Домой Жизнь татар Татары в регионе Яктылыклылар сынатмый

Яктылыклылар сынатмый

0
Яктылыклылар сынатмый

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 2022 елның февраль аенда “Солдат альбомы” дигән конкурс уздырган иде. Ул ике номинациягә бүленгән –- “Инстаграм” һәм “Инша”.

Конкурска Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән барлыгы 485 хезмәт килгән. Жюри әгъзалары сайлап алган иң кызыклы эшләр арасында Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы укучысы Мәкъcүм Климов та бар. Татарстаннан тыш Россиянең башка төбәкләре катнашучылары арасында “Инша” номинациясендә ул икенче урынны алды. Аның язмасы абыйсы Рәиф Әмирхатович Ситдыйковның армия хезмәте чорына һәм Җинаять-башкарма системасындагы бүгенге эшенә, тормышына багышланган иде. Жюри әгъзаларының берсе бүләкләү тантанасында бу язма турында “Шаккатып укыдым. Искиткеч!” дип бәяләгән. Конкурсның максаты да шул булган бит – солдат хезмәтендә булган, туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт, яшь буында патриотик хис тәрбияләү.

Җиңүчеләрне бүләкләү Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тантаналы рәвештә уздырылды. Лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәкъсүмне котлаганда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Яктылык” мәктәбенең юбилее турында да ассызыклап үтте. Чөнки нәкъ тантана көнендә конгресс вәкилләре Самарага “Яктылык”ның юбилеен уздыру мәсьәләсе буенча килгәннәр иде. Соңыннан ТНВның “Татарлар” тапшыруы хәбәрчесе Ләйсәнә Садретдинова җиңүчеләрдән интервью алды һәм истәлеккә күмәк фотога төштеләр.

Фәүзия Дәүләтбаева,

“Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.