Домой Жизнь татар Татары в регионе Тегүче дә, чигүче дә,аш-су остасы да…

Тегүче дә, чигүче дә,аш-су остасы да…

0
Тегүче дә, чигүче дә,аш-су остасы да…

Әниебез Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина 1932 елның ямьле июлендә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында дөньяга аваз салган. Бала чагы ачлык, сугыш елларына туры килгәнлектән, бик күп яшьтәшләре кебек үк, бары тик 4 сыйныф белем ала алган.

Үсеп буйга җиткәч, эш эзләп, Свердловск шәһәренә китеп урнаша. Әмма, мәхәббәт дигән нәрсә үзенекен итә – булачак әтиебез, Мөхтәбәр атлы Иске Ярмәк егете аны үз авылына алып кайтып, никах укыталар һәм матур гына тормыш корып җибәрәләр.

Башта абыем Ильяс, аннан мин – бик тә чая кыз Җәмилә, аннан Гамилә, Илдар, Илһамия туганбыз. Шулай итеп, әни белән әтиебезнең биш шатлыгы булып, бишек җырларын тыңлап, гөрләшеп, матур гына үстек.

Абыем белән мине, элек балалар йорты булып торган бинада оештырылган балалар бакчасына йөрттеләр. Ул вакытта кибетләрдә кием-салым булмаганлыктан, безгә күлмәк, ыштаннарны әни үзе тегеп кидерә иде. Без фабрикада тегелгәннән дә матуррак костюмнар киеп үстек. Алланың рәхмәте яусын әниебезгә. Бәйрәмнәргә кияр өчен акбүз кофточка һәм күлмәк тегеп, аны чигешләр белән бизи иде. Тәрбиячеләрнең киемнәремне әйләндереп-әйләндереп карап сокланганнары бүгенгедәй хәтеремдә. Күлмәгемә – матур кыр чәчәкләре, ә кофтама күбәләкләр чигелгән иде. Рәсемнәрне әни үзе төшерә иде. Ул киемнәрем хәзер Камышлы мәктәбе музеенда сакланалар. Әниебез үзе белән эшләүче кызларны, апаларны да чигү серләренә өйрәтте, рәсемнәрне дә үзе төшереп бирә иде. Элек өйләрне дә чиккән тәрәзә пәрдәләре, ашъяулыклар, чыбылдыклар белән бизиләр иде бит. Кияүгә чыкканда киленнең сандыгы чиккән сөлгеләр һәм мендәр тышлары белән тулы була иде.

Биш баласын да курчак кебек киендерде әниебез. Әби белән икәүләшеп, төннәр буе йон эрләп, жылы оекбашлар, бияләйләр бәйли иделәр. Әниебез искиткеч уңган иде: аягы белән бишек тибрәтсә, куллары белән мамык шәлләр бәйли иде. Аларны саткач, акча да була…

Савымчыларның фермага сәгать иртәнге дүрттән торып киткәннәрен һәркем белә. Әниебез дә, иртәнге савымнан кайтып, мичкә ягып тәмле каз коймаклары, бөкри, бәлеш кебек тәм-томнар пешереп өлгертә иде. Безне йокыдан шуларның хуш исләре борынны кытыклап уятканы хәзер дә исемдә.

Әниемә ияреп мин дә фермага бара идем. Аның иптәшләре күбесе мәрхүмнәр инде. Бәйрәмнәрдә алар концертларда да катнашалар иде. Фәния апа Гайфуллина белән Динә апаның моңлы тавышыннан туң йөрәкләр эреп китә, савым сыерлар күбрәк сөт бирә иде.

Бераздан безнең Иске Ярмәк авылында колхоз мәк, чөгендер, бәрәңге, суган үстерә башлады. Аларны карап үстерү өчен һәрбер йортка берәр кишәрлек җир бүлеп бирелә. Әнинең олы кызы булган миңа ул утаулар берүземә генә эләкте дисәм дә була. Әниебез гомере буе колхозда, авыр эшләрдә эшләде. Хәзер ул – «Труженик тыла».

Без үскәндә өйләр бүрәнәдән төзелә иде. Әниләр, елына ике тапкыр өмә ясап, мунчала белән ышкып-ышкып һәр почмагын юалар иде. Урамда баганаларда утлар да юк иде әле, фонарь тотып бер-берсенә өмәгә барып ярдәмләшәләр иде. Кайчан йоклаганнар да, кайчан ял иткәннәр диген.

…Кемдер бәхеткә чумып яши, кемдер ачысына да, төчесенә дә түзә. Безнең әнигә дә күпкә чыдарга туры килде. Тешен кысып түзде, ләкин безне ятим итмәде. Аерылмады, канатын каермады. Әтиебез Мөхтәбәр 2005 елдан бирле бакыйлыкта инде, урыны оҗмахта булсын. Энем Илдар аңардан алдарак – февральдә, ә Ильяс абыем 2021 елның декабрендә үлеп киттеләр. Биш баладан өчәү генә калдык хәзер.

Әниебезнең аяклары авырта, йөри алмый. Шулай да тик утырмый. Шелек чыбыгын пычак белән каезлап крючок ясады да оныкларына, балаларына, дусларына кыска носкилар бәйләп бүләк итә. Бүгенге көндә ул 8 оныгының, алты оныкчыгының уңышларына куанып яши.

Кадерле әниебез, сине барлык кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән 90 яшьлек олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.Тыныч матур дөньяда тагын да шулай исән-сау булып яшәргә насыйп булсын. Кайгы- хәсрәт җилләре читләп узсын иде.

Барлык балаларың исеменнән кызың Җәмилә Минегалимова,

Камышлы авылы.