жественный” кино­теат­рында Самара татарларына күрсәтеләде.

“Кире” картинасы хәзерге заман проблемаларын тасвирлый. Сюжет уртасында гаилә башлыгы Мансур. Ул, заман тормышыннан йомылып, аңлы рәвештә чынбарлыктан кача, искечә яшәргә тырыша. Ирен үлеп яраткан хатыны Ләйсән һәм кызы Асия күпкатлы матур өйләр арасында кысылып калган иске өйләрендә яшәп яталар. Бәлки әле тагын да шулай яшәрләр иде, тик метро станциясе һәм аның өстенә сәүдә үзәге төзергә җыенган Мәскәү компаниясе риэлторы Камил аларның ишеген кага. Аны, үз өеннән күчәргә теләмәгән кире Мансурны җайлап-май­лап, җирен сатып алу өчен җи­бәргәннәр.

Төп рольләрне Россиянең танылган актеры Камил Ларин һәм Галиәскәр Камал теат­рының күренекле артистлары Фәнис Җиһаншин, Гүзәл Сибгатуллина, Зөлфия Вә­лиева башкаралар. Җырчы Эль­мира Кәлимуллина да кыска, ләкин истә калырлык роль башкара.

Бу Казан кинематогра­фист­ларының бе­ренче картиналары гына тү­гел инде. 2016 елда Рөстәм Рәшитов Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча тулы мет­ражлы нәфис фильм төшергән иде. Ул Казан мэры бүләгенә ия булды.

Самара тамашачылары “Ки­ре” фильмына да югары бәя бирделәр. Фильм алдыннан Рөстәм Рәшитов махсус “Бер­дәмлек” укучылары өчен интервью бирде.

– Татарстанда, һәм гомумән Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының теле, гореф-гадәтләре темасы ни дәрәҗәдә актуаль?

– Мин Казанда күптәннән яшим, мультинациональ мәдә­ният эчендә “кайныйм” һәм проблемаларны күрәм. Әлбәттә, комедиядә күрсәтелгән күп­челек проблемаларны уйлап чыгардык. Казанда халык бик толерантлы. Ә башка җирләрдә ничек? Шуңа без бу фильм белән башка регионнарга чыгарга, Россия халыкларының фикерен белергә телибез.

– Россиянең һәм Татар­стан­ның атказанган артисты Камил Ларин “Кире”дә уй­нарга ничек ризалашты? Аның белән эшләве җиңел бул­дымы?

– Камил Шамил улы белән элемтәгә керүгә үк, ул сценарийны җибәрүебезне сорады. Проект ошаган булса кирәк, ул бик тиз ризалашты. Дөресен генә әйткәндә, Камил әфәнде белән эшләргә шулай җиңел булыр дип уйламаган идем дә. Ул бик ачык, гади кеше булып чыкты. Кино төшерү мәйданчыгында файдалы киңәшләре белән дә ярдәм итте. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәндек. Камил Шамил улы соңгы елларда берничә фильмда татар кешесен уйнавы турында сөйләде. Ә менә безнең проектта аңа авыр булгандыр дип уйлыйм. Чөнки аны төшерү өчен бары тик 5 кенә көнебез бар иде.  Камил әфәнде төп рольләрнең берсен башкарганлыктан, биш көн буе иртәдән кичкә кадәр кадрда иде. Хәер, ахырда ул безнең белән эшләвенә шат булуын белдерде.

– Үз акчаңа, яисә кеше биреп торган акчага фильм төшерү Казанда гадәти хәлме?

– Нәфис фильмны инициатива күрсәткән кеше акчасына төшерү очраклары моңа кадәр булмаган. “Тапшырылмаган хатлар” картинасы, мәсәлән,  Татарстан мәгариф министрлыгы ярдәмендә дәүләт акчасына төшерелде. 

– Фильм кайда төшерелде?

– Татарстанда. Казанда күпкатлы йортлар арасында кысылап калган йортны табарга кыен булды. Ләкин табылды. Кайбер эпизодлар Бол­гарда төшерелде. Ә Казан урам­нарындагы бөкеләрдәге күренешләрне төшерү кыенлык­лар тудырды. Моның өчен махсус рөхсәт алырга кирәк иде. Нәтиҗәдә, бу проблеманы да хәл иттек.

– Төп рольләргә актерларны ничек сайладыгыз?

– Фәнис Җиһаншин белән “Тапшырылмаган хатлар”да эшләгән идек инде, ул безгә бик ошады. Шуңа Мансур роле махсус аның өчен язылды. Риэлтор Розаның роле белән дә шулай булды. Бу рольдә без бары тик Татарстанның атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Фирая Әкбәрованы күрдек. Ә Камилгә килгәндә, сүз дә юк, барыбыз да бу рольгә тик Камил Ларинны чакырырга дигән фикердә идек. Ул татарча да бераз сөйләшә икән, Казанга килеп төшкәч, хәтта җырлап та күрсәтте. Шулай да, кинога төшкән арада, Камил Шамил улының татарчасы шактый баеды.

– Сезнең өчен татар филь­мын төшерү мөһим идеме?

– Кино – телне өйрәнү өчен бик яхшы корал. Без татар телендә кызыклы сәхнә күренешләре ясарга тырышабыз. Аны караганнан соң кешеләрнең күңелендә ниндидер үзгәреш булырга, аларда ана телен өйрәнү теләге уянырга тиеш.

Фильм чынлап та тамашачыларны битараф калдырмады. Самаралылар аны алкышлап кабул иттеләр, сораулар биреп, үз фикерләрен әйтеп, режиссерларга яңа иҗади эшләрендә уңышлар теләделәр.

Җәмилә Шәрифуллина.

“Бердәмлек”

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here