Туган телне ничек сакларга?

0
69

Мин үзем 38 ел татар теле һәм әдәбияты укытып, лаеклы ялга чыккан укытучы буларак, әле һаман да тел мәсьәләсенә битараф түгелмен. Татар теле турында уңай хәбәр ишетсәм сөенәм, ә тискәре хәбәр-мөнәсәбәтләр, бер танышым әйткәндәй, йөрәгемә ярамый.

Соңгы вакытларда Татарстан җитәкчелегенең татар телен өйрәнү, үстерү мәсьәләсенә игътибарын арттыра төшүе сөендерә. Мәсәлән, 2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителәчәк. Татарстан Президенты каршында оешкан Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе дә төзелеп, үз эшен башлап җибәрде. 2022 елга республикада алты полингвиналь белем бирү комплексы пәйда булачак. Күңелне җылытырлык, өмет уятырлык чаралар югыйсә. Әмма алар дәвамлы гамәли эшләр белән ныгытылмаса нәтиҗәсе булырмы? Телгә битараф булмаган халыкны да әнә шул сорау борчый. Гомумән, телне ниндидер вакытлыча оештырылган чаралар ярдәмендә генә саклау, үстерү мөмкинме икән? Ләкин тел язмышы, аның киләчәге халыкның үз кулында да дип уйлыйм үзем. Һәр кеше үзеннән башласа, һәр кеше үз өстенә төшкән бурычны намус белән үтәсә, битараф калмаса, күп нәрсәгә ирешергә була.

Радио-телевидение алып баручылары, газета-журналлар танылган шәхесләр белән үткәргән әңгәмәләрендә һәрвакыт диярлек “Туган телне саклауның иң беренче шарты нинди?” дигән сорауны бирәләр. Бик күпләр туган телне саклау гаиләдән башлана, гаиләдә үз телеңдә генә сөйләшергә кирәк диләр. Әлбәттә шулай! Бу бит ике икең дүрт кебек бик гади. Хәзер инглиз теле модада дип, кайсы урыс өйләрендә балалары белән инглизчә сөйләшә ди?! Ничек инде гаиләдә туган телеңнән башка телдә сөйләшеп булсын ди?! Ләкин моның киресен уйлаучылар да бар шул. Аеруча, шәһәр халкы һәм хәзерге заман яшьләренең күбесе. Имеш, бакчада, мәктәптә, урамда балалар русча сөйләшә, аралаша, өйдә дә шуны дәвам итәргә кирәк. Ничек инде без аларга каршы төшик, мәктәптә дә рус телен белмәсәң хана бит, Бердәм дәүләт имтиханын да бирә алмаячак бала, югары уку йортына да керә алмаячак диләр. Өлкән буын исә “әнә, үзебез русча начар белгәч, әллә кая бара алмадык” кебек сәбәпләр таба. Ә бит хәзерге заман баласына рус телен өйрәнү өчен йөзләгән мөмкинлекләр бар. Телевизор, телефон, планшет… Аларның ниндиләре генә юк! Бер яшьлек баланың да кулында телефон, планшет бит хәзер. Уйнасын, еламасын, комачауламасын гына. Бала белән аралашасы урында әнисе телефонына кереп чума, ә әбисе телевизордан сериал карый, яки эшен эшли.

Шаккатарсың, хәтта авыл балалары да үзара русча сөйләшә бит хәзер. “Иртән укырга барганда автобус салонында бөтен бала русча сөйләшә”, – ди бер укытучы. Сөйләшерләр инде, әти-әнисе, әби-бабасы күргән бер кешесенә баласының русча гына сөйләшүенә горурлануын белдереп, үсендереп торгач. Кайсы баланың башкалар арасында ала карга буласы килсен ди. Белгәне-белмәгәне дә “русистлар” сафына кушылырга мәҗбүр була. Бер мавыгуы гынамы бу балаларның? Ләкин мавыгу гадәткә әйләнергә дә мөмкин шул. Рус телен өйрәнер ул, тик туган телен чит иткән, аннан баш тарткан бала башкалар телен хөрмәт итәрме? Туган теленнән йөз чөергән кемсәгә читләрнең карашы ничек булыр? “Я по татарский бэлмэс!” дип тәкәбберләнгән татар балаларын күргәч, аларга карата бары тик кызгану хисләре һәм читләшү генә туа үземдә.  

Татар гаиләсендә бары тик үзара татар телендә генә сөйләшү – бу гаилә законнарының иң әһәмиятлеләреннән берсе булырга тиеш. Әти-әни туган телендә сөйләшә, балалардан да шуны таләп итә икән, балада да үзеннән-үзе туган телендә аралашу ихтыяҗы туа. Мин Ландыш һәм Фәрит Таишевлар гаиләсенә сокланам. Үзләре шәһәр балалары булсалар да, чын татар рухлы, иманлы, татар телен камил белә торган балалар тәрбияләүләре белән күпләргә үрнәк алар. Ә бит алар рус телендә дә бик яхшы сөйләшә диләр. Берсе икенчесенә комачауламый димәк. Сәнгать кешеләре арасында мондый гаиләләрнең шактый булуы да куанычлы хәл.  

Әлбәттә, бала русча сөйләшә дип, әти-әнисе, әби-бабасы аңа кушылса, балага шул җитә кала. Без үзебез авылдагы (алар да шәһәрләргә иярергә тырыша) һәм шәһәрдән кунакка кайткан оныкларыбыз белән бары татар телендә сөйләшәбез, чөнки “русча сөйләшә дә белмибез, аңламыйбыз да”. Нәтиҗәсе дә күзгә күренеп тора.  

Узган гасырның туксанынчы елларында татар теле турындагы вәзгыять зур сикереш ясаган иде. Тел турында законнар кабул ителде, мәктәпләрдә тел өйрәнүгә сәгать саннары арттырылды. Милли мәгарифне үстерү алгы планга куелды. Милли тәрбия, милли үзаңны үстерү төп максатларның берсе булды. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә татар гимназияләре, татар-төрек лицейлары күпләп ачылды. Аларда бик күп татар балалары белем һәм милли тәрбия алды. Район газетасына кушымта булып килә торган “Атна вакыйгалары” берара “Шәһәрчеләр” дигән сәхифә биреп барды (бәлки киләчәктә дә дәвам итәр бу эш). Гаҗәпләнеп укыйм ул сәхифәне. Бүгенге көндә сәхнә тоткан шактый җырчыларыбыз, композиторлар, театр артистлары, радио-телевидение хезмәткәрләре, шагыйрьләр, язучылар заманында татар мәктәп-гимназияләрен, татар-төрек лицейларын тәмамлаган шәһәр балалары икән бит! Кем әйтер аларны шәһәрдә туып-үскән балалар дип! Милли рухлы чын татар балалары булып җитешкәннәр алар. Димәк, нәтиҗә күз алдында.  

1996 елның маенда миңа Казанда “Татарстанның ел укытучысы” конкурсының республика турында үзебезнең Мөслим районы данын якларга туры килде. Класстан тыш чара һәм дәресләр үткәрү өчен безне – конкурсантларны Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясенә алып барганнар иде. 1990 елда нигез салынган гимназиянең бөтен татар дөньясын шаулатып эшли башлаган еллары иде бу. Татар зыялыларының шактые, үрнәк күрсәтеп, балаларын шушында укырга биргәннәр. Гимназиянең ишеген атлап керүгә – татар мохиты! Балалар шулкадәр тәртипле, әдәпле, татарча исәнләшәләр, татарча аралашалар. Тәнәфес вакытларында коридорда ду кубып чабып йөргән балаларны да күрмәдек без. Киресенчә, тәрәзә буенда кулларына китап тоткан балалар алдагы дәресне исләренә төшерәләр, бәхәсләшеп тә алалар (хәзерге кебек телефоннар юк иде әле ул вакытта) иде. Үзләре бик игътибарлылар, ярдәмчелләр. Конкурсантларның кирәкле класс бүлмәсен эзләп аптырап йөргәнен күрсәләр, шунда ук шул бүлмәнең ишек төбенә кадәр китереп куялар. Кием чуарлыгы да юк иде әле ул вакытта. Гимназиянең үз укучылар формасы бар иде кебек истә калган.  

Миңа 5нче сыйныфта класстан тыш чара, ә 11нче сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес күрсәтергә туры килде. Балалар миңа шулкадәр зур таяныч булдылар, шулкадәр ярдәм иттеләр. Әле хәзер дә исемә төшсә, күңелемнән аларга рәхмәтләр укыйм. Аларның активлыкларына, белемнәренә, фикер йөртү сәләтләренә һәм татарча дөрес сөйләмнәренә шаккаткан идек. Монда укытучылары Флера ханым Хисаметдинованың да өлеше зур булгандыр. Бу балалар хәзер кайларда, кем булдылар икән. Ышанам, алар гимназиянең дә, укытучыларының да, әти-әниләренең дә йөзенә кызыллык китерерлек балалар булмаганнардыр.  

Хәзерге көндә дә бу гимназияне милли мәгариф идеяләрен тормышка ашыручы үзәк дип уйлыйм. Ләкин бездә нәрсәгә генә тотынсаң да, барысы да вакытлыча булып чыга шул. Татар телен куллану, өйрәнү мәсьәләсе соңгы елларда тагын аска таба тәгәри башлады. Шәһәрләрдәге, район үзәкләрендәге татар мәктәп-гимназияләре әкренләп рус телендә белем бирүгә күчеп бара. Чөнки ата-аналарның теләге исәпкә алына башлады: законы бар, имеш. Авыл мәктәпләрендә татар телен укытуга бирелгән сәгатьләр саны шактый киметелде. Югары уку йортларында татар теле бүлекләре ябылды. Казан дәүләт университетының (без укыганда шулай атала иде) данлыклы татар теле бүлеге бетерелү башка сыймый. Ә бит ул ил өчен иң авыр вакытларда – Бөек Ватан сугышы барган елларда – 1944 елда ачылган булган. Узган гасырның туксанынчы елларында ачылган Татар дәүләт гуманитар институтының язмышы да күңелне борчый. Күпме татар җанлы яшьләрне милләт өчен хезмәткә әзерләгән иде ул уку йорты.  

Мин үзем, гади бер авыл укытучысы буларак, болайрак уйлыйм (әлбәттә болай уйлаучылар бер мин генә түгелдер): туган телне (башка милләтләрне дә күздә тотам) саклау, үстерү, ныгыту юлында иң беренче эш итеп ил күләмендә БДИны бетерергә, тамырыннан йолкып атарга кирәк! Бу бит безнең балаларны надан калдыру өчен махсус кертелгән Аллен Даллес программасының бер пункты. Милли мәгарифне үстерергә, милли үзаң тәрбияләүне төп бурыч итеп куярга, телнең кулланылу тармагын киңәйтергә, авылларны сакларга иде. Болар булса, тел дә яши, милләт тә яшәр, иншаллаһ.  

Милли үзаңның түбән булуы да телгә, милләткә карата ихтирамсызлык, битарафлык тудыра. Алдагы язмаларымның берсендә дөньяда милли үзаңнары югары булган өч милләт турында әйтеп үткән идем инде. Болар – японнар, яһүдләр һәм әрмәннәр. Нинди генә шартларда да үз телләренә, гореф-гадәтләренә, милләтенә тугры калган халыклар диләр алар турында. Милли үзаң дигәнең кешенең белеменә, җәмгыятьтә биләгән урынына гына карамый. Авылда туып-үсеп, гомере буе шунда яшәгән авыл агаеның, авыл апасының милли үзаңы ике-өч югары уку йорты тәмамлап, югары урын биләгән кемсәләрнекеннән дә өстен булырга мөмкин.  

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.

Татарстан яшьләре

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here