«Ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләргә кирәк»

0
64

Ветераннар белән аралашканда, мин бер нәрсәгә игътибар иттем – хәтта елмайганда да аларның карашлары җитди, ә күзләрендә моңсулык чагыла. Сугышның ачы хәсрәте шундый тирән эз калдырган, күрәсең…

Хәлиулла улы Гомәр Хәлиуллов килене Халидә апа белән мине капка төбендә үк каршы алдылар. Алар үз йортларында яшиләр. Күкрәге тулы медальләр кояшта ялтырап торган озын буйлы, төз гәүдәле бабайны ерактан ук күреп алдым. Таягына таянып, ул тирән хатирәләрен барлап тора иде, бугай. Бәлки, берничә ел элек нәкъ менә 9 май көнне вафат булган хәләл җефетен искә төшерәдер…

Гомәр бабай 1926 елда Кызыл Яр районының Лесная Кубань авылында туган. Әти-әнисе хәлле кешеләр булганнар. Авылдагы утыз йортның бишесе, берләшеп, артель оештырганнар һәм җир эшләре белән шөгыльләнгәннәр.

Әтиләре оста аучы да булган. Җәен хезмәттә булса, кышларын ауда үткәргән. Районнан килгән түрәләргә дә аучылык серләрен күрсәтә булган.

Ә 30нчы елларда, колхозлашу чоры башлангач, аларны кулаклар исемлегенә кертеп, мал-мөлкәтләрен тартып алганнар һәм өйләреннән куып чыгарганнар. Ә әтисен кулга алып, Кызыл Ярга алып киткәннәр. Ә анда аның белән бергә ауга йөргән теге түрәләр: «Иии, бабай, исәнме», – дип, үзен яхшылап каршы алмасыннармы! Хәтта төрмәгә дә утыртмаганнар. Күз буяр өчен генә НКВД бүлеге урнашкан бинага мич ягучы итеп билгеләгәннәр, яшәргә бүлмә биргәннәр. Ә биш-алты ай эшләгәч, бөтенләй авылына кайтарып җибәргәннәр. Шулай итеп, Хәлиулла абыйга Аллаһы Тәгалә ярдәмен күрсәтә.

Ләкин «кулак» ярлыгы тагылган әтисен беркайда да эшкә алмыйлар. Ә гаиләдә алты бала. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк бит! Шуңа күрә Хәлиулла абый хатыны һәм улы Гомәр белән Самарага китә.

Әле колхозлашуга кадәр аларның нәселле айгырлары булган. Әтисе аны башка авылда яшереп, саклап калган. Нәкъ шушы айгырында Гомәр Хәлиулла улы олаучы (извозчик) булып эшли башлый.

«Бер елдан авылга кайттык һәм шул ук төндә айгырыбызны алып та киттеләр. Әзрәк торгач, әтием, абыем һәм мин Казанга юл тоттык. Миңа 6 – 7 яшьләр чамасы булгандыр. Анда туганыбыз Исхак абый яши иде. Алар үзләре дүртәү һәм без өчәү бер бүлмәдә кыш чыктык. Әти заводта кадак ясады. Соңрак ул бөтен гаиләбезне дә Казанга алып килде, барактан бүлмә бирделәр. Апа да, әни дә эшкә чыктылар. Ике ел биредә торганнан соң, картайган әби-бабабызны карарга дип, яңадан авылга кайттык», – дип искә ала әңгәмәдәшем.

1938 елда Ташкенттан аларга кунакка туганнары кайта. И мактый ул андагы тормышны, и мактый. Хәлиулла абзый җыена да гаиләсен алып шунда китә. Кияүдә булган зур кызы гына авылда кала. Әнисе балалар йортына пешекче булып урнаша, ә әтисе белән абыйсы төзелештә эшлиләр.

Шулай бервакыт Хәлиулла абый өченче каттан егылып төшеп, билен сындыра. Ничә айлар яткач кына, әкренләп йөри башлый ул. Шуның белән аның хезмәт юлы тәмамлана да инде.

Сугыш башлангач, Хәлиулловлар кабат авылга кайталар. Колхоз рәисе аларга үз өйләрен кайтарырга ярдәм итә. Моңа кадәр ул клуб булып торган икән.

Әти-әниләре балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Гомәр бабай сүзләренчә, алар беркайчан да бер балага да тавыш, кул күтәрмәгәннәр. 

«Имгәннән соң, әти авыр эшкә ярамас булды. Ничек яшәгәнбездер, белмим. 13 яшемнән колхозда эшли башладым. Җәйләрен сабан сөрдем, кышларын терлек карадым.

Ә 1943 елның декабрендә, 17 яшем дә тулмаган иде әле, армиягә алдылар. Иптәшем Галимҗан белән мине әтием арбага утыртып Мәләкәскә илтеп куйды. Кич кундык та иртән хәрби комиссариатка юл тоттык. Анда безнең яшьтәшләр бик күп җыелган иде.

Үзебезне урмандагы землянкаларга алып киттеләр. 55нче запас полкы иде бу. Төшкә хәтле солдат күнегүләре ясыйбыз, төштән соң урманнан утынга ике метрлы бүрәнәләр ташыйбыз, кисәбез, ярабыз», – дип сөйли милләттәшебез.

Алты айдан соң егетләрне чик сакчылары гаскәренә билгелиләр һәм Харьковка алып китәләр. Дүрт айдан соң икенче Украина фронтына тыл саклаучылар итеп җибәрәләр. Алар дезертирларны, немец диверсантларын ачыклау һәм кулга алу белән шөгыльләнәләр.

Хәлиуллов Львов һәм Польшаның Перемышль чигендә 1950 елга кадәр хезмәт итә.

«44нче елның көзендә чикне, эчке тәртипне саклаучы гаскәрләрне (внутренние войска) бергә җыеп, бандеровчыларның безгә каршы сугыш башлауларын хәбәр иттеләр. Карпат тауларында 9 ай буе көрәштек. Алар, чыннан да, бик усал булып чыктылар, безнең бик күп солдатларны харап иттеләр. Хәтта чик буе заставаларын тулысынча юк итәләр иде. Мин пулеметчы идем.

Ничәмә еллар узса да, ул коточкыч вакытлар бер дә онытылмый. Бергә хезмәт иткән, һәлак булган иптәшләрем әле дә күз алдымда. Төшемә дә керәләр», – дип исенә төшерә Гомәр бабай.

Ветеран икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Румынияне, Чехословакияне азат иткән өчен «Батырлык», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Куйбышевка барып «КинАп» заводында эшкә керә, урнаша, Нурҗиһан исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрә.

Җир бүлеп биргәч, өй салып керәләр. Бүгенге көнгә кадәр бабай шунда яши, Металлурглар заводында, Фрунзе заводында слесарь-сантехник булып эшләп, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булып пенсиягә чыга. Аннан соң да тик утырмый, 80 яшенә кадәр шәхси мәктәптә үз һөнәре буенча эшли.

Пенсиягә чыккач, дин кардәшебез намазга баса. Җәмигъ мәчетенә намазга йөрүче актив картларның берсе иде ул. Хәзер генә, исәнлеге какшагач, йорт, урамнан башка, инде беркайда да чыкмый.

Бүгенге көндә Гомәр бабай улы Әмир һәм килене Халидә белән яши.

Минҗиһан апа белән 65 ел бергә гомер иткәннәр. Хатыны турында сөйләгәндә ветеран: «Төрле чаклар булгандыр инде. Без бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек, бергә-бергә өй салдык, балалар үстердек. Ул чиста-пөхтә хатын иде, ирне дә ир итә белде», – диде.

– Сезнеңчә, кешедә ватанпәрвәрлек хисе үзеннән-үзе бармы әллә аны тәрбияләргә кирәкме? – дип сорадым Гомәр бабайдан.

– Үз илеңне, туган җиреңне ярату, хөрмәт итү кеше күңелендә була инде ул. Тик, әлбәттә, тәрбияләргә дә кирәк. Фашистлар һөҗүм иткәч, без, бер дә уйламыйча, икеләнмичә, сугышка киттек. Илдә тынычлык була күрсен инде, кызым… – дип, яшь бөртекләрен сөртеп алды Гомәр бабай.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

(“Самар татарлары” журналы)

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here