Домой Жизнь татар Татары в регионе Яхшылыкларыгыз өчен мең рәхмәт

Яхшылыкларыгыз өчен мең рәхмәт

0
Яхшылыкларыгыз өчен мең рәхмәт

Россиядә 8 июль көнен “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” буларак 2008 елдан башлап бәйрәм итәләр. Гаиләдә ир белән хатын мәхәббәтен, бер-берсенә тугрылык саклап, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез. Гаилә – мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак, һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Тугрылыклы һәм бер-берсен яратучы ир белән хатын булу – берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, ул әле зур җаваплылык та. Гаилә – мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул – ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул – безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Халкыбыз юкка гына «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дип шәрехләмидер. Туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны һәм якын­нарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыру – болар һәммәсе дә кешенең эчке дөньясын формалаштыручы бәяләп бе­тергесез кыйммәтләр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өлкәбездәге һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

Розалия Вазыйх кызы Әһлиева белән Исхак Исмәгыйль улы Әхмәтҗановларның гаилә корып яши башлауларына 17 июльдә 50 ел тула.

Бу турыда язмыйча булдыра алмыйм, чөнки бу кешеләрнең тормышлары бик матур һәм мәгънәле булып үтә. Бу чын татар гаиләсенең учагы элеккеге Куйбышев (хә­зерге Самара) шәһәрендә кабынып китә.

Куйбышев юридик институты студенты Исхак Әхмәтҗанов данлы Тупли авылында ишле гаиләдә туып-үсә. Шәһәрдә яшәүче Һаҗәр исемле олы апасының хәлен белергә кил­гәч, анда шәһәр кызы Розалияне очрата һәм гашыйк була.

Якын туганыбыз булган Сания апа бердәнбер кызы Розалия белән Ленинградтан туган якларыбызга кайтып яши башлаган иде. Ана, берүзе булуына карамастан, авырлыкларга бирешмичә, кызына төпле тәрбия биргән, ә йөрәк мае булган 18 яшьлек Розалиясе тәртипле татар егете белән танышканын ачыклагач, туй уздырырга рөхсәт иткән. Бу вакыйга 1970 елның 17 июлендә була.

Яңа туган гаилә Сания апаның бер бүлмәле фатирында яши башлый. Исхак көндезләрен уңышлы гына укый, кичләрен эшли. Розалия дә бухгалтер булып гаилә кесәсенә үз өлешен кертә килә. Кызлары Әлфия белән уллары Рамил тугач та, яшь гаилә әниләренең бер бүлмәле фатирында бер тын-тавыш кузгатмыйча, искиткеч тату яшиләр. Сания апа олы җанлы кеше, кунакчыл хуҗабикә буларак, онык­ларын тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Аның бишенче каттагы кечкенә генә фатирында төрле сәүдә эшләре, Зирекле Куактан йомыш белән килгән туганнары һәм авылдашлары кунган төннәр санаусыз иде.

Югары белемле яшь белгечне Ульяновск өлкәсе Вешкайма район үзәгенә судья итеп эшкә җибәрәләр. Кануннарны төпле белгән, халыкка бар күңеле белән хезмәт иткән Исхак Исмәгыйль улын, тәҗрибә туплагач, 1986 елда Мәләкәс районының баш судьясы итеп билгелиләр. 10 ел буе Әхмәтҗановлар гаиләсе Димитровградта яши. Гаилә башлыгы намуслы судья булып таныла, хатыны бухгалтерия һәм финанслар өлкәсендә хезмәт итә. Балалары, урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына укырга керәләр, икесе дә әтисе юлыннан китеп, юрис­пруденция өлкәсендә хезмәт итәләр.

Әлбәттә, гел эш белән генә яшәмиләр алар. Бәйрәм көннәрендә дә, күңелләре тулган чакларда да Исхак кулына баян ала, ә Розалиясе, аңа кушылып, моңлы итеп җырлый. Гаиләләрендә гел татар мохиты хөкем сөрә, өйдә гел татар телендә сөйләшәләр, гореф-гадәтләребезне үтәп гомер кичерәләр. Гаилә башлыгының тагын бер һөнәре бар – Вешкаймада да, Димитровградка күчкәч тә ул үз куллары белән өйләр салып керде. Искиткеч балта остасы ул! Бу һөнәргә аны әтисе, сугыш ветераны, озак еллар Тупли авылы Советы җитәкчесе булып эшләгән Ис­мәгыйль ага Әхмәтҗанов өйрәтеп калдыргандыр.

Туксанынчы елларда Исхак Исмәгыйль улын Улья­новскиның Засвияжье судына эшкә алалар. Шул вакыттан бирле өлкә халкы арасында ярдәмчел, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган вөҗданлы хакимдар булып танылган якташыбыз Ульяновскида яши. Хәзерге вакытта бу матур пар инде лаеклы ялда. Исхак абый намазга бас­ты, мәчеткә йөри. Кайда гына яшәсәләр дә, Сания апа гомер буе алар белән яшәде, урыны турдә иде. Хөрмәт итеп, картлык кө­­нендә тәрбияләп, гореф-га­дәтләребезне җиренә җит­кереп, бакыйлыкка озаттылар.

Әхмәтҗановларның дәвам­чы­лары да әти-әнилә­ренең йөзенә кызыллык китермичә яшиләр. Кызлары Әлфия Самарада яши. Тормыш иптәше Ринат белән ике акыллы кыз, бер малай үстерәләр. Олылары Динара быел Самарада медицина университетын тәмамлап, ординатурага керергә тора. Регина 10нчы сыйныфны тәмамлады. Уллары Рамил Ульяновск таможнясында бик жаваплы һәм дәрәжәле урында эшли. Хәләл жефете Света белән ике кыз, бер малай үстерәләр. Олы кызлары Эльвира социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт куя, тормышта инде. Икенче кызлары Әминә Ульяновскиның беренче гимназиясен алтын медальгә тамамлады, Казан федераль университетының кытай теле бүлегендә укый. Төпчек уллары Тимурга әле 6 яшь кенә.

Әхмәтҗановлар гаиләсе тагын бер яхшы ягы белән аерылып тора: бу гаиләдә тавыш күтәреп сөйләшмиләр, туганнары, дуслары күзәтүе буенча, савыт-саба да шалтырамый. Яшь буын кешеләренә үрнәк булырлык лаеклы гаилә бу!

Аларның йөрәк җылысы, игътибары барча туганнарына, күпсанлы дусларына да җитә. Искиткеч вакыйга: алар инде 50 ел буе Самарадагы дуслары Надим һәм Әлфия Ибәтулловлар, Мөгътәсим һәм Наилә Үзбәковлар гаиләләре белән туганнар кебек, чын дуслык хисләрен югалтмыйча, шатлык-куанычларны бер итеп, кайгы-хәсрәтләрне уртак­лашып яшиләр. Кунакларны ачык йөз, мул табыннар белән каршы алалар, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышалар. Апаның әйткән сүзе бер – Ульяновскига килсәгез, кермичә китмәгез! Шушы җөмләсе өчен генә дә олы рәхмәт юллары язасы килә аларга. Әйе, алтын туйлар вакытына житкән гаиләләр күп була, ләкин, бу гаилә барысыннан да татулыгы, тугрылыклы, намуслы булуы белән аерылып тора.

Алдагы көннәрдә дә шул сыйфатларын югалтмыйча, исәнлектә, тигезлектә, татулыкта, муллыкта гомер кичерегез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, бала-оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Кылган яхшылыкларыгыз өчен мең рәхмәт!

Нурия Хәфиятуллова.

Димитровград шәһәре,

Ульян өлкәсе.

Бердэмлек