Яшәгез, чишмәләр!

0
Яшәгез, чишмәләр!

Самара өлкәсе губер­наторының “СОдействие” программасы гамәлгә ашырылып килә. Халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән программа кысаларында өлкәбезнең шактый авылларында һәм шәһәр районнарында юллар салынды, ял итү яисә спорт мәйданчыклары төзелде һәм башка социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләр хәл ителде.

Без, Похвистнево райо­нының Яңа Мансур авылы халкы, Әдек исемле чишмәбезне күптән төзекләндерергә теләгән идек. Шушындый программалар турында ишеткәч, бик шатландык. Иң элек “Живи, родник” дип аталган проектыбыз “Лукойл” грантына ия булды, ә тагын бер елдан “СОдействие” программасына да эләкте. Бу акчаларга чишмә тирәсен тимер рәшәткә белән уратып алдык, яңа улак ясаттык, ә юлга асфальт валчыгы түшәлде. Җәйге эссе көннәрдә юлчылар салкын су эчеп, күләгәдә ял итсен дип, осталар бик матур беседка, эскәмия һәм өстәл ясап куйдылар. Хәзер Әдек буен танымассың да! Авылыбызның матур бер урынына әверелеп, үзенә тартып тора. Читтә яшәүче авылдашлар да: “Булдыргансыз!” – дип тел шартлаталар, кунакка кайтканда, саф чишмә суын, савытларга тутырып, алып китәләр.

Әлбәттә, бу зур эшне үзебез генә ерып чыга алмаган булыр идек. Авыл халкы тормышын яхшырту буенча шундый программалар һәм грантлар булдырган өчен губернаторыбыз Дмитрий Азаровка, “Лукойл” җәмгыяте вице-президенты, “РИТЭК” оешмасы генераль директоры Николай Николаевка, “Лукойл” хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетовка һәм район башлыгы Юрий Рябовка, төзү эшләрен алып барган “Звезда” оешмасы эшчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Бу үзгәрешләр авыл халкына шундый ошады ки, хәтта Пят­ра һәм Тубал чишмәләрен дә шулай ук төзекләндерергә булдык. Шуңа быел да “СОдействие” программасында катнашырга ниятлибез. Чишмәләрне карап, чистартып торсаң гына, аларның гомере озын була.

Яңа Мансур авылы халкы исеменнән

Әкълимә Субеева,

Габдулла Гыйниятуллин.

Бердэмлек