Домой Культура Туган якка мәдхия булып яңгырый

Туган якка мәдхия булып яңгырый

0
Туган якка мәдхия булып яңгырый

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы урта мәктәбендә якташ шагыйребез Зыя Ярмәки истәлегенә багышланган кичә уздырылды.

6нчы сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, Иске Ярмәк авылының тарихи урыннарына багышлап язган шигырьләрен укыдылар, ахырда атаклы “Ак каен” җырын күмәкләшеп җырладылар.

Татар иҗаты күгендә якты йолдызлар булып янган Дәрдмәнд, Тукай, Шәехзада Бабич, Сәгыйть Рәмиев, Нәҗип Думави исемнәре арасында талантлы шагыйрь һәм агартучы булып танылган Зыя Ярмәкинең (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров) иҗаты да күренекле урын алып тора.

Юкка гына замандашлары аны Тукайнең энесе дип йөртмәгәннәр, билгеле. Соңрак, советлар чорында, танылган язучы Сәйфи Кудаш аның иҗатын “матурлыкның тиңсез җырчысы” дип атаган.

Әйе, Зыя Ярмәкине, чыннан да, татар шигъриятенең Көмеш чоры лириклары белән бер рәткә бастырырга була. Еллар узган саен татар әдәбиятында калдырган тирән эзләре ачыграк күренә.

Булачак шагыйрь Богырыслан өязенә караган Иске Ярмәк авылында 1887 елның 8(21) январенда Шәйхетдин мулла Насыйров гаиләсендә алтынчы бала булып туган. Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә алган, ә 1900 елда бик тә абруйлы булып саналган “Галия” мәдрәсәсенә белем алырга китә. Ләкин, ел ярым вакыт та үтми, Зыя туган якларына кайта һәм Камышлы авылында укыта башлый.

Нәкъ шул елларда ул шигырь язу белән дә мавыгып китә. Аның иҗаты яшь йөрәк өчен әле генә ачыла башлаган дөньяга соклану, туган җиренә мәхәббәт, киләчәккә өметләр, хатын-кыз гүзәллегенә соклану, сөю хисләре белән сугарылган. Шагыйрьнең иҗади тормышы уңышларга бай булса да, йөрәк әрнеткеч фаҗигаларга да юлыга, ләкин үзе сайлап алган юлдан тайпылмый, Ходайдан бирелгән сәләтенә тугры кала.

Кызганычка, шагыйрьләрнең гомере озын булмый. Ләкин алар иҗат иткән шигырьләр, җырлар, образлар, рәхмәтле укучыларның соклануы кала. Зыя Ярмәкинең атаклы “Ак каен” җыры да Иске Ярмәк авылы халкы телендә генә түгел, бөтен татар халкы күңелендә һәркемнең туган ягына мәдхия булып яңгырый.

Фәния ГАТИНА,

Иске Ярмәк мәктәбенең татар теле укытучысы.