Домой Жизнь татар Тырышлыгы белән килгән уңыш

Тырышлыгы белән килгән уңыш

0
Тырышлыгы белән килгән уңыш

1963 елда Мулла авылында яшәүче зур гаиләдә туган Наил Исламетдин улы Кәримов 9нчы сыйныфны тәмамлагач, озын-озак уйлап тормыйча, Куйбышевка китә һәм, 27 санлы ГПТУга кереп, электромонтер һөнәре алып чыга. Укыган вакытта егет спорт белән мавыгып китә, ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый башлый. Бу аны канатландырып җибәрә. Егет спорт белән ныклап шөгыльләнергә карар кыла һәм спорт мастерына кандидат исеменә лаек була.

ГПТУны тәмамлагач, Наил укуын Агинск шәһәрендәге хәрби очучылар училищесында дәвам итә. Дүрт елдан соң ул лейтенант дәрәҗәсендә хәрби очучы дипломы ала.

Армия сафларында Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә очучылар полкында хезмәт итә. Дүрт елдан соң, исәнлеге какшау сәбәпле, хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр була. Озак та үтми, Наилнең башына тагын зур кайгы төшә – хатыны үлеп китә. Әмма ул авырлыкларга бирешми, тормыштан ямь табып, җәмгыятькә файдалы булып яшәргә тырыша. Яше шактый булуына карамастан, ул Самара медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. Тора-бара яңа гаилә дә барлыкка килә. Бер-бер артлы ике бала – малае Хәсән һәм кызы Алсу туалар. Димәк, гаиләгә яшәү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу хәлләр дә акрынлап җайлана – хәрби хезмәттән кыскартылуына карамастан, Наилгә чиратсыз фатир бирәләр. Матди яктан әти-әнисе дә ярдәм итә. Авырлыклар алдында баш ими ир, институтны да ташламый, уңышлы гына тәмамлап чыга һәм яңа һөнәре буенча эшли башлый. Ул арада балалар да үсеп җитә һәм әтиләре юлын сайлыйлар.

Хәзерге вакытта аларның зур офиста урнашкан стоматология клиникасы бар. Алар өчәү бергә шушы якты, матур офис­та уңышлы гына эшләп киләләр. Кабинетлар яңа медицина кораллары һәм техникасы белән җиһазландырылган. Авыруларны дәвалауда алар иң алдынгы тәҗрибәләрне кулланып эшлиләр. Профессиональ осталыкларын арттыру өчен төрле семинарларга йөриләр, өстәмә курслар үтәләр.

Бу уңышлар барысы да Наилнең тырышлыгы нәти­җәседер, дип уйлыйм.

Юныс Зөлкәрнәев.

Самара шәһәре.

Бердэмлек