Ятим итмик туган йортларны

0
62

Үткән шимбәдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният сараенда авыл үзешчәннәре көче белән “Бакча карачкылары” спектакле премьерасы узды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм шагыйрә Зөләйха Минһаҗева әсәре буенча куелган спектакль Айгөл Вәлиуллинаның “Нигез елый, диюләре хактыр” шигы­реннән башланып китте…

Нигез елый, диюләре

                                   хактыр,

Үземнең бар хәтта

                                күргәнем.

Елап кына калмый, аңын

                                         җуеп,

Ишелгәнен күрдем түбәнең…

Шушы шигырьдәге үзәк өзгеч сүзләр премьераның да шундый ук моңсу, бетеп баручы авылларның тешсез коймалары, кыек түбәләре, хәлсез карчыклары, проблемалары турында булыр кебек тоелды. Ләкин, пәрдә ачылып киткәч, гөрләп торган җитешле йорт, бизәкле өй кыеклары, тәрәзә капкачлары, бакча тулы алмалар (ясадылар Андрей һәм Мария Цымбалюк) пәйда булды. Хәсән бабай (Рамил Кәримов) чыгып эскәмиягә утырды да, гармун сыздырып, җырлап җибәрде. Әсма әби (Әлфира Кәлимуллина) бабайны би­тәрли башлады, янәсе, нәрсә иртә таңнан күршеләргә тынгы бирмисең, җырлап утырасың, әнә каргалар бакчадагы алмаларны чукыйлар, карачкы ясап куй әле, ди. Бабай, карачкыларга күңелсез булмасын дип, берне түгел, икене – кыз белән егетне (Әсмабикә – Миңнегөл Гыйль­метдинова һәм Хәсәнҗан – Ди­нар Гарипов) ясады. Шуннан маҗаралар башланды да инде.

Бу йортта Ишбабай (Мө­хәммәт Фәтхетдинов) исемле йорт иясе дә яши икән. Ул авылның бетә баруына, ташландык өйләрдә калган йорт ияләре язмышына борчыла. Алар, өерләргә җыелып, үзлә­ренә урын табалмыйча, авыл буйлап каңгырып йөриләр икән.

Менә каникулларга Хәсән бабай белән Әсма әбинең шә­һәр­дә укучы оныгы Марат (Ришат Ибраһимов) кайтты. Ә күршедә Зәйнәп исемле матур кыз (Гөлшан Ибраһимова) көтә икән аны. Яшьләргә күп кирәкмени, көндез берничә сүз алыштылар да менә инде кичен очрашырга сүз куештылар. Әби белән бабай моңа бик шат, әлбәттә. Тик сәрхүш Сәгыйтьнең (Илшат Галимов) Зәйнәпкә күз атып йөрүе борчый аларны. Ашлык ташучы шоферлар: “Хәсән, оныгыңның тешләрен санап куй, сәрхүш Сә­гыйть коеп төшермәсен”, – дип кисәтеп тә куйганнар инде. Чын­нан да, Сәгыйть белән Марат кичке уенда эләгешеп алалар.

Ишбабай, карачкыларның кеше булырга теләүләре турында сөйләшеп торуларын ишетә. Ул аларга алдан ук әйтеп куя – кеше булуы җиңел түгел, кешеләр үзләре дә кайчакта кеше була алмыйлар, ди. Карачкыларның үз дигәнендә торуын күреп, юри генә әфсен-төфсенли һәм, ни гаҗәп, алар кеше сыйфатына керәләр һәм яшьләр артыннан Җырлы чишмә буена төшеп китәләр.

Ә анда кичке уен гөрли, табигатькә төнлә дә тынгы юк – үләннәр таптала, чишмә ка­ралмаган, урманда чүп-чар. Чишмә дә бу турыда җырлый түгел, кычкыра кебек тоела. Карачкылар кешеләрнең кы­ланмышын хәйран калып күзәтәләр. Үзләре дә алар кебек күңел ачарга маташалар, ләкин булдыралмыйлар, кеше булу авыр икән дип, әтәчләр кычкыра башлаганчы ук үз урыннарына килеп басалар. 

Спектакльнең ахырында Марат, беренчедән, авылның бетә баруын күреп, икенчедән, Зәйнәп белән калырга теләп, авылга эшкә кайтырга сүз бирә. Димәк, яңа йорт салыначак, балалар туачак, тагын бер йорт иясенә урын табылачак…

Спектакль, матур деко­ра­цияләр арасында, җыр-моңга, милли уеннарга, мистикага үрелеп барганлыктан, башта кызыклы тамаша кебек кабул ителә. Тора-бара проб­ле­малар күплеген, авылның ки­ләчәге тик безгә, кешеләрнең үзаңына бәйле булуын абайлый башлыйсың. Ерак йөрергә дә кирәкми, үткән гасырда гөрләп торган алты йөз йортлы Иске Ярмәктә дә инде өйсез калган Ишбабайлар бихисап. Ләкин потенциалыбыз бар, уйланыгыз, яшьләр, калыгыз авылда, дип кычкыралар сыман үзешчән артистлар да, сәхнәгә куючы Айгөл Галиуллина һәм театр җитәкчесе Ришат Ибраһимов та.

Нигез елый… Сулкылдаган

                                      чакта

Тота алмый йортны бүрәнә.

Ялгыз калган өйнең

                               диварлары,

Череп ташландыкка

                                  әйләнә…

Кычытканнар баскан

                              тирә-юнен,

Сарай-лапас җиргә уелган…

Йорт-кураның көтеп җаны

                                    каткан,

Уты сүнгән, миче суынган…

Ә уйласаң! Гомер кичкән

                                       монда,

Һәрбер такта әткәң

                                 табышы!

Тәрәзеннән ишетелә сыман,

Әнкәеңнең назлы тавышы.

Нигез елый, диюләре

                                    хактыр.

Ачы тавыш белән

                               сыкрыйдыр!

Ташлап китмик торган

                              нигезләрне,

Ятим итмик туган

                             йортларны!

Эльмира Шәвәлиева.

Автор фотосурәте.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here