Домой Поздравления Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Роза Яниәхмәт кызы Идигаровага – 60 яшь!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Роза Яниәхмәт кызы Идигаровага – 60 яшь!

0
Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Роза Яниәхмәт кызы Идигаровага – 60 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!

Сине олы бәйрәмең — 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлап, нык сәламәт­лек, күңел ты­ныч­лыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көн­нәр, балаларыңның һәм онык­ларыңның күңел җы­лысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай ел­маеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Рәхмәт, әни, безгә гомер

                                       бирдең,

Төн йокламый карап үстердең.

Йөрәк җылыңны кушып,

                                 барыбызга

Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Туган көнең котлы булсын,

                                             әни,

Юбилеең узсын күңелле.

Балаларың бүген сине котлый,

Шушы инде бәхет түгелме?!

Безнең өчен күпме тырыштың

                                              син,

Уйладың син гомер юлында.

Онытмабыз, әни, төпле

            сүзеңне, зирәк фикереңне,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет

                                         белән,

Терәк булып безнең иңнәргә,

Пар канатлар булып әти

                                          белән,

Талмый атла гомер үренә…

Иң изге теләкләр юллап, тормыш иптәшең Шамил, улың Руслан, кызың Юлия, киявең Илшат, киленең Юлия, оныкларың Рөстәм, Регина, Альбина, Диана.