Туган телнең сакчылары

0
98

7 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә беренче региональ татар теле укытучылары конференциясе булып үтте. Аны Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән өлкә татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте һәм аның президенты Фәхретдин Канюкаев, – Самара өлкәсе Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә тоту бүлеге җитәкчесе Идеал Гапләветдинов, “Яктылык” мәктәбе укытучылары коллективы һәм аның директоры Мәгъдания Әбдерәхимова оештырдылар.

 Конференциягә Самара өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы җитәкчесе Дмитрий Овчинников һәм баш белгече Дамир Гатин, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар “Туган тел” оешмасы җитәкчеләре, өлкә һәм шәһәр, Саратов, Димитровград шәһәрләренең татар мәктәпләре җитәкчеләре һәм укытучылары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, бу оешманың мәгълүмат һәм аналитика үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чакырылганнар иде.

Милләтнең булу-булмавының билгесе – тел, – диде конференциянең төп докладчысы, өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы белгече Дамир Юрий улы Гатин. – Бу өлкәдәге перспективалар әлегә бик куандырмый. Моны күрү өчен биредә бер генә мәгълүмат китерү дә җитә: 70нче елларда китапханә әбүнәчеләренең 15 проценты милли телләрдәге китапларны алып укыса, хәзер ул сан юк дәрәҗәдә. Халык милли китаплар, газета-журналлар укуга, балаларына ана телен өйрәтүгә битараф. Тел бетү сәбәпләре арасында югары уку йортларының рус телендә генә укытуын, фән өлкәсендә милли телләрнең кулланылмавын, радио һәм телевидениеның рус телендә эшләп торуын, милләт чыганагы булган авылларның һәм андагы милли мәктәпләрнең бетерелүен атарга була. Кечкенә авыллардагы мәктәпләр ябылды, Елховка районындагы Тупли һәм Мулла, Камышлы районындагы Иске һәм Яңа Усман, Яңа Ярмәк, Похвистнево районындагы Мәчәләй кебек авыл мәктәпләре тик филиал булып калдылар,. Киләчәктә аларны да ябылу перспективасы көтә. Өлкә фән һәм мәгариф министрлыгында милли мәктәпләр белән шөгыльләнүче белгечләр дә, методик әсбаплар, китаплар һәм программалар турында кайгыртучылар да юк.

Тик бу уку елы башыннан кертелә башлаган яңа укыту стандартлары гына өмет уята. Өлкә мәгариф планы буенча 1 сыйныфта атнасына дүрт сәгать ана теле укыту каралган. Филология юнәлешендә балалар шулай ук рус телен һәм ике чит ил телен өйрәнәчәкләр.

ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, дөньяда елына 15 – 20 төрле тел юкка чыга бара. Татар теле тиз арада бетәрме, әллә безнең тырышлык белән яшәп калырмы – бу тик бездән генә килә, моны бүген хәл итмәсәк, иртәгә соң булуы мөмкин, – дип тәмамлады сүзен белгеч.

Яктылык” мәктәбе директоры Дания Әбдерәхимова телебезне саклап калу, балаларда гореф-гадәтләребезгә карата ихтирам уяту өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде. Ун ел элек мәктәптә 176 бала укыса, быел биредә 426 укучы белем ала. Ана теле Татарстан раслаган программа буенча укытыла, класстан тыш чаралар барысы да туган телдә уздырыла. Балаларның белеме Татарстанда һәм башка регионнарда уздырылган конкурсларда һәм олимпиадаларда призлы урыннарны яуларлык. Проблемалар арасында тик физика һәм химия кабинетларын заманча җиһазландыру һәм татар теле дәреслекләре булдыру. Элек Самараның укытучылар квалификациясен күтәрү институты методик әсбаплар һәм дәреслекләр табуда зур ярдәм күрсәткән булса, хәзер ул бу эштән читләште, – дип сөйләде Дания Әбдерәхимова.

СИПКРО эшенә килгәндә, олы яшь тәге укытучылар үзләренең чыгышларында аның элеккеге методистлары Минзакир Нуретдиновны һәм ЯдкарьНуруллинны җылы сүзләр белән искә алып, аларның өлкә татар авылларында, педучилиәеда һәм пединститутта татар телен укытуга керткән өлешләрен искә төшереп үттеләр. Бүгенге көндә квалификация күтәрү институтының милли телләр укыту буенча эше күренми. Дөрес, бу финаслау булмаганнан да килә, диләр.

Саратов шәһәрендә 1992 елдан бирле эшләп килүче татар гимназиясе директоры Зәкия Сәүбән кызы Салазкина да, 2004 елда Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә ачылган татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева да тик позитив мәгълүматлар гына китереп сөйләделәр. Чит өлкәләрдә эшләүче мәктәпләр өлкә татар автономияләре белән тыгыз элемтәдә, бердәм һәм бер юнәлештә эшләүләре турында кат-кат әйттеләр алар. Шулай ук өлкә җитәкчелеге дә аларга зур ярдәм күрсәтә. Саратов гимназиясенә укырга керү конкурс нигезендә бара, чөнки аның абруе шундый зур ки, үзен татар дип санаган һәр кеше баласын бу гимназиядә укытып, татар элитасы сафына бастырырга ашкына. “Безнең гимназиягә татар телен өйрәнү өчен генә түгел, биредә хөкем сөргән милли мохит, татарга гына хас атмосфера һәм тәртип, нигезле белем артыннан килә балалар”, – дип сөйләде Зәкия Сәүбановна. Ул җитәкләгән гимназия өч ел рәттән “Иң яхшы мәктәп” федераль конкурсында катнашып, җиңүче булып чыккан һәм өч миллион сум акчага ия булган. Шушы акчага мәктәпкә компьютерлар, интерактив такталар һәм проекторлар кайтарылган. Гимназия укучылары чит регионнарда уздырылган олимпиадаларда да катнашалар һәм өлкә татар мәктәпләре өчен база буларак, башка регион укучылары өчен дә төрле чаралар уздырып торалар.

Самарадан ерак та булмаган Димитровград мәктәбе дә мактауга лаек – әле алты гына ел эшләп килүенә карамастан, губернатор Морозов һәм өлкә автономиясе ярдәме белән мәктәп каршында Габдулла Тукайга бюст кую бәхетенә ирешкәннәр, һәм хәзер мәктәпкә аның исемен бирү өчен көрәшәләр. Бу мәктәп тарихи-археологик юнәлештә эшли. Балалар татар эзләре буйлап сәяхәт итәләр, археологик казынуларда катнашалар, фәнни эшләр язу белән шөгыльләнәләр. Кыскасы, татар мәктәбе ана телен укытуга гына төртелеп калмыйча, балаларга төпле белем бирә ала, дигән идеяны алга сөрәләр бу ике мәктәп директорлары.

Ә авыл укытучыларын ни борчый соң? Конференциядә катнашкан һәр авыл укытучысының чыгышы набат булып яңгырады. Елховка мәктәбе директоры урынбасары Раушания Зәкиева иске дәреслекләрнең заман таләпләренә туры килеп бетмәве, нәтиҗәдә аккредитация алу кыенлашуы турында әйтеп үтте һәм Татарстан һәм Самара өлкәсе мәгариф министрлыклары арасында ведомствоара совет оештырып, ана теле, проект эшләре буенча рекомендацияләр эшләп чыгарырга кирәк, дигән тәкъдим кертте. “Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә ана телебезне иркенлек белән укытырга хаклы без”, – дип тәмамлады сүзен Рушания Рафаиловна.

Элек Яңа Фәйзулла авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән Вәсилә Хикмәтова райондагы ике татар мәктәбе дә ябылгач, ана телен саклап калу ихтыяҗы барлыкка килүе турында ачынып сөйләде: “Балаларны чуваш мәктәбенә автобуста йөртеп укытабыз. 1 сыйныф балалары дүрт сәгать дәресләрен укып бетергәч, кайтып китә алмыйча 11 сыйныфлар укып бетергәнне көтеп утырырга мәҗбүр. Рус һәм чуваш мохитында тәрбияләнгән бала татар телебезне онытмасын өчен, клубта ана телендә төрле чаралар уздырабыз, концертлар куябыз. Менә күптән түгел Гали авылында уздырылган конкурста катнашып, призлы урынны алып кайттык. Тик бу чаралар гына бай татар әдәбияты, грамматикасы белән таныштыра алмый шул. Телебезне белсәләр дә, татар культурасыннан читтә кала нарасыйларыбыз”.

Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылы мәктәбе директоры Марат Мәүлетовның үҗәтлеге таң калдырырлык. “Менә унике ел инде, яңа уку елына план кора башлау белән, мине районга чакырталар да: “Все, Мавлютов, готовься, школу твою закроем”, дия башлыйлар. Моңа каршы мин: “Вон у вас семь чувашских школ. Объединяйте, закрывайте, только нас не трогайте”, – дип кайтып китәм. Аллага шөкер, әлегә кадәр япмадылар, киләчәктә дә моны булдырмабыз”, – дип ышандырды ул.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Әлфия Баһаутдинова да, Шенталы районы Денис авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлсинә Хәйбуллина да татар теле дәреслекләре мәсьәләсен күтәрделәр. Методик пособиеләрне интернеттан алып булса, 1997 елда бастырып чыгарылган дәреслекләр буенча укыту – эш түгел инде ул, – дип проблеманы ачып салдылар.

Денис авылында татар белән чуваш, татар белән чечен милләте кушылу очраклары күбәеп китү дә борчу уята. Әлбәттә, тиздән бу да авыл мәктәбе өчен зур проблемага әвереләчәк.

Ә менә Самараның педагогия колледжында музыка укытучы Альбина Мәхмүтова үзенең программасына татар композиторларының әсәрләрен кертергә тырыша икән. Шулай итеп, башка милләт студентлары да татар культурасына якыная, аны аңлый башлыйлар.

Чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлаган Ринат Зиннурович Закиров сүз алгач, аның йөзеннән канәгатьләнү хисе балкып торуын күрергә була иде. Ул конференциядә яңгыраган моң-зарларга чик куеп:

– Туган телне саклап калу – җәмгыятебез алдында куелган мәсьәләләрнең иң четереклесе. Мәгариф өлкәсендәге реформаларның иге-чиге юк. Мең ел дәвердә милли мәгариф төрле шартларда яшәгән, әмма ул булган. Татар халкы мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укыган, әмма телен югалтмаган, хәтта, галимнәр раславынча, иң гыйлемле халык булып саналган.

Соңгы 20 елда мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр булды соң, дигән сорауга җавап итеп шуны әйтә алам: үзгәрешләр безнең файдага. Совет чорында Казан хәтле Казанда татар сөйләме ишетмичә зар елаган чаклар бар иде. Сөйләшсәң, берәрсе килеп кисәтү ясамый калмый иде. Бүген “татар дөньясы” дигән төшенчә барлыкка килде. Алда чыгыш ясаган ораторларны тыңлап-тыңлап тордым да, “Мондый халыкны бетерүе бик кыен булыр”, дигән нәтиҗәгә килдем мин.

Самарага беренче татар укытучылары конференциясенә барырга чыгу алдыннан, ничек сезгә ярдәм итә алуыбыз турында уйландык. Әлегә биредәге татар оешмалары төрлесе – төрле юнәлештә хәрәкәт итә. Киләчәктә алар берләшеп эшли башласалар, өлкә татарларына зур файда булыр иде. Фәхретдин Канюкаевның биредә мәгариф эшен күтәрергә алынуы безне бик сокландырды. Бәйрәмнәр, сабантуйлар, фестивальләр уздыру, әлбәттә, бик яхшы эш. Әмма тел булсын дисәң, милли мәгарифне күтәрү кирәк. Ә яңа мәктәпләр ачканда, аның кырында балалар бакчасы булдыру турында да уйларга онытмагыз.

Дәреслекләр мәсьәләләренә килгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы сезгә бу эштә ярдәм итәргә әзер, элемтәгә чыгыгыз.

Әйе, конференциядә Самарада тагын бер татар мәктәбе ачу турында сүз барды. Ильяс Шәкүров җитәкчелегендәге татар эшкуарлары ассоциациясе һәм “Дуслык” җәмгыяте әгъзалары укучылар саны аз булган кайбер мәктәпләрне карап чыкканнар һәм анда татар мәктәбе булдыру мөмкинлекләре белән танышканнар. Димәк, татар зыялылары бу проблема өстендә ныклап эшли башлаганнар. Авылларда татар мәктәпләре ябыла икән, аларны шәһәрләрдә ачарга кирәк, дигән фикер дә яңгырады. Һәм бу бик дөрес, минемчә.

Конференциядә һәр җитәкченең, һәр укытучының әйтер сүзләре, моң-зарлары, күп еллар буена җыелган эрен кебек, тишелеп акты һәм башкалар тарафыннан аңлау табып, ниндидер җиңеллек китерде. “Шушындый зур җыелышта гына без министрлыкларга үз фикеребезне ишеттерә алабыз, башкалар белән киңәшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз”, – дип әйтте конференциянең әһәмияте турында Раушания Зәкиева.

Зур проблемалардан бушанган укытучыларны Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге мәдәният сараенда “Яктылык” укучылары һәм Казан артистлары әзерләгән концерт, котлаулар, бүләкләр көтә иде. Ә беренче зур бүләкне Фәхретдин Бәдретдинович “Яктылык” мәктәбен булдырган Хәридә ханым Дашкинага тапшырды. Шәһәребездә татар мәктәпләрен булдыру өчен шундый дашкиналар күп кирәк булыр әле безгә, ә Хәридә Габделҗановна, бу өлкәдә беренче карлыгач буларак, зурлауга һичшиксез лаек шәхес.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.