Домой Жизнь татар Тынгы белмәс йөрәкләр

Тынгы белмәс йөрәкләр

0
Тынгы белмәс йөрәкләр

10 ноябрьдә Россия халкы полиция көнен билгеләп үтте

Кеше алдап акча “эшләүче”ләрнең саны һич тә кимеми. Үзләрен әле социаль хезмәткәр, әле газ тикшерүче дип атап, кеше өенә керәләр дә әби-бабайларның үлемтеккә дип җыйган акчаларын җыеп чыгып китәләр. “Бу очракларның шактые зыян күрүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Чит кешеләргә беркайчан да ишек ачарга һәм сүзләренә ышанырга ярамый”, – дип кисәтә өлкән оперуполномоченный, полиция майоры Салават ФӘТКУЛЛИН. Менә 10 ел инде ул Самараның Октябрь районы полициясе бүлегендә каракларга каршы җинаять эшләре ачу белән шөгыльләнә. Ә аңа кадәр милләттәшебез Тимер юл районы бүлегендә хезмәт иткән.

Салават Нурхәтим улы Пох­вистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үс­кән. Мәктәптән соң Самара ме­ханик-технологик техникумын тәмамлый. Анда укыганда бер иптәше егеткә милициягә эшкә керергә тәкъдим итә һәм Салават үзен бу эштә сынап карарга була. Шулай итеп, 2008 елда ул халыкка һәм Законга тугры хезмәт итәргә ант итә. “Балачакта, үскәч нинди һөнәр сайларга телисең, дип сорасалар: “Колхоз рәисе булам”, – дип җавап бирә идем. Авылда бу һөнәр иясенең абруе зур иде бит. Ул җитәкче дә, экономист та, тәртип саклаучы да. Колхоз рәисе булып булмады инде, әмма үз вазифаларымны намуслы башкарып, тәртип булсын өчен бөтен көчемне бирергә әзер”, – дип уенын-чынын кушып сөйли Салават.

Тормышының шундый кис­кен үзгәрешенә ир-егет бер дә үкенми. Аның тырыш­лыгы белән ачыкланган җи­наятьләр, ул яр­дәм иткән ке­шеләрнең рәхмәт сүзләре мил­ләттәшебезнең үз урынында булуын дәлилли.

Хәер, Салават, чын ир-егет буларак, хезмәте турында да, үзе урында да күп сөйләргә яратмый. Һәр җинаять эше артында зур оператив хезмәт, йокысыз төннәр торуын болай да аңлыйбыз. Ул шушы чорда югары юридик белем алырга, шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Зирәк акыл белән аналитик фикер йөртергә, ке­шенең эчке халәтенә карап, нәтиҗә ясый белергә өй­рән­гән. Хезмәттәшләре Салават Фәткуллинны акыллы, физик яктан көчле, үз-үзенә ышанучан, какшамас рухлы кеше, дип бәялиләр. Шушы тәвәккәллелеге аны үз теләге белән Дагыстанга командировкага барырга да этәргәндер.

– Курку хисе юк иде. Бары тик гаиләмә бу турыда ничек әйтергә икән, дип борчылдым. Әлбәттә, алар бу карарымнан баш тартырга үгетләделәр, тик мин үз теләгемнән кире кайтмадым.

Дагыстанда беренче айны, яңа шартларга ияләшкәнче, аеруча авыр булды. Аннан күнектек инде. Дүрт катлы казармада төрле өлкәләрдән килгән хезмәттәшләребез белән тату яшәдек. Тәүлек аша уникешәр сәгать постта кизү тордык, күзәтүләр алып бардык. Контртеррорис­тик операцияләрдә дә катнашырга туры килде, – дип сөйли милләттәшебез. Авыр шартларда башкарган намуслы хезмәте өчен Салават Нурхәтим улы “Жуков”, “Хәрби батырлык өчен”, “А.П. Ермолов”, “Мактаулы хезмәт өчен”  һәм башка күптөрле медальләр бе­лән бүләкләнгән. Унөч еллык хезмәте дәверендә алган башка бүләкләре дә санап бетергесез.

Һәр полиция хезмәткәре кебек үк, аңа да өйдә, гаиләсе янында булу бәхете сирәк татый. Бәлки шуңадыр да Салават улларының (Тимур – икенче сыйныф укучысы, ә Дамирга әле 1 яшь кенә) мондый һөнәр алуларын теләмидер. Шәһәр идарәсенең өлкән следователе булып эшләүче тормыш иптәше Лиза да иренең хәленә керә белә, бәйрәмнәрдә аның иң кызу эш вакыты икәнен аңлый.

Шуңа да туры килгән сирәк ялларын Фәткуллиннар бергә уздырырга тырышалар. Йә дачаларына баралар, йә авылга кайтып, әниләре Рушаниянең, әби-бабаларының хәлен белеп, ярдәм итеп киләләр. “Алар безне зарыгып көтәләр. Мәктәптә каникуллар башлангач, үзегез озакка кала алмыйсыз, оныкларны булса да кайтарып китегез, бигрәк сагындык бит, дип шалтырата башлыйлар. Газизләребез, апам Гөлгенә белән мине тәр­бияләп, зур тормыш юлына чыгардылар. Бүген дә аларның изге догалары белән яшибез. Хезмәтемдә дә аларның до­галары ярдәм итә, мең бәладән коткара”, – дип, якын кешеләренә рәхмәт укый мил­ләттәшебез. Туганнары турында сөйләгәндә аның тавышы да йомшара төшкәндәй була.

Хәер, полиция майоры Салават Фәткуллин үзен кулда тота белә торган кеше. Хәтта җинаятьчеләр белән дә тавыш күтәрмичә сөйләшергә тырыша. Институтта укыганда ук оператив хезмәт бас­кычларының нигезе – карар кабул итә белү, кешелекле һәм җаваплы булу икәнлеген ул яхшы үзләштергән. Үзе шун­дый булганга, полиция хез­мәтенең абруе төшә баруына хафалана. “Кайбер намуссыз хезмәткәрләр аркасында бөтен система турында начар фикер йөртү дөрес түгел. Чын күңеле белән һөнәренә гашыйк булган кеше гомерлеккә аңа тугры кала, беркайчан да кануннарны бозмый. Бу хезмәт көчле ихтыярлы, кыенлыкларга әзер булган кешеләрне ярата”, – дип сөйли Салават. 

…Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Барыбыз да ял көннәрен зарыгып көтәбез. Ә менә Салават Фәткуллин һәм аның хез­мәттәшләре өчен бу иң кы­зу эш вакыты, дисәң дә була. Чөнки Яңа ел каникуллары фатир каракларының да иң яраткан вакыты икән. Җинаятьчеләр бик күзәтүчән бит алар: почта тартмасында газета һәм реклама кәгазьләре җыелып ятуын, балкондагы керләрнең никадәр вакыт эленеп торуын күзәтеп кенә торалар. “Бәйрәмнәрдә кая һәм күпмегә китүегез турында очраклы танышлары­гызга да сөйләмәгез, социаль челтәрләрдә дә серне чишмәгез. Фатир басучы­ларны тоту мөмкинлеге шик­ле, ә менә ваемсызлыгы­гыз аркасында килеп туган мәшә­катьләр һәм начар кәеф буласы көн кебек ачык. Кайда эшләвегез, күпме акча алуыгыз турында мактанып йөр­мәсәгез, күршеләрегез, бигрәк тә пенсия яшендәге кешеләр белән дус яшәсәгез, фатирыгызга караклар керү куркынычы кими төшәр”, – дип кисәтә майор Фәткуллин.

Хөрмәтле полиция хезмәт­кәрләре! Үз-үзегезне аямыйча, безнең иминлек сагында торуыгыз, тыныч тормышыбыз өчен чын күңелдән рәх­мәт белдерәбез. Сезнең гаи­ләләрегезгә тынычлык, нык­лы сәламәтлек телибез. Тынгы­сыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Алия Арсланова.

Бердэмлек