-Көньяк фронты килә, шуңа урыны белән кар һәм җепшек кар явачак.Температура да акрынлап күтәрелә башлый диде, – Идел буе әйләнә–тирәне күзәтү идарәсе хезмәткәре Зарима Аношина.
16 мартта,чишәмбе көнне әле салкын булачак. Төнлә -9, – 14 градус тирәсе.Урыны белән салкынлык 20 гә җитүе дә бар. Көндез 0дән 5 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көньяктан, көньяк-көнчыгышка алышучан, секудына 8-13 метр тизлектә җил.
17 мартка җылытачак. Төнлә 7- 12 градус суык булса, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Явым-төшемнәрсез, алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә.
18 мартка каршы төндә Самара өлкәсендә кар явуы көтелә, һава температурасы 3 градустан алып 8 градуска кадәр салкын булачак. Көндез юеш кар төшәр. 2 градус җылыдан, 3градуска кадәр салкын буласы,- дип фаразлыйлар. Көньяк –көнчыгыштан 7-12 метр тизлектә җил булачак.