Домой Жизнь татар Тез чүгәләр хәтта таулар да

Тез чүгәләр хәтта таулар да

0
Тез чүгәләр хәтта таулар да

Менә 2020 ел да узып китте. Ел башында бик күңелле генә итеп Бөек Җиңүнең 75нче юбилеен көткән арада тормыш зур борылыш ясады – илебезне коронавирус дигән яңа зәхмәт уратып алды. Әллә шушы рәхәт тормышның кадерен белмәгәнгә Аллаһы Тәгалә безгә сынау бирәме икән, дип тә уйлап куясың. Халыкта кешелеклелек сыйфатлары кими, канәгатьсезлек арта, өстәлләребездә көн саен кунак сые булуга карамастан, безгә һаман нидер җитми. Мәрхәмәтлелек җитми, минемчә. Әлбәттә, бу сүзләр барча халыкка да кагылмый. Ә бит тарих битләрен ачып карасак, сугыш чоры кешеләре гаять миһербанлы, бер-беренә ярдәмчел, олы җанлы булганнар.

Бөек Ватан сугышы башланганда Байтуган район үзәге булган. Аннан сугышка 642 кеше киткән, 424се әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында мәңгелеккә ятып калганнар. Ятим калган балалар һәм тол хатыннар саны да ил буенча чиксез.

Әнием мичтән ипи алган саен: “И Ходаем, ачлыклар, сугышлар бирмә, илләребезгә тынычлык, патшаларга сабырлык бир”, – дип кабатлый иде. Әниемнең көн саен өзелеп кабатлаган теләкләре күңелгә уелып кереп калган, хәзер мин үзем дә шул сүзләрне кабатлыйм. Бу теләкләрнең мәгънәсе бик тирән.

1945 елның 9 маенда, бөтен халык Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, күп гаиләләрнең күңелендә югалту сагышы яңара. Әтиләренең кайтуын өзелеп көткән сугыш балалары: “Кая соң безнең әти?” – дип сораганда, аналары күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп, газизләрен итәгенә алып, атагызны сугыш алды, балакайларым, дип җавап биргәннәр. Шул вакытта да алар күз яшьләрен качырып, үзләре ач булсалар да, балаларын ачлыктан саклап калганнар. Бу бит искиткеч батырлык! Ул тол хатыннар түккән күз яшьләрен җыйсаң, елга булып агарлар иде.

Гатиятулла һәм Гөлмия ИБӘТОВЛАР гаиләсеннән сугышка 3 уллары китә. Мингазиз – яраланып кайта һәм авылда үлә, Минсәгыйть Сталинград сугышында катнашып, 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены һәм “За Отвагу” медале белән бүләкләнә. Әхмәдулла 1942 елның 23 сентябрендә Ржев шәһәре өчен барган сугышта вафат була, хатыны Мөршидә гомерлеккә тол, балалары ятим кала. Бу вакытта олы кызлары Гөлчирәгә – 4 яшь, ә Саҗидәгә нибары 6 ай гына була. Менә шул Гөлчирә – минем яраткан каенанам, киң күңелле, уңган, юмарт кеше булып үсә. Ачлык-ялангычлыкта үткән балачагын күз яшьләре белән искә ала иде. Сугыштан соң ул ФЗУда укыган, кияүгә чыгып, әтиебез белән өч малай үстергәннәр. Олы уллары Фәргать – минем ирем.

2017 елның 23 сен­тяб­рендә без, бөтен гаи­ләбез бе­лән җыелышып, Ржевка бабабызның каберенә бардык. Юл буе аның рухына дога­лар укыдык. Фәргать Хәтер так­тасыннан бабасының исем-фа­милиясен табып алды. Ба­бабызның кабере янында кайнар күз яшьләрен тыюы авыр булды, ә күңелдә горурлык хисе иде. Кичен Ржев шәһәре урамнарын карап йөрдек, анда яшәүче кешеләр белән таныштык-аралаштык. Алар безне бик җылы кабул иттеләр. 4000 кеше җирләнгән урынга куелган мемориал Курган чәчәкләргә күмелгән. Әлеге мемориалны оныкларыбызга да күрсәтергә хыялланабыз.

Әниебезнең күз яшьләре аша сугыш елларын искә алу­лары мәңге истә калыр. Әнием белән әтиемә ирем Фәргатьне һәм аның энеләрен үстергәннәре өчен бик рәхмәтлебез. Фәргать  уңган, кешелекле, алтын куллы кеше, дүртенче буын умартачы. Без аның белән бергә 41 ел иңне-иңгә куеп атлыйбыз, картлар йортына, ятимнәргә, мохтаҗларга садака итеп бал бирәбез. Минем дәрәҗәле бүләкләр алуымда да иремнең өлеше зур. Ике балабыз – кызыбыз Илүсә һәм улыбыз Илшатны үстереп, икесенә дә югары белем бирдек. Хәзер 4 оныгыбыз – Альбина, Алсу, Ильяс, Инсаф үсеп киләләр. Әниебез дә, әтиебез дә бакыйлыкка күчтеләр инде. Урыннары оҗмах түрендә булсын.

Икенче сугыш ятиме – минем остазым, Камышлы хастаханәсендә гомер буе баш табиб булып эшләгән Самара өлкәсенең мәшһүр татары, югары категорияле табиб, сәламәтлек саклау отличнигы, Камышлы районының мактаулы гражданины Атлас Мөхтәбәр улы ТӨХБӘТОВ. 1979 елда, мин медицина училищесын тәмамлап, Камышлы хастаханәсенә кайткач, ачык йөзле, ягымлы тавышлы Атлас Мөхтәбәр улы каршы алган иде. Остазыбыз һөнәребез никадәр җаваплы һәм авыр икәнен аңлатып, сезнең кулларда кеше гомере, шуны онытмаска кирәк, дип, күңелебезгә салып куйган иде. Мин аның кул астында бик озак еллар эшләдем. Ул безне беркайчан да ачуланмады, бары тик “Медицина ялгышларны кичерми”, дип әйтә иде.

Атлас абый яшьтән сән­гатькә гашыйк булган, әмма әнисе сүзен тыңлап, табиб һөнәрен сайлаган. Шулай да балачак хыялыннан баш тарт­маган. Ул Камышлы үзешчән театрының режиссеры булган вакытта театрга “Халык театры” исеме бирелде. Шулай ук Атлас Мөхтәбәр улы Гакыйль Сәгыйровның иҗатына мөккибән китеп, күргәзмәсен оештырганын хәтерлим.

Атлас әтисе сугышка кит­кәндә әнисе карынында гына булган, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән. Ул Асия исемле чибәр һәм акыллы кызга өйләнеп, ике кызларын тәрбияләп үстерделәр. Әнисен дә хөрмәтләп карап, хәер-фатихасын алып, зурлап соңгы юлга озаттылар. Атлас һәм Асия Төхбәтовлар авылыбызның бизәге, илебезнең терәге. “Сәнгатьне ярату, кешелек­ле булу, кеше күңелен күрә белү – кеше сыйфатларының иң кыйммәтлесе”, – ди Атлас Мөхтәбәр улы Төхбәтов.

Әниемнең икетуган апасы Миннур ГАРИПОВА да алар арасында. Газинуры Мәскәүне азат иткәндә һәлак була, хатын өч улын кочаклап тол кала. Уртанчы улы Хәммәтнур абый 7 яшеннән колхозда эшли – көтү көтәргә дә, чана ясарга да, атлар җигеп иген ташырга да туры килә. Лаеклы ялга чыккан 1989 елдан бирле ул Байтуган авылы мәчете имамы булып тора. Дин, тәрбия дәресләре алып бару, яшь гаиләләргә никах уку, сабыйларга исем кушу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кебек саваплы эшләр башкара ул. Шулай ук оста гармунчы да, моңлы һәм үзенчәлекле тавыш иясе дә ул. Хәммәтнур абыйга 2016 елда – “Куйбышев запас башкала” истәлек билгесе, 2017 елда “Әл-Игътисам” («Сплоченность») медале тапшырылды, 2018 елда өлкә губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Искиткеч киң күңелле, сабыр холыклы Хәммәтнур абыебызның онык­лары да күптән әти булганнар инде, әмма бабаларының киңәше алар өчен һәрвакыт мөһим. 84 яшен тутырса да, ул балачакта күргән, йөрәгенә сеңгән авырлыкларны ачык хәтерли. Хәммәтнур абый бү­генге көндә дә бар эшнең җаена өйрәткәне өчен әнисе Миннур апага рәхмәтләрен укый. Ә минем исемдә Миннур әби укыган шигырь юллары калган.

Ай югары — мин түбән,

Минем күңелем бик сүрән,

Минем күңелем сүрән

                                  булмый –

Мин күргәнне кем күргән…

Бу язганнарым Миннур әби рухына, барча туганнарга дога булып ирешсен.

Гайшә ГАЙНАНОВА ире Нигъмәтҗанны сугышка озатканда дүртенче баласына йөкле була. Соңгы хатында ире аңа: “Гайшәм, кыз туса – Әл­фия дип, малай туса – Әмирхан дип исем куш. Командирыбыз­ның исеме шундый. Бигрәк кешелек­ле кеше ул. Шуңа күрә аның исемен улыма бирәсем килә. Үзеңне һәм балаларны сакла”, – дип язган. Мәскәүне яклаганда, 1942 елның 22 октябрендә, Нигъмәтҗан һәлак була, ә 24 октябрьдә улы туа. Гайшә сабыйга Әмирхан дип исем куша…

Ятим балаларның язмышлары бер каләм белән язылган сыман. Барысының да күңелләрендә төзәлмәгән бер яра – әти юклыгы, ачлык, ялангачлык… “Эх, әти белән бер генә күрешәсе иде” дигән теләк бер дә тынгы бирми аларның сагыш тулы күңелләренә.

Әмирхан үскәч шоферлыкка укый, аннары Камышлы урман хуҗалыгында урманчы булып эшли һәм шушы өлкәдә бик зур уңышларга ирешә. Күпсанлы Мактау грамоталары моңа шаһит. 1988 елда ул, Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә узган урман кисүчеләр ярышында катнашып, икенче урынга лаек була һәм кыйммәтле бүләкләр белән кайта һәм әтием Минсәхи Зәкиев янына килә. Чөнки әтиебез нәкъ менә шул шәһәрдә яраланган булган. Үзен зурлап килгән өчен Әмирхан абыйга рәхмәт йөзеннән һәм шатлыктан әтинең күзләре яшьләнде. Аның казанышларына, уңыш­ларына без дә бик шатландык һәм шундый авылдашыбыз булу белән горурланабыз. Әмирхан абый тормыш иптәше Хәҗәр апа белән ике малай һәм бер кыз үстерделәр. Гаилә башлыгының “Рушаниям” җыры һәм аның сыздырып гармунда уйнавы авылдашларының күңелендә мәңге сакланыр. Шушы көннәрдә мәрхүм Әмир­хан абыебызның кырыгын билгеләп үтәбез.

Сугыш елларында тол калган апалар арасында Мәрь­ям Сарим кызы ФӘТ­ХЕТ­ДИНОВА да бар. Ул ире Нә­зәхетдинне сугыш баш­лан­ганның икенче көнендә озата. Мәрьям апа өченче баласына авырлы булып кала. Хәсрәтле өчпочмакны Мәрьям апа иң беренчеләрдән булып ала. Ире Нәзәхетдин 1941 елның октябрендә Бело­руссиянең Жлобин шәһәре янында вафат була. Мәрьям апага ике сабыен югалту ачысын да татырга туры килә. Шулай итеп ул бердәнбер улы Рифкатьне үстереп, лаеклы белем бирә. Рифкать, әтисенең теләге буенча, хәрбиләр юлын сайлап, Казан хәрби училищесына укырга керә. Камышлының “Югары уңыш” газетасының 1960 елның 26 июнь санында аның турында “Безнең тырыш якташыбыз” дигән мәкалә бастырылган. Ул газета хәзер музейда саклана. Диплом алгач, Рифкатьне Нижний Тагилга хезмәткә җибәрәләр. Анда ул 1975 елга кадәр хәрби ракеталар җибәрүдә катнаша, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Подполковник Рифкать Фәтхетдинов бик тыйнак һәм чибәр, эш, җыр-моң сөючән балыкчы һәм умартачы иде. Бик күп шигырьләр дә язып калдырган. 2015 елның 22 октябрендә ул бакыйлыкка күчте, ә яхшылыклары авылдашлары күңелендә мәңге сак­ланыр. Рифкать абыйның мундиры безнең музейда эленеп тора. Аның улы Рамил дә әтисе юлын сайлаган, бүгенге көндә ул отставкадагы майор.

Зәйнәп апа КӘЛИМУЛ­ЛИНА да сугыш еллары сагышын татыган тол хатын. Ире Сәлимҗанны сугыш башлангач та алалар, ә 1942 елда һәлак булу хәбәре килә. Сәлимҗан Орлов өлкәсендә ятып кала, уллары Рәшид һәм Рәис – ятим, Зәйнәп апа тол калалар.  

Рәис 1957 елда Яңа Усман авылы мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, Куйбышевның политехника институтында укый. Инженер-нефтяник дипломын алгач, ул оператор вазифасыннан башлап, генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары турында аерым мәкалә язып булыр иде. Хәзерге вакытта Рәис абый Богырысланда яши. Авылыбызда Әлифба музее ачылуга ул бик шатланды һәм бик күп кызыклы материаллар бүләк итте. Рәис абый әтисенең каберен ике ел буе эзләгән һәм Орлов өлкәсенең Русский Брод авылында тапкан. Абыйсы исән чакта әтиләре каберенә алар икәү барганннар. Ул Сәлимҗан аганың сугышка киткәндә дуслары белән төшкән фотосурәтен безнең музейга бүләк итте.

Ни гаҗәп, ятим калган ба­лаларның күбесе талантлы һәм гомер барышында зур уңыш­ларга ирешкән кешеләр. Кайсын гына алма – йә җырчы, йә гармунчы… Минемчә, алар­­ның күңелләрен: “Әти исән булса, минем уңыш­ларыма куаныр иде”, – дигән теләк җылытып торган. Сугыш чоры балаларына искиткеч кыенлык­лар күреп үсәргә туры кил­гән. Күңелләрендәге са­гыш-моңны басар өчен, алар гармунда да уйнарга өйрәнгән, моңлы итеп җырлаган да, ятып укыган да, җир җимереп эшләгән дә…

Хәммәтнур абый Гарипов Әлифба музеена Коръән укыган беренче кеше. Музей ачылуга, гаиләсе белән Атлас абый Төхбәтов, Рә­ис абый Кәлимуллин, Әмир­хан абый Гайнанов кил­деләр. Рифкать абый Назахов кына музеебызны күрәлмичә үлеп китте. Ятимлектә үскән, тоткынлыкта, репрессиядә булган Сәләй Вагыйзовның язмышын тыңлаганда, сугыш ятимнәренең күз­ләрендә яшь­ләр күренде. Аларга карап, Рәис Гый­мадиевның шигырь юллары күңелемә килде:

Җилгә каршы бару күпкә

                                    читен…

Ләкин кирәк үрне яуларга,

Тәвәккәлләп юллар ярсаң

                                        гына,

Тез чүгәләр хәтта таулар

                                            да.

Бу сүзләр минем геройларыма бик тә туры килә.

Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы авылы,

Камышлы районы.

Бердэмлек