Домой Главные новости В области Яңа министр билгеләнде.

Яңа министр билгеләнде.

0
Яңа министр билгеләнде.

Самара өлкәсендә спорт министрлыгына  яңа җитәкче билгеләнде. Бу хакта төбәк җитәкчелеге хәбәр итте.

– Министр итеп Сергей Кобылянский куелды. Бу урынга аны төбәк җитәкчесе Дмитрий Азаров 29 март көнне билгеләде,-дип  “ Ак йорт”та хәбәр иттеләр.

Сергей Кобылянский 1964 елда Куйбышев шәһәрендә дөньяга килгән. Спорттагы  беренче адымнарын “Маяк” хоккей клубында башлый. Команда составында ике сезон  СССР чемпионатында уйный. Хоккейдан тыш башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнгән.

Хәрби-спорт карьерасын ул Санкт – Петербургта дәвам итә. Физик культураның хәрби институтын тәмамлый. Озак еллар укытучы булып эшли.  Аннан  хәрби югары уку йортының физик әзерлек кафедрасын җитәкли. Соңрак  Россия Федерациясе  Кораллы көчләренең оборона  министрлыгында  спорт һәм физик әзерлек идарәсенең  баш тикшерүчесе  булып тора.

-Сергей Кобылянский, хезмәт юлын үзебезнең өлкәдә башлап читтә дәвам иткәннән соң  кире әйләнеп кайтучы җитәкчеләрнең берсе. Аннан алда  Россиянең иктисадны үстерү министрлыгы башлыгы Дмитрий Богданов белән  Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Виктор Акопьян да шушы юлны уздылар,-дип өстәделәр өлкә хакимиятендә.

Сергей Кобылянский бу постта министр  Дмитрий Шляхтинны алыштырды. Ул 2020 елның ноябрендә отставкага киткән иде.