Домой Общество ҮТКӘН ЕЛНЫ ЙОМГАКЛЫЙК

ҮТКӘН ЕЛНЫ ЙОМГАКЛЫЙК

0
ҮТКӘН ЕЛНЫ ЙОМГАКЛЫЙК

2023 ел Самара өлкәсе өчен уңышлы да, кунакчыл да, һәм, кызганычка, кайгылы да булды

Үткән ел башы Макеевкадагы фаҗига белән истә калды. Күбесе Самара өлкәсеннән махсус хәрби операциягә алынган, ләкин әле сугышка керергә дә өлгермәгән мобилизованныйлар урнаштырылган бина өстенә Яңа ел төнендә снаряд килеп төшә һәм күп кеше һәлак була. Исән калганнарын һәм яралыларны яңа аммуниция, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү һәм психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хәл ителде. Кызганычка, араларында Елховка районының Мулла авылыннан сугышка алынган яшь кенә дин әһеле Ирек хәзрәт тә бар иде. Шушы көннәрдә күпсанлы якташларыбыз аның туган авылында үткәрелгән искә алу мәрәсимендә катнаштылар.

Гомумән, бу тема әле дә актуаль – битараф булмаган якташларыбыз махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итеп торалар. Самара өлкәсендә “Возвращение” дип аталган сугышта катнашучыларга ярдәм итү проекты тормышка ашырылып килә. Президент бу тәҗрибәне башка регионнарда да кулланырга тәкъдим итте. Шулай ук өлкәбездә “Ватанны саклаучылар” үзәге ачылды. Җәй башында Самарага эш сәфәре белән килгән Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко да аның эшен югары бәяләде.
Сүз уңаеннан, узган елда Самарага Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, мәгариф министры Сергей Кравцов кебек мәртәбәле ил җитәкчеләре килеп, перспективаларыбызны югары бәяләделәр.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле илебез санкцияләр басымы астында яшәргә мәҗбүр. Шуңа да карамастан, өлкәнең төп икътисади күрсәткечләре, хәтта Россиянең уртача темпларын да узып китеп, уңай динамика күрсәтеп килә. Хөкүмәтнең вакытлы ярдәме сәнәгать үсешенә китерде: җитештерүчәнлек – 108,8 процентка, ә эшкәртү секторы 114,7 процентка күтәрелде. Самара өлкәсе инновацион активлык дәрәҗәсе буенча да мактаулы өченче урынга күтәрелде. «Жигулевская долина» технопаркы Россиядә иң яхшысы дип танылды. Моннан тыш, губерна пилотсыз авиация системалары эшләп чыгару буенча да алдынгылар арасында – Тольяттида пилотсыз авиация системалары җитештерү заводы ачылды һәм уңышлы эшләп китте.

Авыл хуҗалыгы да югары уңышлары белән куандырып тора. Һава шартларына карамастан, үткән елда 2,9 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Терлекчелек өлкәсе дә югары темплар белән үсә, хөкүмәт ярдәме белән машина-трактор паркы яңартыла, квалификацияле кадрлар авылларга кайтсын өчен шартлар тудырыла, цифра технологияләре гамәлгә кертелә.

Самара өлкәсе өченче ел рәттән “Россия субъектларының инвестицион климат торышы милли рейтингы лидерлары” унлыгында лаеклы урын алып тора. Гомумән алганда, үткән елда инвестицияләр күләме 500 миллиард сумнан артып киткән, ике дистәдән дә күбрәк яңа җитештерү предприятиеләре ачылган, 8456 эш урыны булдырылган.

Төзелеш өлкәсе дә калышмый. Төзелгән һәм ремонтланган 90 объект файдалануга тапшырылган. Идел елгасы аша күпер төзү эшләре тәмамланып килә, 502,4 километр юллар төзелгән һәм ремонтланган, 321 күпкатлы йортлар ишегаллары һәм 141 җәмәгать территорияләре төзекләндерелгән, кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда «Уңайлы шәһәр мохиты булдыруның иң яхшы проектлары» кысаларында Бөтенроссия конкурсында җиңгән 7 проект буенча эшләр башкарылган, Чапаевск һәм Сызран шәһәрләре бу бәйгедә җиңүче булып танылган. 2023 ел ахырында яңа масштаблы проект буенча порт-логистика хабы төзү эшләре башланган, мәктәпләр, хастаханәләр, мәдәният йортлары, спорт объектлары һәм күп фатирлы йортлар төзелә һәм төзекләндерелә. Кыскасы, Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Самара өлкәсендә төзелеш эшләре бик яхшы бара.

Өлкәбез, вакыйгаларга бай һәм кызыклы мәдәни тормышы, истәлекле урыннары һәм туристлык потенциалы белән елдан-ел күбрәк кунаклар җәлеп итә. Соңгы ике елда Самара өлкәсе Россиянең ТОП-10 туристлык төбәкләре исемлегенә керүгә иреште, туристлар саны 3 миллионнан да артып китте.

Әйе, узган елда өлкәбездә бик күп эшләр эшләнгән, әмма алда да эшләр байтак әле.

автор: Эльмира Сәйфуллина

https://vk.com/club22598970