Домой Культура «Ялкынлы яшьлек»тә үзгәреш җиле

«Ялкынлы яшьлек»тә үзгәреш җиле

0
«Ялкынлы яшьлек»тә үзгәреш җиле

11 декабрьдә Самараның “Стройкерамика” бистәсендәге “Юбилейный” мәдәният йортында “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле “Аулак өй” дип аталган программасы белән чыгыш ясады.

“Бердәмлек” газетасының 49нчы санында Альмира Алтынбаеваның “Аулак өйдә ни булды?!” дип аталган мәкаләсән укыгач, әлеге тамашаны үз күзләребез белән күрмәгәнгә үкенгән идек. Ә инде “Юбилейный”да аны кабатлап күрсәтәчәкләрен ишеткәч, бармый калмадык.

Чынлап та, тамаша бик шәп булды, күңелләребезгә бик тә хуш килде. Ошады дип әйтү генә аз! Андагы энергетика, шаяртулар, җыр-биюләр – барысы да искиткеч матур итеп эшләнгән! Чын театральләштерелгән тамаша! Үзешчән артистлар профессионаллар дәрәҗәсендә аулак өй уздырдылар да куйдылар.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертларына күптән йөрибез, бөтен артистларны да, аларның җанатарларын да яхшы беләбез. Шуңа күрә үземнең генә түгел, залда утыручы башка тамашачыларның да фикерләрен “Бердәмлек” укучыларына җиткерәсем килә. Алар бертавыштан: “Ансамбль программасында үзгәреш җилләре сизелә”, -диләр.

Беренчедән, бу гади концерт кына түгел, ә оста артистлар башкарган тулы бер спектакль. Һәр күренеш тәмамланган саен, алда нәрсә булыр икән дип, тамашачылар икенче күренешне түземсезлек белән көтеп алдылар. Бәлки шуңадыр да тамаша узып киткәнен сизми дә калдык.

Икенчедән, җырларны артистлар үзләре җырладылар – фонограммадан кулланмадылар, гитара, гармун кебек халык инструментларына агач кашык, уклау кебек өй кирәк-яраклары да кушылып киткәч, бигрәк тә күңелле булды.

Өченчедән, ансамбльгә Әлфия һәм Тәлгать Гәрәевлар, Эльмира Нурмөхәммәтова кебек яңа артистлар килгән. Димәк, ансамбльнең киләчәге бар, дигән сүз.

Артистлар тамашаның башыннан азагына кадәр зал белән әңгәмә алып бардылар, ә без үзебезне “Аулак өй”нең кунаклары кебек хис иттек.

Әбиләр дә (Шамилә Ибраһимова һәм Сания Әминова), гашыйк пар ролен башкарган оныклар да (Мәрьям һәм Али Асановлар) рольләрен искиткеч оста башкардылар. Асановлар үзләренең танышкан чакларын уйнаганнар икән! Чыннан да, аулак өйдә туган сөю – гомерлек ул! Бу парның башларны әйләндерерлек моңлы тавышларын кат-кат тыңлыйсы килә, алар ниндидер магнит сыман үзләренә тартып торалар. Али оста итеп гармунда да, гитарада да уйный, ә Мәрьям шигырь сөйли белүе белән алдыра. Мин алар белән шәхсән таныш булганга күрә, кунакчыл, киң күңелле, юмарт кешеләр дип бәяли алам.

Венера Абдрахманова да күп еллар буе тылсымлы тавышы белән тамашачыларны таң калдыра, ә биюе чәчәктән -чәчәккә күчеп очучы күбәләкне хәтерләтә.

Ансамбльнең аксакалы булып саналган Искәндәр Әхмәтовның йөрәге гел унсигездә. Ул бу юлы да бөтен җырларны бик урынлы итеп сайлаган һәм, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдәге осталык белән башкарды. Гомумән, ансамбль артистларының кайсын гына алсаң да, һәрберсен күпкырлы талант иясе дип атарга була. Мәсәлән, элек Диана Гарифуллина тамашачыга оста биюче буларак таныш булса, бу юлы Руслан Үмәров гитарасына кушылып җырлады. Ә Руслан талантлы музыкант кына түгел, үзе җырлар да иҗат итүче, аранжировкалар да ясаучы музыкант та. Руслан гитарада уйнап, Алсу Сабирова башкарган “Хыял” җырын тамашачылар тын алмыйча тыңладылар. Фәрзанә Мәхмүтова да яшь, яңгыравыклы тавышы белән залны дәртләндереп җибәрде.

Кичәнең беренче бүлеге азагында Мөслимдә узган Бөтенроссия Сабан туе турында да искә алынды. Анда Төмән татарлары безнең артистларга “Ямщикәй” җырын бүләк иткәннәр икән. “Аулак өй”дә җыелган яшьләр шул җыр белән икенче бүлекне башлап җибәрделәр. Артистлар башкарган һәр яңа җырны тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр. Бер генә татар концерты да милли биюләрдән башка узмый. Биючеләр Руфия Абайдуллина, Алсу Сәлимова, Диана Гарифуллина, Тимур Башаров, Венера Абдрахманова, Регина Хәсәншина, хореограф Гөлнәзирә Нуруллина җитәкчелегендә, күңелле һәм дәртле татар халык биюләрен башкардылар.

Милли костюмнар, декорацияләр, татар йортының эчке бизәлеше күзләрне иркәләде. Режиссер Алсу Белякова, тавыш режиссеры Әмир Идрисов тырышлыгы белән микрофоннар аша яңгыраган чиста тавыш, профессиональ дәрәҗәдә урнаштырылган яктылык тамашаның бөтен матурлыгын ассызыкладылар.

Татар халкының гореф-гадәтләрен милли уеннарын, җыр-биюләрен саклап, искә төшереп торган өчен Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендәге “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә зур рәхмәт!

Без ансамбльгә уңышлар һәм юмарт иганәчеләр телибез. Татар теле әле озак яшәр, дигән өмет бүләк иткәнегез өчен мең рәхмәт.

Нәҗибә Шәйхетдинова.

Смышляевка бистәсе.