Домой Жизнь татар Яшәсен татар моңы

Яшәсен татар моңы

0
Яшәсен татар моңы

Самара өлкәсенең “Дус­­лык” иҗади-иҗтимагый җәм­гыя­те үткәреп килгән “Мирас” ха­лыкара татар мәдәнияте фес­тивалендә катнашучылар, бү­­генге шартларда бәйгене ни­чек уздырырлар икән дип, бик бор­чылганнар иде. Оешты­ручылар моның да юлын тапты – фестивальне дә, бәйгенең га­ла-концертын да онлайн фор­мат­та уздырдылар.

Хәер, моннан алар оттылар гына бугай, чөнки бәйгечеләр саны тагын да артты һәм гео­графиясе киңәйде. Ә гала-концертны “Татар-Дуслык” сай­тының YouTube каналында бер көн эчендә биш йөздән артык кеше караган. Онлайн форматта булса да, ул югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Өлкә гу­бернаторы Дмит­рий Азаров, Са­мара өлкәсе Администрациясе вәкиле На­дежда Осипова, Татар­стан пре­мьер-министры урын­ба­сары, Милли Шура рәисе Ва­сил Шәйхразыев һәм Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма ко­митеты рәисе Данис Шаки­ров­ның котлаулары аны тагын да күтә­реп җибәрде.

Гала-концертны Венера Га­ниева һәм “Мирас” I Халык­ара татар мәдәнияте фести­валенең Гран-при иясе Аль­мира Сәетова “Сөембикә” җы­ры белән ачып җибәрделәр. Бу сәләтле якташыбызның күңелгә үтеп керерлек моңлы тавышы, сәхнәдә үзен чын артистларча тотуы белән сок­ланмаган кеше юктыр, мөгаен. Ул фортепьянода да оста уйный. Бу юлы яшь сәләт иясе “Музыкаль-инструменталь баш­кару” номинациясендә I дәрә­җә лауреат исеменә лаек булды.

Самараның “Яктылык” та­тар мәктәбе “Йолдыз” бию ансамбле җитәкчесе Алия Су­ринаның (ул “Хореография” номинациясендә 1 урын алу­чылар арасында) чыгышы да зур тәэсир калдырды. Ул бие­гәндә аяклары идәнгә тими, гүя сәхнәдә өчып йөри төсле, аңа кушылып биисе килә.

Ә “Нәфис сүз” номина­циясендә чыгыш ясаучылар арасыннан Камышлы районы Иске Ярмәк авылы кызы Альмира Сәлахованы билге­ләп үтми булмас. Монда, һич­шиксез, Халикъ Садри исе­мендәге Мәдәният йортында эшләп килүче шигърият түгә­рәге җитәкчесе Әлфия апа Ба­һаутдинованың өлеше зурдан. 

Гомумән, төрле номина­ция­ләрдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган бәйгечеләр арасында самаралылар шактый иде. Аларның исемлеге белән “Татар-Дуслык” сайтында та­нышып була.

Гала-концерт “Мирас” фес­тиваленең гимны белән тә­мам­ланды. Ахырда “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фес­тивале директоры Ис­кән­дәр Сәетов “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына, өлкә татар милли-мәдәни автоно­миясенә, өлкә һәм шәһәр адми­нистрацияләренә, Бөтен­дөнья татар конгрессына һәм зур хезмәт куйган жюри әгъза­ларына рәхмәт белдерде.

Алия Арсланова

Бердэмлек