Домой Жизнь татар Җылы сүз, якты караш – күңелләргә дәва

Җылы сүз, якты караш – күңелләргә дәва

0
Җылы сүз, якты караш – күңелләргә дәва

Ак пәрәвез җепләренә уралган әбиләр чуагы – үзе бер могҗиза. Яшь чыршылар тезелеп киткән бакча, сары яфраклар түшәлгән аллеяның ике ягында әллә нинди аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Менә шушы аллеяны узып, Похвистнево районы, Гали авылы халкы, әкият дөньясына кергәндәй, медпункт ишеген ачып керә, ак халатлы шәфкать туташларына үзләренең моң-зарларын сөйләп, шифа-дәва көтә. Алар Аллаһы тарафыннан бирелгән гомерне озайта алмый, билгеле. Әмма безнең кебек олы яшьтәге кешеләргә җылы сүз, якты караш, ачык йөз күрсәт­сәләр, куллары­ның шифасы да хәлне яхшыртып җибәргәндәй тоела. Аллага шөкер, файдасы булды, дип күңелебезне тынычландырабыз.

Аларның һәрберсе мәр­хәмәтле, шәфкатьле, тәм­ле теллеләр. Төрле авырулар бар бит, холыксызлары да, гел бәйләнергә торучы­лары да очрый – барысына да ярый белергә кирәк. ФАП хезмәткәрләреннән гаеп эзләмик, үзебезне кулда тотыйк. Көзге җилләр күңелне төшергән кебек, безнең авыр сүзләр дә аларның җанын әрнетә. Колакка кереп калган авыр сүз йөрәккә боз сала, ә бозларны эретеп, йөрәкне эшләтеп җибәрү өчен, ай-һай күпме тырышлык кирәк.

Гали авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче табиб Евгений Сергеевич Валов Ырын­бур медицина институтын тәмамлаган, 22 еллык ста­жының 9 елы безнең авылда үткән. Ул бирегә Похвистнево­дан килеп йөри. Ни булса да, иң башта аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул безнең авыруыбызга карап, кирәкле укол-даруларга рецептлар язып бирә дә без шәфкать туташлары карамагына күчәбез. Шуларның берсе – Лилия Сөләйман кызы Нуретдинова, Нугай авылыннан килеп эшли. Әлфия Рөстәм кызы Мортазина Әсәкәй ягыннан авылыбызга килен булып төшкәннән бирле (18 ел) безнең ФАПта хезмәт итә. Авылда яшәгәнлектән, аңа бигрәк тә авырга туры килә. Көнме-төнме, чакыруны көтеп кенә торган кебек, чемоданын күтәреп килеп җитә. Аллаһы исәнлек бирсен үзенә.

Ә Гамбәр Гыйзетдин кызы Заһидуллина (стажы 30 ел) хәзер Нугай авылында ачылган ФАПта эшли. Кирәк булса, безнең авылга килеп китәргә  дә авырсынмый.

Балалар табибы Ирина Сергеевна Маняпова күрше Рысайкино авылыннан килеп йөри. Күптән түгел генә эшли башлаган яшь акушер Регина Нуриева да бик мөлаем, ачык йөзле бала.

Гөлфия Кашаева белеме буенча шәфкать туташы булса да, ФАПта санитарка булып эшли. Ул ягымлы, һәркемне ачык йөз белән каршы ала, кирәк булганда табибларга ярдәм итә, ФАП аптекасында да сата, тәрәзә төпләрендә бик матур гөлләр үстерә. Ә ФАП бакчасындагы матурлыкны алар Лилия белән икәү булдыралар. Гөлфия аларны бала карагандай тәрбияләп, су сибеп тора. Ә авылыбызның дәрәҗәле аксакалы Ильяс хаҗи Арсланов ФАП бакчасына яшь чыршылар утыртты. Бик матур булып үсеп киләләр. Аллы-гөлле бакча узып баручыларны үзенә каратып, балкып тора.

ФАП авылыбызның дә­рәҗәле, олы җанлы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган Дания Тулова һәм мәрхүм Расих Латыйпов ярдәме белән яңартылган иде. Равил Галимуллин белән Рифат Мортазин кардиограмма аппараты бүләк иттеләр. Шуннан бирле авыл халкына кардиограмма ясату, кан анализы бирү, система кую өчен Похвистневога барып йөрү кирәкми, барысын да үз авылыбызда эшләп була. Дания авыл халкын шатландырып, рәхмәт сүзләренә күмелеп яшәсен, ә Расихыбызның рухына, догаларга күмелеп, җәннәтләргә керергә насыйп булсын.

Спонсорларның һәрберсенә гаилә бәхете, тыныч тормыш һәм иң мөһиме – исәнлек телим!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Бердэмлек