Домой Жизнь татар Татары в регионе Надеждино авылында өмә узды

Надеждино авылында өмә узды

0
Надеждино авылында өмә узды

30 апрельдә Кошки районының Надеждино авылы зиратында өмә уздырылды. Авылның төрле урамнарында белдерүләр элеп чыккан идек. Иртәнге сәгать сигездә зиратка утызлап кеше килде, аның тирәсендә егермеләп машина җыелган иде. Өмәчеләр бөтен кирәк-ярак инструментларны үзләре белән алып килгәннәр. Авылдашларыбыз бик теләп һәм җитезлек белән эшкә керештеләр.

Аллаһыга шөкер, ел саен шулай авылда һәм читтә яшәүче авылдашларыбыз, язгы һәм көзге өмәләргә җыелышып, зиратны һәм тирә-ягын чистартабыз. Хуҗалары булмаган каберләрне дә тәртипкә китерәбез. Шушы изге эштә катнашкан кешеләргә: Ислам Шаһиәхмәтовка, Исхак, Илһам һәм Илмир Хөсәеновларга, Шамил Хөснетдиновка, Гайсә Хәсәновка, Әхмәт Вахитовка, Рамил Мөхәмәтовка, Котдус Кыяметдиновка, Гомәр Моталлаповка һәм барчасына да Аллаһының олы рәхмәте яусын!

Быел җәен мәчетебезгә 25 ел тула. Барча авыл халкын шушы зур вакыйга белән тәбрик итәм.

Мәсхүт хәзрәт Кыямов.

Надеждино авылы, Кошки районы.