ЯХШЫЛЫККА КИРТӘ ЮК!

0
ЯХШЫЛЫККА КИРТӘ ЮК!

«Намуслылык» XXVII өлкә иҗтимагый акциясенә йомгак ясалды


1998 елда Самара өлкәсендә үткәрелә башлаган акцияне өлкә халкы хуплап каршы алган иде. Бүген дә ул популярлыгын югалтмады, аның лауреатлары – эшләре һәм гамәлләре үрнәк булырлык чын халык геройлары.Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия Журналистлар бер¬легенең Самара өлкәсе бүлеге һәм төбәгебезнең Иҗат берлекләре ассоциациясе оештырган чарага быел губернаның 34 районыннан 200дән артык гариза килгән. 61 кеше һәм 4 оешма (65 лауреат) «Намуслылык» акциясе лауреатлары исеменә лаек булган.
5 декабрьдә өлкә китапханәсендә Самарада һәм Чапаевскида яшәүче 18 лауреатны бүләкләү тантанасы узды. Араларында «Меценат» номинациясендә җиңүче милләттәшебез, шәхси эшмәкәр Рамил Идрисович Әюпов та бар. Ул даими рәвештә МХОдә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтеп тора. Агымдагы елда, мәсәлән, яу кырына автомобиль озаткан.Шулай ук милләттәшебез «Россия офицерлары» гомумроссия оешмасы тарафыннан актив гражданлык позициясе һәм Донбассның азат ителгән территорияләренә гуманитар миссияләр әзерләп җибәрүдә ярдәм иткәне өчен бүләкләнгән, МХО бурычларын үтәүче шәхси составның сугышчан рухын күтәргән һәм ярдәм иткән өчен – Росгвардия идарәсе Рәхмәтенә, Самараның тарихи мәчетен үзгәртеп кору эшенә керткән шәхси өлеше өчен – өлкә мөселманнары Региональ диния нәзарәте Рәхмәт хаты алган. Яшьләргә әхлакый һәм физик тәрбия бирү, Самара өлкәсендә фудокан каратэ-до үсешенә керткән өлеше өчен – Россия фудокан каратэ-до милли Федерациясе Рәхмәтенә, «Рето Надежда» хәйрия фондында реабилитация узучы кешеләргә түләүсез туклану оештырган өчен фонд Рәхмәтенә лаек булды. Бу Рамил әфәнде кылган игелекләр исемлегенең бер өлеше генә әле, аны тулысынча укып чыгу өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Шулай ук Рамил Идрисович безнең газетага да шактый ярдәм итеп тора. Бик зур рәхмәт аңа!«Люди в погонах» номинациясендә бүләкләнгән ир-егетләр арасында 21 яшьлек татар кызы Лилия Алтынбаева исеме дә бар.
Бу елның 6 июнендә Самарада ике катлы йортта янгын чыккан. Тиз арада ут бинаның түбәсен чолгап ала, халыкны фатирларыннан чыгарырга кирәк була. Полиция сержанты Лилия Алтынбаева, аның хезмәттәше Александр Кокорин һәм 3нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәре һәлакәт урыны янәшәсендә булганнар. Алар кичекмәстән эвакуация оештыралар һәм янгын сүндерүчеләрне чакырталар.«Ике катлы йортның түбәсе яна башлагач, икенче катка ташландык һәм кешеләрне куркынычсыз урынга күчердек. Аннары бөтен фатирларны да тикшереп чыктык, ә бина эчендә температура артык югары күтәрелгәч, урамга чыктык. Очраклы рәвештә узып баручы бойлерлы йөк машинасын күреп, туктаттык һәм кул астындагы чаралар (шланг) белән күрше бинага, янгын сүндерү бүлекчәсе килгәнче, су сибеп суытып тордык», – дип сөйли Лилия. Янгын нәтиҗәсендә 21 яшьлек ир-ат зыян күргән, 8 кеше эвакуацияләнгән, үлүчеләр юк, Аллага шөкер. Бу адым – чын геройлык, намуслылык күрсәткече! Сокландыра!Өлкә башкаласыннан читтә яшәүче 47 лауреатны хөрмәтләү аларның туган шәһәрләрендә һәм авылларында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Камышлы районында Иске Ярмәк авылыннан Малик Мәрдегалим улы Мөхәммәтҗановны, Идел буе районында Стройкерамика бистәсендә яшәүче Ринат Газим улы Шаһимәрдановны котлаячаклар.

автор: Эльмира Сәйфуллина

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”