Домой Главные новости В стране и мире Тот кишереңне… акчаң җитсә: кишергә бәяләр экзотик тропик җимешләрне куып җитте

Тот кишереңне… акчаң җитсә: кишергә бәяләр экзотик тропик җимешләрне куып җитте

0
Тот кишереңне… акчаң җитсә: кишергә бәяләр экзотик тропик җимешләрне куып җитте

Кишергә бәя күтәрелгән. Ике, өч түгел, ә дүрт тапкыр! Кибет киштәләрендә һәм базарларда кишер ким дигәндә 130 сум тора. Нишләп алай булган? Бездә үскән яшелчә бит инде ул? Инде кишер үстерә алмас хәлгә калдыкмы? «Интертат» яшелчә бәяләре ни өчен артканын ачыклады.

Автор: Гөлүзә Ибраһимова

Үзем кишер сатып алмагач, башта ышанмаган идем. Авыл кешесе өчен кишер инде ул өйдә үзеннән үзе булырга тиешле әйбер кебек. Артыгы тавыкларга да чыгып китә әле. Шундый кадерсезрәк кенә йөргән кишер халык телендә булган әйтемнәрдә дә көлкелерәк формага кереп калган. Үзен бик кирәкле итеп санаучылар — «и, кирәкле кишер яфрагы», берни дә булмаган очракта — «кишер дә юк». Усалраклар «тот кишеремне» дип тә әйтәләр әле. Тоттырырсың хәзер кишерне ул бәягә!

Кишер артыннан кызыл чөгендер бәясе дә йөгерә әле.

«Бу бит адәм мәсхәрәсе»


Кишер эзләп киттем Мәскәү базарына. Кергәч тә ике яклап җиләк, помидор, кыяр, яшел үләннәр генә күренә. Ул рәтнең уртасында гына, хәтта ахырына якынрак бер җирдә кишер дә, чөгендер дә бар иде. Икесе дә 130 сумнан. Бу — яңа кишер. Икенче тартмада иске кишер калдыклары ята. Алары — 70 сум.

Кишер янында басып торган ике апа: «130 диме? Кит, кыйммәт бит ул», — дип кул селтәп китеп бардылар. Кергән уңайга беренче сату ноктасы булгач, шуңа бәясе югарыдыр, эчтәрәк очсызракка да бардыр, дип уйлаган идем. тагын бер ханым килеп басты яныма. Ул чөгендер алырга килгән иде. «Бу бит адәм мәсхәрәсе! Мин пешкән чөгендер сатып ала идем. Анда барып караган идем, кыйммәт булгач, алмаслар дип куркып, пешерми дә башлаганнар. Минем аш уздырасы бар, „шуба“ салатын ясарга кирәк, мәҗбүри алам инде. Үземнең чөгендергә бик исем китми. Кишерләрне авылдан җибәрәләр миңа. Кишерне май айларында 30 сумнан алып куйган идем, суыткычта тора. Бу мәсхәрәне инде бераз җитәкчеләр карасын иде», — дип сөйләде ул ханым.

«Бу бит инде махсус эшләнгән ясалма дефицит», — ди аның белән килгән ханым.

Волгоградтан кайтарганнар икән бу затлы кишерне. Нигә шулай кыйммәт, дип сорыйм сатучыдан. «Халыкның эшлисе килми. Узган ел эшче көчләр булмады. Уңышны җыярга кеше юк иде. Бары тик зарланалар гына. Бездә үзбәкләр һәм таҗиклар гына эшли. Быел да шундый ук хәл булачак — корылык», — ди сатучы абый.

Кишерне яһүдиләр үстерә, татар үстерә белмиме?

Статистика мәгълүматлары буенча, Россия кишерне чит илләрдән күпләп сатып ала. 2020 елның беренче яртысында чит илләрдән 102 мең тонна кертелгән. Кишерне башлыча Израильдән (44 процент), Кытай (23 процент) һәм Беларусьтан (18 процент), Мисыр, Кыргызстаннан кертәләр.

Шунысын билгеләп үтик – Израильнең мәйданы 20,7 кв.км. Чагыштыру өчен – Татарстан өч тапкырга зуррак – 68 мең кв.км. Россия масштаблары (17 млн 125 мең кв.км) белән чагыштырырга да куркыныч, билгеле.

Импорт күләме зур түгел дә кебек – әйтик, 2018 елда 810 мең тонна кишер үстергәннәр, чит илләрдән 120 мең тонна керткәннәр. Әмма кишер бәяләре түбән булу сәбәпле, 2020 елда кишер үстерү мәйданнары кимүе күзәтелгән. Мөгаен, без шушы тенденциянең нәтиҗәләрен күрәбездер.

«Очсызга гына кишер сатып алырга телиләр»


Кайбер җирдә иске кишерне 70 сумга табып була, чөгендер дә шул бәядән бар. Бер җирдә чөгендер 100 сум иде. Чувашиядән килгән чөгендер 60 сум тора.

Яулык бәйләгән бер апай яшелчәләр яныннан узып бара иде. «Кишерне сатып алабыз, алмый кая барасың. Әле чөгендерне 160 сумнан алдым. Ашарга кирәк бит инде, алмый хәл юк. Язга кадәр миңа авылдан җибәрәләр иде. Беткәч, сатып алырга туры килә инде», — дип сөйләде ул.

Тагын да эчке рәтләргә кереп киткәч, кишер ешрак очрый башлады. Бер җирдә Краснодардан килгән кишер 140 сум тора, Израильдән кайтканы — 130. «Беркемнең дә үстерәсе килми, очсызга гына кишер сатып алырга телиләр, ә юк. Үзләренеке өлгергәч булыр», — ди сатучы ханым. Шунда бер апа 130 сумлык кишерне сатып алды. «Пешергәндә кирәк бит инде. Әле 50-60 сум тирәсенә ала идек, 130 булган бит. Менә 85 сумга алдым», — дип күрсәтте алган кишерен Фәйрүзә ханым.

Яшелчәләр сатыла торган җирдә тагын бер апа белән сөйләшеп алдык.

«Кемнең бакчасы юк, аның өчен кыйммәт кебек инде. Ә кишерне үстерү өчен су, ут өчен түләргә кирәк. Әле орлык бәясе дә бар, бер түтәлгә дә күпме орлык китә. Бик кыйммәт дип санамыйм ул бәяне. Кыш көне 30 сумнан алган идем, кишер бакчамда идән астында калган иде. Үзебездә кишер өлгергәч, бәясе төшәр. Читтән кайткан бөтен продуктлар да кыйммәт, кишер генә калмас», — дип сөйләде бакчачы ханым.

«Кишер бит җиңел үсә»


Кишергә бәя ник арта? Шул сорау белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сүзләренчә бу очракта табигатьтә һәм дөньяда булган хәлләрне карарга кирәк.

«Безгә яшелчә мәйданнары күләмен планлаштырырга кирәк. Алар кимеде. Халыкта да кишер кимеде. Шул ук вакытта валюта да үзгәрә. Кишер үстерү өчен ашламасы да кирәк бит. Шуңа күрә авыл хуҗалыгына ярдәмне юнәлешле итеп бирергә кирәк. Кеше чәчә икән, ул продукциясенең алыначагына ышанырга тиеш. Җитештерүченең 80 процент без алырга тиеш, ә инде 20 процентын ул үз теләге белән сатарга мөмкин», — ди ул.

Таһир Һадиев кишер, бәрәңге, кәбестәне беркайдан да сатып алмаска да мөмкин — үзебез үстерә алабыз. Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгы уйланырга тиеш. «Узган елны бит бик күп уңышлар алдык дип йөрдек. Халык ипи һәм ярма белән генә яшәми, төрле ризыклар белән тәэмин итәргә кирәк. Кишерне үстерү дә, саклау да проблема түгел бит ул. Ул бит җиңел үсә. Икенче елда бөтен халык кишер чәчә дә, аның бәясе төшә», — дип сөйләде ул.

Таһир Һадиев әйтүенчә, безгә яңа технологияләр кертү кирәк түгел, бары тик технологик чылбырның дөрес үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.

«Ул җитештерүчедән генә тормый»


Арча районы «Кырлай» агрофирмасы яшелчә, шул исәптән кишер утырта. Аның җитәкчесе Марат Кәримов запасларның бетүен әйтте, хәзер хуҗалыкта складларны чистарталар, юалар, яңа сезонга әзерләнәләр.

 — Ни өчен бәя артканны әйтә дә алмыйм шул. Ул җитештерүчедән генә тормый. Төрле факторлардан килеп чыккан күренештер ул, — ди җитәкче.

Кукмара районы Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов төзелеш материаллары һәм металлга бәя артуны искәртте.

«Кишер генә калмас инде. Бөтен әйбергә бәя артканда авыл хуҗалыгы продукциясе генә артмый кала алмый, тик сөт кенә артмый менә. Үзебездә яңа уңыш булгач, бәя төшәр инде. Кишер дә болай гына үсми бит, ягулык, ашлама кирәк, аларга якын килә торган түгел, — дип сөйләде ул.

«Бәя өчен җавап бирә торган ведомстволар аппетитны киметсен иде»


Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров үзенчәлекле фикерен әйтте.

«Кереме кимрәк булган халыкка карточкалар кертергә теләгәннәр иде. Карточка кертү субсидияләү диелә инде. Суммасы әле дә билгесез. Минемчә, хаклар күтәрелү шул субсидия ягына бармыймы икән. Дәүләт субсидия бирә ә бәяләр арта. Кишергә генә түгел, агач, тимергә артты бәя. Ул химик реакция кебек. Ул кулланучы кесәсеннән чыга. Бәя өчен җавап бирә торган ведомстволар аппетитны киметсен иде», — ди ул.

Аның сүзләренчә, запасны күбрәк булдыру өчен хөкүмәт алга карый белергә тиеш. Күбрәк чәчәргә, чәчкәнне озаграк сакларга кирәк, аны саклар өчен урыннар кирәк.

Казан федераль университеты профессоры Игорь Кох авыл хуҗалыгы өлкәсенә карата фаразлар гына ясады.

«Узган елгы запаслар җитмәгән, күрәсең. Нәтиҗәдә, бик югары бәядән чит илдән кишерне сатып алырга мәҗбүр булабыз. Үзебездә уңыш өлгергәч, бәяләр 2019 яки 2020 ел күрсәткеченә үк төшмәсә дә, кеше сатып алырлык дәрәҗәдә булыр», — дип сөйләде профессор.

«Кишер үстерү өчен әзрәк дурак булырга кирәк»


Шунысы гаҗәп — кишер үстерүчеләр бәяләрнең арзан булуыннан зарлана. Уңыш өлгергәч, алардан арзанга алалар, складлары, саклау урыннары булмау сәбәпле, барысы да шулай эшләргә мәҗбүр.

Буа районында кишер үстерүче фермер Фирдүс Салаватуллин быелгы яңа уңышның үсми утыруын әйтте. Аның басуларына яңгыр эләкмәгән.

«Август аенда гына уңыш өлгерер әле, мөгаен. Былтыргылар бетте, безнең сакларга урыннар юк бит. Бездә чөгендер өлгергән, 50 сумнан саткан идек, ул бәядән алучы юк инде. 40-45 сумга төшәр инде. Бераздан кишернең бәясе 5-6 сумга төшеп утыра инде ул. Уңыш аз булса, ничек булыр. Су сибеп торабыз. Кишер бәясе 15-20 сум булып торса, әйбәт булыр иде. Без 15 сумнан бирсәк тә, базарга 30 сумнан чыга, алай ук та булырга тиеш түгел инде, — дип сөйләде ул.

Авыл халкында булыр дип өметләнгән иде фермер, тик Аксу авылы халкы да кишер булыр дип көтми әле.

Салават Камалетдинов

«Карандаштан да юанрагы юк әле. Чүбен утарга да чыкмыйбыз, эссе бит. Килеп сораучылар булган икән, дип әйткәннәр иде. 60 сумнан сораганнар. 160 сумнан бирергә дә юк әле. Сиптерергә су да юк бит, коеларда да бетте. Ә кызыл чөгендер бөтенләй юк халыкта», — дип сөйләде авылда яшәүче Фәридә ханым.

Мамадыш районында кишер үстерүче фермер белән дә сөйләштек.  

«Быел да авыр булачак әле. Су сиптерәбез, анда кишер үсәсе урынга печән үсеп китә. Кишер үстерү бер дә рәхәт түгел ул, кишер үстерү өчен әзрәк дурак булырга кирәк. Аның нинди хезмәт икәнен үстереп караган кеше генә белә» — ди ул.

«Товар кертүчеләр үзара бик тиз килешеп куя»


Фермерлык хәрәкәте башында торган аксакаллар бу күренешне бары тик махсус саклау урыннары булмау белән бәйли.

Тукай районында яшәүче фермер Минталип Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, фермерлар беркайчан да андый «дурной» бәя куймый. Алар бәрәңге, кишер, чөгендерне көз көне 8-9 сумнан саткан. Февральдә бәя 14 сум булган. Аннан арттыргач, алучы юк.

«Мондый бәя булмасын өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләренең матди-техник базасын ныгытырга кирәк. Халыкны ел дәвамында кишер белән тәэмин итеп тору өчен суытыла торган саклау урыннары кирәк. Кишер +0,5- 1 градуста сакланырга тиеш. Аннан күтәрсәң, ул йомшара, бозыла башлый. Товар җитештерүче продукциясе юкка чыкмасын дип көздән, кышын сатып котылырга тырыша. Без алты йөз тонна кишер сыярлык склад төзедек. Тирә-як районнарга җибәреп тордык», — ди ул.

Фермер сүзләренчә, тагын бер авырлык бар, ул — сәүдә челтәрләре. Алар башта билгеле бер күләмдә продукциягә заявка җибәрә, ә бер 50 тиенгә очсызрак тәкъдим булса, алмыйча калдырып китәләр.

«Башка елларда да чит төбәкләрдән алып килүчеләр бар иде. Хәзер дә алып киләләр, ажиотаж ясадылар. Ул бәя вакыты узгач, алар да юкка чыга. Аннан соң сату челтәрләре безнең янга килә. Вакытлыча күренеш инде ул. Товар кертүчеләр үзара бик тиз килешеп куя», — ди ул.

Миңталип абый быел уңыш уртача булыр дип фаразлый. Бәя күтәрелми дә булмас, чөнки төзелеш материалларына бәя арта, алар складлар да төзи бит.

«Татарстанда кишер сакларлык бер урын юк»


Түбән Кама районы фермеры, кишер үстерүче Владимир Аппаков үз тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Татарстанда кишер сакларлык бер урын юк. Безнең кишерне күп дигәндә апрель аена кадәр саклап була. Беркемнең дә кишер саклар урыны юк! Ничек бәясе артмасын инде. Җылы яклар шуның белән куллана.

Яңа уңышта безнең кишер, Алла теләсә, яхшы булачак, тик ул вакытка бәясе 15 сумга калачак. Чөгендернең дә бәясе калмый. Татарстанда чөгендерне аз ашыйлар, шуңа күрә үстермиләр, ә ул яман шештән саклый торган культура. Өченче елны чөгендерне ике сум илле тиеннән саттым, бүген 180 сум тора. Логистика үзәге булса, аны да саклап торып була», — ди Владимир Ильич.

Фермер әйтүенчә, халык ихтыяҗыннан чыгып караганда, яшелчә куллану буенча беренче урында бәрәңге булса, икенче урында — кишер. Әлегә кадәр икенче урында кәбестә булган. «Кәбестәне әбиләр генә ала, яшьләр брокколи, пекин кәбестәсен ашый, ә әбиләр кибеткә йөрми. Әбиләр кибеткә йөрмәгәнгә без былтыр кәбестәдән өч миллион сум акча югалттык. Кәбестәне дә үстермибез диярлек инде. Аны үстерүче аз хәзер. Чөгендер дә шулай.

Кишергә күп ашлама сиптерергә ярамый. Без чит илләрдән кайтарылган, ашарга ярамый торган кишер алабыз инде. Шәһәр кешесе ялтырап торган кәбестә ала. Чиста кәбестәнең бер читен булса да корт ашап караган булырга тиеш», — ди фермер.

Без кишергә бәяләр арта дип сөйлибез, ә фермерлар… кишер үстерергә кирәкми дип сөйлиләр икән!

Фермерлар арасында кишер чәчүне ташлау турында да сүзләр йөри икән. Түзәр чама калмаган, ди ул. Кем кишер үстерер?! Элек яшелчәне балалар бакчаларына тапшырганда аның акчасы булачагына ышанып яшәгәннәр. Хәзер ышаныч юк. Владимир абыйга былтырга кишер өчен дә акча кайтармаганнар. «Акча бирмәсәләр, мин башка җиргә сатам. Мәҗбүр булам. Безгә „сатылырга“ туры килә инде», — ди ул.

Ул якынча математик хисаплар да китерде. Кишер ала торган комбайн 28 млн сум тора, ике мең тонна кишерне саклый торган склад 200 млн сум. Әлбәттә, аны бер фермер гына күтәрә алмый. Ә бәрәңге ала торган комбайн белән алынган кишер 31 гыйнварга кадәр генә саклана. Ул — закон.

Кишер — экзотик тропик җимешләр бәясендә


Шулай итеп кишер һәм чөгендер манго белән авокадо бәясеннән йөри әлегә. Бәя күтәрелүгә карата Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мондый җавап җибәрде:

«Хәзерге вакытта барлык яшелчәләр дә читтән кайтарылган. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең яшелчәсе бетте. Калганнарын, гадәттә, ярминкәләрдә саталар, анда бәяләр уртача иде.

— бәрәңге – 20 сум

— кишер, чөгендер — 16

— кәбестә — 14.

Быел 3,5 мең гектар иәйданда бәрәңге, 500 гектар җирдә кәбестә, кишер — 600, чөгендер — 266 гектар мәйданда булачак.

Бу товарларга бәяне дәүләт тарафыннан җайга салу планлаштырылмый».

Рәхмәт, аңлашылды, кишерне… тотып карап та булмас инде якын арада.