Домой Жизнь татар Новости организаций "Дуслык" Якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән!

Якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән!

0
Якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән!

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар, сезне якынлашып килүче яңа 2022 ел белән котлыйм!

Барлык начарлыклар да узып баручы елда калсын, ә алда бары тик күңелле вакыйгалар гына көтсен.

Иске елны рәхмәт сүзләре белән үткәрүегезне, Яңа елны өмет һәм оптимизм белән каршылавыгызны телим.

Яңа 2022 ел яңа мөмкинлекләр, уңышлар бүләк итсен, ә сәламәтлек ныгып барсын!

Юлбарыс елы тынычлык алып килсен, хәзер безнең барыбыз өчен дә шулай мөһим!

Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын!

Иң изге теләкләр белән,

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты