Домой Главные новости В области Яңа елга – яхшы хәбәрләр белән

Яңа елга – яхшы хәбәрләр белән

0
Яңа елга – яхшы хәбәрләр белән

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ ижади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев Крутые Ключи микрорайонының Советлар Союзы герое Михаил Калашников исемендәге 7 санлы мәктәп директоры Галина Путинцева белән очрашты. Чарада “Татар-Дуслык” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов һәм “Дуслык” региональ ижади-иҗтимагый оешмасының пресса хезмәте җитәкчесе Винер Нурмөхәмитов тә катнаштылар.

Иң элек Фәхретдин Бәдретдин улы шәхсән үзеннән һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Галина Петровнаны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм балаларга, Федераль законда язылганча, ана телен мәктәптә өйрәнергә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Аннан соң очрашуда катнашучылар уку процессында барлыкка килгән проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Сүз барышында дәреслекләр, укыту әсбаплары җитешмәве, сәгатьләр саны аз булу сәбәпле, татар теле укытучысының хезмәт хакы түбән булуы ачыкланды. Фәхретдин Бәдретдин улы кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Чарада катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу турында да сөйләштеләр. Бу очрашуны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук оештырырга сүз куештылар.

Очрашу ахырында Фәхретдин Канюкаев тагын бер кат Галина Путинцевага рәхмәт белдереп, Яңа ел белән котлады.