Домой Культура XX Дөньякүләм «Әдәби марафон»

XX Дөньякүләм «Әдәби марафон»

0
XX Дөньякүләм «Әдәби марафон»
Фото: piter.tatar

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә.

Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясеТатарстан китап нәшрияты“Татмедиа” акционерлык оешмасы«Китап» радиосыПАО “Таттелеком”. Башка юридик һәм физик затлар да проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында партнер сыйфатында катнаша һәм ярдәм итә алалар.

ПРОЕКТ 2022 ЕЛДА “ФОНД КУЛЬТУРНЫХ ИНИЦИАТИВ” ГРАНТЫ/ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ОЕШТЫРЫЛА!

XX #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 1-21 июль, 2022 ел.

Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм #Фондкультурныхинициатив хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган һәм рухи үсешкә илтә торган башка татарча хэштегларны да кулланырга тәкъдим ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан, #кайсыгызныңкулыҗылы, #идел, #казанутлары, #безнеңмирас, #татарстанкитапнәшрияты, #минтатарбаласы, #китапукыйм һ.б.).

Тулырак: https://tat-i.net/tt/adabimarafon-20