Домой Общество Ветераннарга рәхмәт сүзе

Ветераннарга рәхмәт сүзе

0
Ветераннарга рәхмәт сүзе

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга житмеш җиде ел үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Ләкин мин бу турыда күп уйланам. Сугыш дигән сүзне ишетү белән күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып ташланган болыннар, ятим балалар килеп баса.

Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәтләр китергән. Япь-яшь егетләр-кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киткәннәр. Тылда калган халык солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр, колхозда көнне төнгә ялгап эшләгәннәр.

Сугыш халыкка бик күп кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Кемнеңдер сөекле ирләре, үчтекиләп үстергән уллары, хөрмәтле әтиләре Ватан өчен яуга киткәннәр, күпләре кайтмый, сугыш кырларында ятып калалар. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була. Шулай ук фашист концлагерьларына эләгүчеләрнең дә язмышы күп вакытта аянычлы була. Аларның саны хисапсыз.

Бөек Ватан сугышында бик күп якташларыбыз да корбан булган. Нинди зур югалтулар! Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык бәйрәм булып кала. Хәзерге вакытта да 9 Май Бөек Җинүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны кочып, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен аркаларыннан сыйпап сөясе, дөньядагы ин матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәтләребезне әйтәсе килә.

Анна Дмитриева,

Иске Ярмәк мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.