Утлар, сулар кичеп…

0
102

Сугыш… Бу сүзләрдә мәң­ге юылмас күңел яралары, ватылган, җимерелгән ке­ше язмышлары, өзелгән гомерләр, чәчкә аталмаган яралы мә­хәббәтләр, ятимлек, ачлык һәм ялангачлык гәү­дәләнә. Бөек Җиңү көнендә без сугышта катнашкан каһар­маннарыбызны искә алабыз, аларның изге рухлары, якты истәлекләре алдында баш иеп, хөрмәтебезне күрсәтәбез.

Мин сезгә Камышлы рай­оны, Яңа Ярмәк авылының сугыш ветераны, бүген инде бакыйлыкта булган Мир­габиҗан Фәйзулла улы ГЫЙЗ­ЗӘТУЛЛИН турында язам.

1935 елның көзендә 20 яшьлек Миргабиҗанны армиягә алалар. Авылдашым намуслы хезмәт итә, әти-әнисенә ар­миядән мактау хатлары килеп тора. 1938 елның көзендә (ул вакытта армиядә 3 ел хезмәт иткәннәр), өйгә кайтам дигәндә генә, Фин сугышы башлана. Миргабиҗанның хәрби часте фин чигенә якын булганлыктан, аларны беренчеләрдән бу сугышка кертәләр. Ә 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январена кадәр ул Бөек Ватан сугышында катнашкан.

– Әткәй сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Авыр хатирәләр күңел яраларын яңарткандыр инде, – дип сөйли ветеранның кызы Факия апа.

Миргабиҗан абый иң авыр сугышларның берсендә – Ленинград чолганышын өзүдә катнашкан. Ул, чылбырлы трак­торга тагып, танклар, сугыш снарядлары йөрткән. Ладога күле аркылы чыкканда йөк тулы машиналарның, ачлыктан хәлсезләнгән кешеләрнең су астына киткәннәрен үз күзләре белән күргән. “Аларга ярдәм итә алмавыбыз – иң авыры иде”, – дип сөйли булган авыл­дашыбыз.

Җиңү көнен Миргабиҗан абый Польшада, ка­валериядә хезмәт иткәндә, кар­шы ала. 1945 елда ул Ленинградка кайтып төпләнә һәм 1948 елга кадәр милициядә хезмәт итә. Ә аннан соң туган авылына кайта, авылдашы Фәүзия апа (сугыш елларында тракторчы да, комбайнчы да булып эшләгән) белән тормыш корып җибәрәләр. Гыйз­зә­туллиннар яңа өй җиткереп керәләр, биш бала үстерәләр. 

Факия, Накия, Хаҗия, Га­лимҗан һәм Ядкарь үз урын­нарын тапканнар, матур тор­мыш белән яшиләр. Әти-әниләре исән булганда, кайтып, хәлләрен белеп, ярдәм итеп китәләр иде. Әйе, Миргабиҗан бабай да, Фәүзия әби дә гүр ияләре инде. Авыл халкы бүген дә алар­ны: “Кышын бабай итекләр баса, ә Фәүзия әби йомшак бияләй-оекбашлар бәйли иде. Язларын өй аллары аллы-гөлле лалә чәчәкләренә күмелгәне хәтердә”, – дип җылы сүзләр белән искә алалар.

Бөек Җиңү көнендә без, бу олы бәйрәмгә өлеш керткән башка авылдашларыбыз белән беррәттән, Миргабиҗан бабай белән Фәүзия апаны да бер минутлык тынлык белән искә алырбыз…

Аделина Хәмидуллина, 10 нчы сыйныф укучысы.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here