Домой Афиша в Самаре ” Ялкынлы яшьлек” ансамбленә – 50 ел!

” Ялкынлы яшьлек” ансамбленә – 50 ел!

0
” Ялкынлы яшьлек” ансамбленә – 50 ел!

                                                   
1970 ел. Апрелнең өче – “Ялкынлы яшлек” ансамбленең туган елы һәм көне.
1970 ел. Февральнең 13е. Коллектив беренче концертын Самарның Металлурглар Сараенда куя.
Үзенең хезмәт юлын Самарның Металлурглар Сараенда башлап җибәрде.
Бүгенге көндә ул Самарның управленческий бистәсендә урнашкан “Чайка” мәдәният Сараенда сыену тапты.
Мәдәният Сараеның директоры – Гүзәл Сафина. Заманында ансамблдә балетмейстр булып эшләде.
Ансамбль үзенең беренче концертларын Тупли һәм Әбдери авылларында куйды.
1977 ел. “Ялкынлы яшлек” “Халык коллективы” исеменә лаек була.Бу исем коллективка түләүле тамашалар оештырырга рөхсәт бирде.
Бу мактаулы исемнәрне ул 1980, 1983, 1986, 2009, 2015 елларда раслый.
1985 ел. “Ялкынлы яшлек” Бөтенсоюз смотрында Лауреат исеменә лаек дип табыла.Шул ук елны Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүч техник фәннәр кандидатлыгын ала.
1987 ел. Казанга беренче гастролгә баралар.
1988 ел. Ансамбльнең җитәкчесе Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүчкә “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирәләр.
1992 ел. Казахстанның Уральск шәһәрендә гастрольләр.
1993 ел. Санкт-Петербургта гастрольләр.
1995 ел. Мәскәүдә гастрольләр.
2002 ел. Илгиз Кәлүч “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек  дип табыла.
2014 ел.Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүчкә Самар өлкәсенең “Халык артисты” исемен бирделәр.


Илгиз Кәлүч олуг хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнә һәм Самар өлкәсенең “Мәшһүр татары” исеменә лаек булды.

Губернаторыбыз ” Самар өлкәсенең халык артисты” исемен бирде.