Домой Жизнь татар Васил Шәйхразиев: ТАССР юбилеен үткәрү яшьләргә республика кадерен аңлату өчен кирәк

Васил Шәйхразиев: ТАССР юбилеен үткәрү яшьләргә республика кадерен аңлату өчен кирәк

0
Васил Шәйхразиев: ТАССР юбилеен үткәрү яшьләргә республика кадерен аңлату өчен кирәк

1920 елның 27 маенда Мәскәүдә ТАССР оешу турында декретка кул куела. Быел республиканың 100 еллыгы. Коронавирус пандемиясе вазгыятендә бәйрәм чаралары ничек үтәчәк? Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.

ТАССРның элекке юбилейларын билгеләп үткәндәге тарихи документларга күз салсак, һәр чорда бәйрәм чараларының төрле идеология белән сугарылганын күрәбез. Ә ТАССРның 100 еллыгына әзерләнгәндә нинди идеологик максат куела?

Иң башта шуны әйтәсем килә: Татарстанның 100 еллыгын үткәрәбез дип сөйләгәндә, тарихыбызга инде 1000 елдан артык булуын онытмаска кирәк, чөнки төп нигезләр шул вакытта салынган. Казанның 1000 еллык шәһәр булуын, ә 2022 елда изге Болгар җирендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын үткәрәчәгебезне искәртү бик мөһим, чөнки болар барысы да тарихыбызның гаять бай булуына бер дәлил.

Ә 1917 елдан, Совет власте урнашкан чордан, безнең федерализм тарихы башлана дияргә була. 1920 елның 27 маенда, Мәскәүдән алынган декрет нигезендә, ТАССР оештырыла, Рәсәй күләмендә яңа автономия булдырыла.

Хактан да, 100 ел эчендә архивларда тупланган документларга карасаң, ТАССРның 25, 50 еллыкларын ничек үткәргәннәрен белеп була. 80, 90 еллыкларын үзебез дә хәтерлибез. Чыннан да, төрле юбилейларга төрле идеологик максатлар куелган.

Ә 100 елны бәйрәм итүне йомгаклау, нәтиҗә чыгару дип кабул итәргә кирәктер. Илебез бик зур тарихи юл үтә: индустриализация, Боек Ватан сугышы михнәтләре, нефть табу һәм сәнәгатьнең күтәрелгән чагы. Шуңа 100 еллыкны бәйрәм иткәндә нинди максат куела дигән сорауга җавап биргәндә, максат — шушы тарихның әһәмиятен бездән соң үсеп килүче буыннарга күрсәтү, дияр идем.Без бүген рәхәтләнеп Татарстанда яшибез, башкалабыз Казан. Күп кенә яшьләр без гомер буе шулай яшәгәнбез дип уйлый. Юк, безгә менә шушы тормышка килеп җитү өчен көн-төн тырышып эшләргә, илебез, җөмһүриятебез, милләтебез дип җан атарга туры килгән.

Без шушы тормышны булдыруга өлеш керткән ветераннарны, хезмәт кешеләрен данларга, аларга рәхмәтле булырга тиеш. ТАССРның 100 еллыгын үткәргәндә шушы төп максат булырга тиеш.

«ТАССР юбилеена 2016 елдан бирле әзерләндек»

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү ничек оештырылачак?

Юбилей чараларын үткәрү планы 2016 нчы елда төзелә башлады, без шуның нигезендә эшлибез. Ә инде быелгы төп юбилей чараларына килгәндә, ул аерым бер көнне генә үтә торган бәйрәм түгел, аны ел буе билгеләп үтәбез. Без өч төп датага нигезләнәбез: 27 май (1920 нче елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн).

Төп чаралар нинди булачак?

Чаралар дигәндә мин башта 2019 елга әйләнеп кайтыр идем. ТАССР юбилеен бәйрәм итүнең оештыру комитеты Россия күләмендә оештырылды, аның җитәкчесе вице-премьер Мутко Виталий Леонтьевич иде. Ул Казанда зур состав белән оештыру комитеты утырышын үткәрде. Бәйрәм чаралары федераль күләмдә расланды. Шул вакытта безнең оештыру комитетына, Республикага, җитәкчеләргә зур бәя бирелде. Без, үз чиратыбызда, муниципаль чаралар планын төзүдә дә катнаштык. Планнар брошюра булып чыкты, ул көнләп язылган — муниципаль берләшмәләрдә, министрлыкларда, ведомостволарда нәрсәләр буласы теркәлгән. Без шушы план нигезендә эшлибез.

Төп чаралар 2019 елда, Казан ЭКСПО үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге зур концертлар залын тантаналы ачу белән башланып китте. 2500 кешелек залга бөтен дөньядан вәкилләр килде, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов 100 еллыкка старт бирде. 100 еллыкка медаль чыгарылды, ул дәүләт бүләге дәрәҗәсендә иң лаеклы кешеләргә бирелә.

Ә 2020 елның 1 гыйнварыннан 100 еллык юбилей сәгатьләре суга башлады. Татарстан күләмендә һәр муниципаль берләшмәдә туган беренче баланы 100 еллыкка зур бүләк дип игълан иттек. Беренче балабыз 1 гыйнвар башланып берничә минут үтүгә Казан шәһәрендә туды. Һәр муниципаль берәмлектә, Казанда, Чаллыда берничә көн эчендә йөздән артык бала туды — болар юбилей елы сабыйлары. Аларны бала тудыру йортыннан чыкканда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр килеп котлады.

Ә 2 гыйнвардан гаиләләр теркәлә башлады, аларны да министрлар, муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләр котлады.

Быел туган балаларны, гаиләләрне без чын күңелдән тәбрик итәбез.

Республика күләмендә, районнарда быел сафка баскан балалар бакчалары, клублар, мәктәпләр — барысы да юбилей объектлары. Аларны тантаналы төстә ачу да ТАССРның 100 еллыгы чаралары булып бара. Республика күләмендә гыйнварда 1300 чара үтте, февральдә дә шулай булды.

Бу чараларның максаты — кешене, хезмәтне зурлау. Чөнки Республика үзендә яшәүче халыкларның бердәм көче белән төзелде һәм чәчәк ата.

Ләкин 8 марттан соң инде безнең тормыш нык үзгәрде.

Коронавирус пандемиясе планнарга нинди үзгәрешләр кертте?

Эшләр тукталмады. Чаралар онлайн режимга күчте. Интернетта флешмоблар, диктант, тарихи чаралар, котлау чаралары дәвам итә.

Инде төп датабызның беренчесенә — 27 майга килеп җиттек. Ул безнең туган көнебез дип әйтергә була. План буенча ул дәүләт тарафыннан зур форум дәрәҗәсендә үтәргә тиеш иде, әмма вазгыятьтән чыгып үзгәрешләр кертергә туры килде, шуңа ул Дәүләт Советы сессиясе буларак үтә. Ул 27 майда сәгать 9да башлана. Зур чыгышлар, Дәүләт бүләкләре тапшыру булачак.

Икенчедән, 27 май көнне, сессия башлангачы, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп кую көтелә. Әлеге почта маркасын булдыру гозере былтыр федераль хөкүмәткә җиткерелгән иде. Ниһаять, ул көн килеп җитте, Татарстанның 100 еллыгына чыгарылган бу марка дөнья күләмендә йөри башлаячак.

Шулай ук былтыр Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинадан ТАССРның 100 еллыгына юбилей тәңкәсе чыгаруны сөйләшкән идек, ул да чыгарылды, аны күрсәтү шулай ук 27 майга планлаштырылган.

25 июньдә зур чаралар дәвам итәчәк. Бу көнне Казанда ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы үтәр дип планлаштырыла. Хәзер Россия күләмендә әлеге комитетны якташыбыз, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин җитәкли, аның вәкаләтен Россия Президенты Владимир Путин раслады.

Шул ук көнне, Республика хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Хөкүмәт йортында ачык утырыш булыр дип планлаштырыла. Бу тантаналы чарага ветераннарны чакырып котлау да каралган.

Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләребезнең каберләрен зыярат итүне дә ниятлибез.

Шушы ук вакытка берничә бина ачылу, элмә такталарын ачу да каралган.

25 июнь көнне Татарстан флагы эстафетасы Татарстан буенча башланачак. Моңа кадәр, 29 гыйнвардан башлап, юбилей байрагы Россия регионнарында эстафетада булды, хәзер һәрбер өлкәдә Татарстан гербы белән элмә такта да бар. Шунысын әйтергә кирәк, Россия күләмендә элмә такталары рус телендә булса, Татарстан буенча алар татар телендә әзерләнде.

Инде килеп, 30 августка ниятләнгән чаралар турында да әйтим. Бу көнне һәр муниципаль берәмлектә тантаналы төстә төрле объектлар ачылачак.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак дип көтелә.

«Чит тәбәкләрдә дә Татарстан белән горурланалар»

Татарстан флагы чит төбәкләр буенча эстафетада булып кайтты. Чит төбәкләрдә безнең милләттәш һәм милләттәш булмаган кешеләр ТАССРның 100 еллыгын ничек кабул итәләр?

Бик хуплап кабул итәләр. Без чит төбәкләрдә татар иҗтимагый үзәкләре җитәкчеләренә Татарстан белән бәйле булган кешеләрне тантаналы чараларга чакыру бурычын куйган идек. Милләтенә карамый, әгәр ул чыгышы белән Татарстаннан икән яки Татарстанга мәхәббәтле икән, барысы да килсен дидек. Күп кенә төбәкләрдә 300-500 кешелек заллар җыелды. Без юбилей флагын сәхнәгә алып чыктык. Шушы төбәкләр җитәкчеләрен дә чакырдык.Беләсезме, залга карагач, кешеләрнең йөзендәге горурлык күзгә бәрелә иде. Кайберләре моңсуланып елый башлыйлар. Җырлар җырлыйлар. «Күңелдә булган хисләрне уяттыгыз, зур рәхмәт сезгә», — дип килеп әйтүчеләр булды. Бу чаралар халыкны нык рухландырды.

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында төбәк җитәкчеләренең, җирле татар оешмалары вәкилләренең котлаулары урын алган. ТАССР юбилее белән котлаулар бик күп килә. Бөтен ил Татарстанны 100 еллыгы белән тәбрикли башлады. Үзенең Татарстанга бәйлелеген күрсәтә башлады. Горурлыгын күрсәтә һәм өметен әйтә.

ТАССР ның 100 еллыгын бәйрәм итү киләсе буыннарга нинди мирас калдырачак?

Президентыбыз Рустам Нургалеевич, чаралар үткәргәндәме, обьект төзегәндәме һәрвакыт әйтә: бүгенге көн ул әйбәт, ләкин без аның белән нәрсә эшлибез, ди. 2013 елдан башлап республикада зур чаралар үтә. Әйтик, Универсиадага күпме обьект төзелде. Универсиада авылын гына күрегез, бүгенге көндә анда 12 меңләп студент яши. Спорт обьектлары төзелгән, юллар… ТАССР юбилеена да объектлар сафка баса. Рәхәтләнеп файдаланабыз.

Тагын шунысын әйтергә кирәк — ТАССР юбилеена багышланган барлык чаралар турында документлар Дәүләт архивына тапшырылып бара, чөнки бу — тарих. Татарстанның 125 еллыгын үткәргәндә җитәкчеләр шул документларга нигезләнерләр дип ышанабыз.

Алсу Исмәгыйлева

intertat.tatar