Домой Жизнь татар Татары в регионе Бергә булсак, булдырабыз!

Бергә булсак, булдырабыз!

0
Бергә булсак, булдырабыз!

Менә тагын бер ел үтеп китте. Кем өчен ул җиңел булды икән? Ковид дигән диагноздан вафат булган күпме дусларыбызны, туганнарыбызны, хезмәттәшләребезне авыл очына илтеп куйдык, күпме эшмәкәрләр аңардан зыян күрде, күпме артистлар үзләренең талантын халыкка күрсәтә алмыйча интекте, күпме табиблар, хастаханәләрдән чыкмыйча да, көне-төне халкыбызның тормышы өчен көрәште… Үткән елда безнең редакция дә зур югалту кичерде – сәләтле һәм перспективалы хәбәрчебез Алия Арсланованы җир куенына илтеп салганыбызга 12 февральдә бер ел тула инде.

Ә шулай да, кыскартылган штат, кысылган бюджет, кимегән подписка буенча эшләвебезгә карамастан, “Бердәмлек” атна саен аны көткән йортларга килеп торуын дәвам итә. Монда тугры укучыларыбызның өлеше зурдан – газетага даими рәвештә язылып тормасагыз, “Бердәмлек”нең язмышы аянычлырак булыр иде. Ә ел ахырына кадәр акчабыз җитми дип, газета аша оран салгач, әби-бабайларыбыз, кечкенә пенсияләреннән кем йөз, кем ике йөз, кемдер хәтта 500 һәм 1000 сум акча җибәреп, 70 мең сум җыеп бирделәр. Шулай ук мөфтият тә читтә калмады, “Бердәмлек”не саклап калу җаен тапты. Ил төкерсә, күл була, диләр бит. Шулай булды да, сезнең ярдәмегез белән елны бурычсыз тәмамларга насыйп булды. Татар газетасы булсын дип яшәүче милләттәшләребезгә чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Ә андый хәлләр кабатланмасын өчен, гади генә юл бар: үзегез дә газетага язылыгыз, күршеләрегезне дә кыстагыз. Мисал өчен: киләсе елның беренче яртыеллыгына газетага язылган 1800 кеше, һич югында бер туганын яки күршесен газетага язылырга күндерсә, тираж 3600гә кадәр күтәреләчәк, һәм без башкача беркемнән дә акча сорамыйча, әле тагын йөз ел да эшләп торачакбыз. Шуны аңлагыз: язылучылар санын арттыру – безнең уртак һәм иң мөһим эшебез. Үзен татар дип санаган кеше, татарча укый белмәсә дә, газетага язылып, милләтенә ярдәм итәргә тиеш. Язылу бәясе дә 560 сум гына бит, биллаһи, бер кило конфет бәясе.

Редакция, үз чиратында, газетаны кызыклырак итәргә тырыша. Күргәнсездер инде, кайбер мәкаләләр рус телендә дә чыга башлады. Моңа да батырчылык итәргә туры килде, чөнки яшь буын татарлары татарча укый-яза белми. Аларны үз даирәбездә калдыру өчен, бәлки, язмаларның күбрәк өлешен, бигрәк тә яшь буын татарларын кызыксындыра торган язмаларны, рус телендә бас-тыра башларбыз. Бу турыда башка төрлерәк фикерләрегез булса, безгә язып җибәрегез.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Шушы вакытка кадәр безнең белән булганыгыз, ихлас ярдәмегез, безнең белән сөйләшеп-киңәшеп торганыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе елларга барыгызга да корычтай сәламәтлек телибез. Арабызда куркыныч чирләр йөрүенә карамастан, киләчәккә планнар корыгыз, үз-үзегез һәм якын туганнарыгыз белән гармониядә яшәгез, юк-барга нервыларыгызны бозмагыз. Бүгенгә планлаштырган эшләрегез барып чыкмаса, артык кайгырмагыз, бүген булмаса – иртәгә, һичшиксез, бар да яхшы булыр, әле Ходайдан вакыты гына җитмәгәндер.

Яңа ел – ул Сезнең өчен генә бирелә торган яңа гүзәл чор. Ә ул чорыгыз нинди булыр – сезнең үзегездән тора. Яңа тормышны нәкъ менә январьдан башларга димәгән, бүгенге көнгә бирелгән юк кына әйбердән дә тәм табып, бәхетле булып яшәгез. Шуны онытмагыз, без омтылган бәхет – ул юл гына. Ахыры хәерле булырмы, юкмы, билгесез. Шуңа күрә бара торган юлыгыздан да ямь табыгыз, шатлыгын башкалар белән бүлешегез, туганнарыгызга ешрак шалтыратыгыз, ярдәмгә килергә курыкмагыз. Ходай моның өчен әҗерен икеләтә арттырып бирер. Исән-имин булсак, бер-беребезне һәм эшебезне яратып эшләсәк, барысын да булдырырбыз – чирләрне дә җиңәрбез, газетабызны да, милләтебезне дә саклап калырбыз.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА.