Татарстанның беренче Президенты татар балалар каналында кунак булды

0
95

Шушы көннәрдә «ШАЯН ТВ» каналында тарихи вакыйга булды. Беренче татар балалар каналына кунакка республикабызның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев килде.

«Без сезне «ШАЯН» студиябездә күрергә бик шат», – дип каршы алды мөхтәрәм кунакны каналның төп алып баручылары Шаян белән Биби. «Оста куллар» тапшыруын алып баручы Мәликә студия буенча экскурсия үткәрде.

Минтимер Шәрипович исә: «Бу – тарихи гамәл. Сез – беренче! Бик булдырып эшлисез. Халык та ярата. Канал матур гына эшләп китте, үз урынын тапты. Хәзер инде камилләшергә! Ә камиллеккә чикләр юк, булмасын да!» – диде.

Очрашу ахырында, истәлеккә фотога төшкәч, Минтимер Шәймиев балачак хатирәләре белән уртаклашты. Киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып, «ШАЯН»лыларга: «Тырышкан табар – ташка кадак кагар. Шуны онытмагыз, тырыш булыгыз. Мин сезгә чын күңелдән уңышлар телим!» – дип теләкләрен җиткерде.

shayantv.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here