
Шушы көннәрдә 90нчы елларда татар милли хәрәкәтендә бик тырышып катнашкан Әкълимә Кантемировага 80 яшь тулырга тиеш иде.
…Шифалы үзгәртеп кору җилләренең җимеше булып барлыкка килгән “Туган тел” мәдәни мәркәзе тирәсенә татар телен, милли гореф-гадәтләрне сөюче күп якташларыбыз җыелды. Шуларның иң тыйнагы Әкълимә Хәсән кызы Кантемирова иде.
Ул Горький өлкәсенең Андреевка дип аталган татар авылында 1941 елның 31 мартында дөньяга килгән. Әнисе Мөгаллимә апа баланы Куйбышевка алып килеп, үзе генә үстерә, укыта. Әкълимә техникумда белем алып, төрле предприятиеләрдә инженер вазифаларын башкарса да, башка һөнәрләрне дә үзләштерә. Мәсәлән, татар оешмасында ул бик оста машинистка булуы белән аерылып тора иде. Язу машинкасына карамыйча да текстны бастыручы җитез машинистка күргәнегез бармы? Әкълимә апа нәкъ шундыйлардан иде.
Безнең оешмага килеп керү белән ул эшебезнең яңа юнәлешенә алынды – “Заря” мәдәният сараенда ялгыз хатын-кызлар һәм ир-атлар клубы оештырып җибәрде һәм берничә ел буе җитәкләп барды. Аны күңеле шунда тарткан, күрәсең. Ана булу бәхетен татый алмады ул, гомер буе әнисе белән яшәде. Шушы хәлдә булган кешеләрне дә бик яхшы аңлаган ул. Бәйрәмнәр оештырганда да хәленнән килгән кадәр булыша иде.
Аның бәхетсезлеген әле тагын яман чир дә арттырды. Ләкин Әкълимә апа тормыш сынауларына бирешмәскә тырышты, авыру белән батырларча көрәште… Игелекле милләттәшләребез Зөлфәт Сәлахов, Җәмил Вәлиуллин, Хәбил Бикташев акчасына кыйммәтле чит ил дарулары сатып алып, бичараның гомерен берничә елга озынайта алдык. Ә 2000 елның 19 октябрендә ул бакыйлыкка күчте.
Әкълимә апа “Рубежное” зиратының мөселман секторында әнисенең баш очында җирләнде. Аллаһының рәхмәтендә булсын!
Шамил Галимов.
Әнәс Мингалиев фотосурәте.
Рәсемдә: Шамил Галимов (сулдан уңга), Сәет Вәлиәхмәтов, Әкълимә Кантемирова, Рәфыйк Шәфигуллин, Шәүкәт Хәйбуллов, Рәфыйк Әбдиев.
27 март, 1999 ел. Спорт Сараенда Нәүрүз бәйрәмендә.