Домой Главные новости В области Татарның асыл уллары

Татарның асыл уллары

0
Татарның асыл уллары

Юмарт булу, хәләл малын мохтаҗлар белән бүлешү – мөселман кешесенең иң күр­кәм сыйфаты. Соңгы елларда Самарада шундый хәйрия­челәрнең берсе – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, эшмәкәр, өлкә татар «Дуслык» иҗади-иҗти­магый җәмгыяте президенты Фәх­ретдин Ка­нюкаев.

Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев Самарага килгәч тә татар өлкә “Туган тел” оешмасына килеп кушыла һәм тиз арада лидерларының берсенә әверелә. Тора-бара ул “Туган тел” Советы әгъзасы, аннары вице-президенты һәм президенты итеп сайлана. Аңа Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне җайга салырга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак, Татарстан һәм Россия буйлап күп йөрергә туры килә. Аның тырышлыгы белән Самара тамашачысы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Казан консерваториясе каршында эшләүче симфоник оркестр чыгышларын карау бәхетенә ирешә. “Боз озату”, Мәүлид бәйрәме, өлкә татар укытучылары конференциясе кебек чаралар да аның инициативасы белән һәм аның акчасына үткәрелә. 

Уңышлы эшкуар 2010 елда Похвистнево районының Гали авылында беренче мәртәбә уздырылган Бөтенроссия  авыллар Сабан туен оештыруда катнашты һәм көрәштә җиңүчегә чит ил машинасы бүләк итте. Җәмәгать эшлеклесе булып танылган милләттәшебезне Самара өлкә губернаторы, губерна Думасы рәисе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау министрлары, шәһәр башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия халыклары Ассамблеясы рәисе һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр күп­санлы Ихтирамнамәләр, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләделәр. Ә 2011 елда ул Самараның Журналистлар йорты үткәргән «Намуслылык» («Благородство») акциясенең «Меценат» номинациясе лауреаты исемен алуга иреште. 2019 елда Камышлыда үткәрелгән юбилейлы Бөтенроссия авыллар Сабан туенда да Фәхретдин Канюкаев һәм ул оештырган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында аны Татарстан президенты “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале һәм FORD-TRANZIT машинасы белән бүләкләгән иде. Бөтен мәйданны шаккатырып, спонсор машинаны Камышлы районына бүләк итеп калдырды.

Быел, билгеле булганча, Камышлы районының 30 еллыгы уңаеннан да күптөрле чаралар уздырылып килә. Монда да Фәхретдин Бәдретдинович читтә калмады. “Благодатный край Камышлинский” дип аталган яңа китап язарга һәм бастырып чыгарырга акча кирәк булгач, өлешчә ярдәм итәргә алынган иде. Ә үткән атнада Камышлы районының еллык хисап җыелышында Фәхретдин Канюкаевка “Камышлы районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Меценат, Камышлы районы Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелеп: “Кадерле милләттәшләр! Зур рәхмәт сезгә. Бүген мине шулхәтле зурладыгыз ки, хәтта күңелем йомшарып китте һәм “Благодатный край Камышлинский” китабының чыгымнарын тулысынча үз өстемә алырга булдым. Бердәм булыйк, бергә булыйк!” – дигәч, зал аның сүзләрен алкышларга күмде.

Эльмира Шәвәлиева әзерләде.

Бердэмлек