Домой Главные новости В области Якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән!

Якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән!

0
Якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән!

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Тиздән яңа 2021 елны каршылыйбыз. Бүген — үтеп баручы елга йомгак ясап, хезмәтебезгә бәя бирү чоры. Ул истәлекле вакыйгаларга бай булды.

Өлкә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы тарафыннан башкарылган иң зур эшләрнең берсе – Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә татар теле дәресләре укытыла башлавы. Гөлназ Хәсәншина җитәкчелегендәге инициатив төркем: “Балаларыбызга ана телебезне өйрәнү мөмкинлеге булуын телибез”, – дип, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә, мәктәп директоры Галина Петровна белән сөйләшүләр башланды. Ә көзге каникуллардан соң инде 100ләп нәни милләттәшебез татар теле дәресләренә йөри башладылар.

2020 елның октябрендә Бөтендөнья шашка чемпионатының команда уеннарында Россия командасы икенче тапкыр җиңү яулады. Дүрт халыкара чемпион һәм бер спорт мастерына кандидаттан торган команда әгъзалары арасында ике самаралы булуы, һичшиксез, горурлык хисе уята.

Кызганычка, билгеле сәбәпләр буенча, шактый күп планнарыбыз тормышка ашырылмый калды. Мәсәлән, “Татар кызы-2020” бәйгесенең төбәкара этабын, халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивален зурлап уздырырга ниятләгән идек. Әзерлек эшләре тулы көчкә барды, Татарстан белән даими элемтәдә тордык.

Апрельдә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе ярдәмендә шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе “Татар бистәсе” фестивален уздырырга тиеш иде. Тик, илебездә коронавирус пандемиясе планнарыбызга үзгәрешләр кертте.

Җәйгә кадәр эпидемиологик вәзгыять яхшы якка үзгәрер һәм Сабан туен гөрләтеп бәйрәм итәрбез, дип өметләнгән идек. Кызганычка, бу милли бәйрәмебезне дә уздыра алмый калдык.

Дөрес, кайбер чараларны оешманың “Татар-Дуслык” сайты мөхәррире Искәндәр Сәетов онлайн форматта уздырырга тәкъдим итте. Шулай, “Шигърият дөньясында” бәйгесе танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышланган иде, бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган II халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале яңа форматта узып, бик күп катнашучылар җыйды. Бәйгечеләр дә, бу чараларны караган милләттәшләребез дә аларның югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үттеләр.

Яңа ел нинди булыр, нәрсә алып килер – боларның күбесе үзебезгә бәйле. Килеп туган проблемаларны уңышлы хәл итәрбез, барлык планнарны тормышка ашырырбыз, дип ышанам.

Кадерле дуслар! 2020 ел, әлбәттә, авыр булды. Әмма ул төгәлләнә, ә Яңа елны ачык күңел, иртәге көнгә ышаныч белән каршылыйк. Ул сезнең барлык яхшы уй-ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм шатлыклар, туган җиребезгә иминлек алып килсен. Сезнең күңел түрендәге хыялларыгыз тормышка ашсын, ә якты ниятләрегез игелекле эшләргә әверелсен. Йөрәкләребездә һәрвакыт шәфкатьлелеккә, игътибарлык һәм ярдәмчелеккә урын булсын.

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.