Вьетнам, локдаун һәм җырчы Данил

0
24

Коронавирусны күпме генә сүксәк тә, пандемия чоры бик күпләр өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Үҗәт, үткен, талантлы кешеләр көтмәгәндә барлыкка килгән буш вакытын файдага әйләндерә алды. Еллар буена кичектерелгән эшләр эшләнде. Һөнәри юнәлештә яңа баскычка күтәрелгән, яңа шөгыльләргә кереп киткән, үзләрендә яңа сәләт тапканнар меңләгән. Локдаун вакытында Вьетнамда «бикләнеп калган» җырчы егет Данил Шәймуллин да кинәт кенә яңа яктан ачыла. Чит илгә инглиз теле укытучысы булып акча эшләргә киткән җирдән ул иҗатта да үсеп китә.  

«Салют, Вера»дан башланган мавыгу

Өйдән чыгып йөрү мөмкинлеге булмаганнан, Данил, бик күпләр кебек үк, социаль челтәрләрдә активлаша. Көн дә инстаграмга ни дә булса урнаштыра башлый. Шул чакта аңа бер дус кызы русча җырны татарчага тәрҗемә итүен сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, Валерий Меладзеның «Салют, Вера»сына татарча кавер барлыкка килә. Бу 2020 елның апреле була.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар бу тәҗрибәне хуплап кабул итә. Егеткә башка җырларны да «татарлаштыру»ны сорап яза башлыйлар. Тора-бара Данил Шәймуллин татар җырларын русчага, инглиз җырларын татарчага да тәрҗемә итеп җырлый башлый. Шул рәвешле көр тавышлы, көләч йөзле, харизмалы татар егете инстаграм «йолдызы»на әверелә.

Бүген аның башкаруында иллегә якын тәрҗемә ителгән җыр. Сосо Павлиашвилиның «Небо на ладони», Виктор Салтыковның «Белая ночь», «Dabro» төркеменең «Юность», NILETTOның «Если тебе будет грустно»,  Luis Fonsiның «Despacito», Roxetteның «Listen To Your Heart» һ.б. җырлар аның башкаруында татарча яңгырый башлый. Ә Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй», «Бер егет гармун сайлый», «Уфтанма», Хәния Фәрхинең «Кайтам әле Әлдермешкә» һ.б. җырлар рус телендә яңгыраш ала.


Туган телне – татар җырлары аша

Данил Шәймуллин Архангельскида туган. Әтисе Татарстаннан, әмма хәрби хезмәт аны күп елларга Русиянең шушы шәһәрендә төпләндерә. Әнисенең гаиләсе исә раскулачивание шаукымына эләгеп, илнең төньяк-көнбатышына сөрелгән була. Шулай итеп, Данилның әтисе һәм әнисе Архангельскида танышып, гаилә кора, башта бер уллары туа, аннары Данил дөньяга аваз сала.  Әтиләре пенсиягә чыккач, Шәймуллиннар гаиләсе туган якларга, яшәү өчен уңайрак шартларга – Казанга күченергә карар кыла. Данилга бу вакытта 9-10 яшьләр була.

Әтисе дә, әнисе дә татар булуга карамастан, Татарстанга күченгәнче, Данил да, аның абыйсы да бер авыз сүз татарча белми.

– Әти һәм әни үзара гына бераз татарча аралашалар иде. Абый да, мин дә аларны аңламый идек. Телне өйрәнү гаиләдән генә тормый бит. Бар мохит русча булгач – балалар бакчасында, мәктәптә русча гына аралашкач, телне өйрәнү кыен, – дип сөйли Данил.

Казанда яши башлагач, Данилны һәм абыйсын, туган телләрен өйрәнсеннәр дип, татар телле 18 нче гимназиягә укырга бирәләр. «Телне үзләштерү җиңел бирелмәде», – ди Данил, олы рәхмәтен гимназия укытучыларына җиткереп. Нәкъ мәктәптә аңа туган телне өйрәнүдә база салынган, татар телендә сыйфатлы, яхшы дәрәҗәдәге белем бирелгән. Туган телне белү чын-чынлап кирәк икәнен исә ул «Сәләт»тә булып кайтканнан соң аңлаган.

– 2008 елда мин «Сәләт» аланына эләктем. Шунда мин татар яшьләре белән танышып, аларның аралашуын күреп, татар мохитен тоеп, татар җырларын җырлап, аларга гашыйк булып кайттым. Татар телен өйрәнергә стимул туды. Әти-әнине татарча сөйләштерә, татар җырларын башкара башладым. Татарча сөйләшергә читенсенми идем инде, – дип искә төшерә егет.

Данил үз-үзен белештерә башлаганнан бирле җырлый. 5 яшьлек чагында ук ул балалар бакчаларындагы «утренник»ларның «йолдызчыгы» була. Әти-әнисе улларының сәләтен күреп, музыка мәктәбенә бирә. Анда ул халык вокалы һәм баян юнәлеше буенча укый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка көллиятендә академик вокал бүлегендә белем ала. Аннары Казан консерваториясенә укырга керә. Әмма опера солисты булып җитә алмый, дүрт ел укыганнан соң, үзенә бераз ял алырга була һәм бу ялы аның дүрт елга сузыла. Быел ул яңадан укуын дәвам итеп, консерваторияне тәмамларга ниятли.

Яшь чакта яшьнәп кал

Бер урында утырмаган, актив, үз дигәненә ирешү өчен бар мөмкинлекләрдән файдалана белүче амбицияле яшьләр сокландыра. Яшь чак – яшьнәр чак, дип юкка гына әйтмиләр бит. Энергия ташып торганда, бар теләгәнне эшләп карарга, гомерлеккә истә калырлык хис-кичерешләр алып калырга кирәктер. Сөенечкә, яңалыктан курыкмаган, алга омтылган егет-кызлар бүген бик күп. Данил Шәймуллин да, һичшиксез, шундыйлар исәбендә. Бүгенге көндә ул инде күп кенә илләрне гизгән, Кытайда, Вьетнамда эшләп кайткан.

19 яшендә Данил «Сәләт» яшьләре белән ике атна Австралиядә булып кайта. Аннары дуслары белән җыелышып, Аурупа буйлап турга чыгып китәләр – Нидерланд, Бельгия, Испания, Италия, Швейцария, Алмания буйлап сәяхәт итеп кайта. Җырчы буларак гастрольләргә дә чыгарга туры килә Данилга. Шул рәвешле Алманиядә, хәтта бик ябык ил булган Төркмәнстанда да чыгыш ясау бәхетенә ирешә.

Әти-әни җилкәсендә дә утырмый. Көллияттә, консерваториядә уку дәверендә бөтен Татарстан буйлап төрле туй-мәҗлесләрдә, юбилейларда, корпоративларда чыгыш ясый.

2018 елда Данил Кытайга китеп, бик күп акча эшләп кайткан дусты тәҗрибәсенә кызыгып, үзе дә чит илдә бәхет сынап карарга була.

– Дусларыбыз белән уйлаштык та, унбишләп кеше бергә җыелып, Кытайга киттек. Моңа кадәр бик күп чит илләрдә булып кайтканга, курку хисе дә, икеләнүләр дә булмады.  Нидер килеп чыкмаса да, әллә ни куркыныч әйбер юк бит. Теләсә-кайсы вакытта билетлар алдың, самолетка утырдың да, кире Казанга кайттың, – дип сөйли Данил.

Кытайда – акча күбрәк, Вьетнамда – иреклерәк

Данилга кире кайтырга туры килми: Кытайда эш табу аның өчен авырлык тудырмый. Моңа ике көн җитә. Инде Вьетнамга килгәннең өченче көнендә ул инглиз теле укытучысы булып эшли башлый. Шунысы кызык, Кытайда укытучы булып урнашу өчен педагогик белем дә кирәкми икән. Данил сүзләренчә, әгәр дә син ак тәнле көләч йөзле кеше булсаң,инглиз телендә әз-мәз сөйләшсәң, балалар белән уртак тел таба белсәң, синең алдыңда бернинди киртәләр дә булмаячак. Шул рәвешле, егет ел ярым Шеньчжень шәһәрендә инглиз телен укыта. Балалар бакчаларында, халыкара мәктәпләрдә, тел мәктәпләрендә эшли. «Иң кече укучыма нибары 18 ай, ә иң олысына 72 яшь иде», – дип искә ала ул.

– Күз алдыгызга китерегез, каршымда сабый бала утыра. Аңа нибары 17-18 айлар. Мин аның белән уйныйм, төрле төсләр өйрәтәм. Ул, әлбәттә, берни дә аңламый диярлек. Әмма ата-ана тели икән, мин өйрәтәм. Олы яшьтәге кешеләр исә, беренче чиратта, акыллары зәгыйфьләнмәсен өчен, икенчедән, пенсия яшендә балалары белән башка илләргә бару өчен телне үзләштерә, – ди.

Данил сүзләренчә, Кытайда бик яхшы инфраструктура, анда яшәү бик рәхәт, кешеләр биредә чын-чынлап XXI гасырда гомер итә. Акча эшләү мөмкинлекләре дә Русиядәге белән чагыштырырлык түгел икән. Әйтик, биредә Данилның айлык хезмәт хакы 25 мең юань булган – бу 250 мең сум тирәсе. Яшәү һәм ашау чыгымнары да безнең илдәге кебек кенә түгел, билгеле, күпкә кыйммәтрәк. Шулай да янга калганы шактый килеп чыга.

Ел ярым Кытайда эшләгәннән соң, Данил кире Казанга кайта. Әмма озак та үтми, янә чит илгә – бу юлы инде Вьетнамга китеп бара. Максаты шулай ук акча эшләп кайту. Хошимин шәһәренә килеп урнаша. Биредә дә шул ук таныш эш – инглиз телен укыту. Кытайдан аермалы буларак, Вьетнамда иреклерәк, берәү дә сине күзәтеп тормый, контрольдә тотмый, ди егет. Әмма хезмәт хакы ягыннан да бераз түбәнрәк – безнең акчага әйләндерсәң, аена 170 мең алып эшли.үл.

Вьетнамда бер ел эшләргә исәп тота. Әмма коронавирус башкача хәл итә. Инде Казанга кире кайтам дигәндә, локдаун кертелә, илләр арасында очышлар ябыла. Нәтиҗәдә, бер ел урынына Данил Хошиминда ике ел ярымга кала. Күптән түгел – июль аенда гына Казанга кире әйләнеп кайта.

Кайту белән ул үзенең иҗатын яратучылар белән очрашу оештырды. Казан милли китапханәсенең җәйге террассасында җылы мохиттә җырлы кичә узды. Сентябрь башында исә, ул Казанда тәүге концертын үткәрерде. Бу аның өчен көтеп алынган, бик дулкынландыргыч вакыйга булды.

Данил инде Казанда эш табарга да өлгергән. Яңа уку елыннан ул Казан халыкара мәктәбендә инглиз телендә музыка укытучысы булып эшли. Шулай ук, әйткәнебезчә, консерваторияне тәмамларга да җыена. Шулай итеп, «якындагы бер елда Казанда булачакмын, аннары күз күрер», ди Данил.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here