Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә 70 яшь тулды! Кадерле Әниебез, без сине туган көнең юбилеен белән чын күңелдән котлыйбыз.
Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшя. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Балаларың Рафаэль,Румия,Лилия кияүләрең Миняхмят, Фарит,Карим, киленен Зельфия,окныкларың Ляйсян,Мядиня, Альфиня, Рестям, Марьям, Ильдар, Самир,оныкчыгын Артур.