Домой Культура “Яктылык” татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призерлары

“Яктылык” татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призерлары

0
“Яктылык” татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призерлары

2 – 5 февральдә мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. Самара шәһәренең ”Яктылык” мәктәбенең 6 укучысы 20 өлкәдән килгән балалар белән көч сынаштылар.Төрле дәрәҗәдәге катлаулы биремнәрне үтәп, татар теленнән призёр исеменә Хайбрахманова Айгөл (8 – сыйныф), Мустафина Диләрә, Садыкова Алина( 9 – сыйныф), Калимуллина Лилия(11- сыйныф) лаек булдылар.10 – сыйныф укучысы Тупасов Артур әдәбияттан призер.

Бу балаларны Гилязева Фәния Нурсахиевна әзерләде. 8 сыйныф укучысы Кудуев Байтур шигырь сөйләү бәйгесендә җиңүче исеменә лаек булды (укытучысы Давлетбаева Фәүзия Әзгатовна).

Барлык укучыларга да ике тапкыр театрда спектакльләр карау оештырылган иде Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгына олипиаданы уздырырга барлык уңай мөмкинлекләр булдырган өчен рәхмәт. Балаларны олимпиадага алып барып, юлдагы кыенлыкларны җиңеп алып кайтучы башлангыч сыйныф укытучысы, методист Галия Фуатовна Тупасовага әти- әниләрнең рәхмәте чиксез.

Директор МБОУ «Яктылык» Радик Равгатович Газизов