Язучы Кәрим Кара: «Миңа медальләр бирәбез дип, башкорт булып язылырга өндәп йөрделәр»

0
35
Кәрим Кара (Һади Кәримов)

Яңа гына «Казан утлары» китапханәсенең дүртенче кесә китабы дөнья күрде. Игътибарыгызга «Җиләкле алан» китабы авторы Кәрим Кара (Һади Кәримов) белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әлеге язмада сез язучының тормыш юлы, дөньяга карашы, кызыклы фикерләре белән таныша аласыз.

  • -Һади абый, ни өчен псевдонимыгыз Кәрим Кара?

 -Татарда оялчанлык дигән табигый сыйфат бар. Мин озак еллар авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Беренче хикәяләремне «Кызыл таң» газетасында бастыруны килештергәч, үз исемем белән чыгарган очракта аларны балалар укыячагын белдем һәм шуннан оялдым.

Нигә «Кара»? Бу дөньяда озын гына гомер яшәлде, төрле чаклар булды. Идәннәренә келәмнәр җәелгән затлы рестораннарга үтеп кергәнем дә, җиде диңгез артыннан китерелгән әлвә-хәлвәләр ашап караганым да булды. Ләкин миңа якын кеше — ул, мәсәлән, вокзал буенда, ашыга-ашыга ризыгын ашап, өч тиенлек чәен эчеп, бакчасына баручы юлчы. Мин гомерем буе җирдә эшләгән кара халык белән бергә булдым. Үзем бүген дә, кирәк икән, бура бурап, мич чыгарып, сайгак-түшәм җәеп һәм башка эшләрен башкарып йорт җиткезә алам. Урманда агач аударып, бакчада җир эшкәртеп күп гомерем үтте. Кара халык белән бергә яшәдем, алар тарткан арбаны мин дә тарттым, алар сызланганны мин дә сызландым, аларның кайгылары миңа якын булды. Мин — кара кешеләрдән, аксөякләр нәселеннән түгел. Шуңа күрә «Кара» дигән тәхәллүс минем өчен кадерле һәм кыйммәтле. Мин гади кешеләр янында гына рәхәтлек табам. Алар белән килешеп була.

«Мин кечкенә чакта әти безне — алты баласын ташлап чыгып киткән»

-Үзегез белән таныштырыгыз әле.

– Мин Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туганмын. Ул бик зур авыл: мин мәктәпне тәмамлаганда, анда меңнән артык бала укый иде. Иң мөһиме, бүген дә татар авылы булып саклана.

Әни гомере буе колхозда сыер сауды. Әти машина йөртүче, техника белән җенләнгән кеше булды. Аның кушаматы да «Шофер» иде. Шундый гаиләдә биш кыздан соң, алтынчы төпчек малай булып дөньяга килгәнмен. Якыннар мине «Арыш арасында бер бодай» дип сөйделәр.

Әти турында истәлекләр сакланып калмаган. Мин кечкенә чакта ул безне ташлап чыгып киткән. Әни алты бала белән торып калган. Өебез зур түгел иде. Апалар идәндә тезелешеп йоклады, ә минем урын «Голландка» миченең өстенә такталар җәеп куелган кечкенә генә «карават» булды.

Мин кечкенәдән китап укырга яраттым. Кайвакыт апалар мич арасыннан куып та чыгара алмыйлар иде. Тиле таш җыя дигәндәй, мин гомер буе китап җыйдым. Китап яраткач, мәктәптә әйбәт укыдым. Дүртенче классны бишкә генә бетердем. Югарырак классларда бераз сансызланып киттем, дөньяның башка төрле кызык яклары күренә башлады. Шулай да, ун еллык мәктәпне уңышлы гына тәмамладым.

Яшьтән эшләп үстек. Җәй көннәрендә җиләк җыеп, шәһәргә илтеп саттык. Җиләк саткан акча уку өчен кирәк-яракларга, мәктәп формасына җитә иде. Фермага барып, әнигә маллар караштым. Җиденче класстан башлап җәй айларында үзем кебек берничә малай белән бригадага берләшеп, эшкә йөрдек. Өч-дүрт сум акча биргәннәрдер инде, ләкин эштә иң рәхәте — туйганчы итле аш ашау иде. Ул вакытта өйдә ит юк бит.

Мәктәпне тәмамлагач та бер ел колхозда эшләдем. Бер классташ кыз беренче тапкырдан укырга керә алмаган. Икенче елда документларын кабат биргәндә мине дә Бөре (Бирск) шәһәренә ияртеп алып барды. Мин дә документларны тапшырып, имтиханнарны уңышлы биреп, педагогия институтына укырга кердем.

Студент елларым бик күңелле үтте. Ул вакытта әнинең пенсиясе 45 сум булса, мин 40 сум стипендия алдым. Әнидән акча өмет итү юк, шуңа күрә стипендиядән колак какмас өчен тырышып укырга туры килде. Каникул вакытларында төзелеш отрядларында йөрдем. Башкортстанның районнарын шактый үттек, Томск шәһәренә кадәр барып җиттек.

«Кыш көннәрендә башмаклы тракторга таккан чанага утырып, район үзәгенә 6-7 сәгать бара идек»

-Институтны тәмамлагач, бик ерактагы Аскын районының Күнгәк авылына балалар укытырга җибәрделәр. Авылга район үзәгеннән 60 километр барасы. Ул юлны ничек кенә үтәргә туры килмәде. Кыш көннәрендә башмаклы тракторга (диалекталь — чылбырлы трактор — ИТ) таккан чанага утырып, тунга төренеп, район үзәгенә 6-7 сәгать бара идек. Яз-көз машина этүләрне, трос тагып аны сөйрәүләрне искә аласы да юк.

Юлын исәпкә алмаганда, авылы ярыйсы гына иде. Ун класслы мәктәбе бар, балалар күп, эш җитәрлек. Мине бер әбигә фатирга керттеләр. Шул тормышка ияләшеп киттем.

Минем бәхеткә, бер чибәр генә кыз педколледж тәмамлап мәктәпкә кайтты. Ике яшь кеше магнит кебек тартылып киттек. Өйләнешкәч, йорт салдык, балалар үстердек. 1978 елда Күнгәк авылына барып кергән идем, 2012 елга кадәр тормыш шунда үтте.

Балалар Казанга киткәч, аларга якынрак булу өчен, без дә Татарстанга күчендек. Балалардан мең километр читтә яшәү читен. Телефоннан сөйләшүләр генә җитми, оныкларны да сөясе килә. Сөйләштек-киңәштек тә, тугызга унлы өйне, бөтен хуҗалыкны сатып, Тәтеш районына күчендек. Башкортстанда йортлар арзанрак йөри, шуңа күрә монда гадирәк өй алырга туры килде. Нигезен яңартып, стенасын кирпечтән төреп, янкормалар төзеп, мин аны рәткә китердем. Күптән түгел анысын да сатып, Яшел Үзәнгә күчендек.

 -Олыгайгач авылны ничек шәһәргә алыштыра алдыгыз?

 -Авылны, бакчаны калдырып китү бик авыр булды инде. Икенче яктан караганда, тормыш җиңеләйде. Хәзер дәрман бетте, рәхәтләнеп эшләрлек түгел, хастаханә юлын да таптарга кирәк. Яшел Үзәндә барысы да якында гына, авылдагы кебек район үзәгенә йөрисе юк.

«Билгеләнгән маршрут буенча безне тормыш буйлап җитәкләп йөртәләр»

-Мин Сезне әдәбиятка соңлап кына килеп кергән язучы дип беләм. Ничә яшьтә әсәрләр яза башладыгыз?

-Кырык яшьләрдә. Мин үземнең үткән тормышыма кайвакыт аптырап карап куям. Гомер көтмәгән, уйламаган эшләр эшләнә. Ышаныч белән әйтә алам: билгеләнгән маршрут буенча безне тормыш буйлап җитәкләп йөртәләр. Минем элек тә язарга мөмкинлекләр булды. Мәктәптә укыганда язган иншаларымны укытучы мактап туя алмый иде, район газетасында хикәяләрем дә чыккалады. Тәмәкенең зарары турында хикәя язган истә. Ярты гасыр узгач үзем дә тәмәкенең зарарлы икәнен аңладым. Колхозда эшләгәндә бер комбайнчыдан алган интервьюны газетада бастырдылар.

Мәктәптә эшләгәндә башта күңелгә килгән әйберләрне язмадым. Үз-үземә соң инде, язмыйм дидем. Киләчәктә барыбер язарга туры килде.

Журналист коллегалар Сезне күп һәм тиз яза диләр.

-Язган әйберемне сызганым, бозганым юк. Бер тапкыр язылган әсәрне шул килеш тапшырам. Мин аны әйбәттер дип тә әйтмим. Менә язасы фикер үзеннән-үзе килә. Язып кына утырасың кебек. Кайвакыт башта уйлаганнан каршылыклы сюжет килеп чыга. Минем каләмнәр сындырып, чәчләрне йолкып эшләгән әсәрем юк.

Гонорар өчен язган кыска хикәяләрем дә күп. Шәхси газеталар миннән яңа әсәр сорап кына торалар. Урамнарны әйләнеп кайтканчы, ә мин җәяү йөрергә яратам, берәр фикер килеп төшә. Аннары утырам да, бер-ике сәгать эчендә язып та куям.

Мин үземне зур язучы дип санамыйм. Язу — минем өчен ләззәт. Яхшы әсәр язу бигрәк тә рәхәт. Хисләр белән сүзләр ташып килгән чактагы ләззәтне хатын-кыз да бирә алмыйдыр.

«Беренче китабым Башкортстан нәшриятына тапшырганнан соң ун ел үткәч, 2009 елда чыкты»

-Ничә китабыгыз дөнья күрде?

 -Минем китаплар бик авыр чыга. Беренчесе — Башкортстан нәшриятына тапшырганнан соң ун ел үткәч, 2009 елда чыкты. Анысы да киселде, печелде. Китап әйбәт иде. Аны бик җылы кабул иттеләр. Салават Юлаев премиясе бирерлек дип әйткән кешеләр дә булды.

Татарстанга килгәч «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» дигән икенче китабым чыкты. Анысы тиз басылды. Конкурста катнашып, кулъязмам икенче урынны яулады. Бәйгедә җиңүчеләрнең китапларын тиз чыгардылар. Аннары тагын әсәрләремне туплап Татарстан нәшриятына тапшырдым. Анысы җиде ел нәшриятта ятканнан соң, Алла бирсә, быел июльдә чыга. Нәшрият хуҗаларының ишек төпләрендә «Китабым чыгамы әле?» дип басып тору минем өчен бик авыр хәл булса да, ел саен бардым. Бу китап чыгачагын белгәч, нәшриятка тагын берне тапшырдым. Әле минем тагын дүрт китап чыгарырлык кулъязмаларым бар.

– Димәк, тиздән Сезнең өченче китабыгыз чыга. «Казан утлары» редакциясе әзерләгән кесә китабы — дүртенчесеме?

-Анысы китап түгел инде, кечкенә җыентык. Журналда басылган повестьне һәм бер хикәяне алар шулай эшләп чыкты. Рәхмәт аларга.

Мондый тизлек белән барса, китапларым чыгып бетәсенә ышанычым юк. Чыгамы ул, юкмы — мөһим түгел. 65 яшькә җиткәч, булганына шөкер итәргә кирәк. Менә монда килеп, тамгаланып китү — үзе зур бәхет бит инде.

Яшь вакытта тормышны куабыз, нәрсәдер көтәбез. Гомумән, тормыш гел нәрсәнедер көтеп уза. Яныбыздагы вак кына шатлыкларны күрмибез. Хәзер мин дөньяны икенчерәк тоям. Кешенең байлыгына, тышкы кыяфәтенә караганда, мине күбрәк аның эчке дөньясы, уйлары, хисләре кызыксындыра. Язучы Ркаил Зәйдулла да мине язучы-психолог дип атый.

Әгәр мине алып китәргә дип капка төбенә пар ат килеп туктаса, мин үз язмышымнан бик канәгать булып китәр идем. Бу дөньяда шулкадәр күп белдем, күп күрдем: начарын да яхшысын да. Хәзер миндә бары шөкер хисе генә.

-Китапларыгыз сатылып бетәме?

-Бер-ике ел эчендә сатылып бетә.

«Бөтенләй булмаган, белмәгән әйбер турында язып булмый»

-Геройларыгызны тормыштан аласызмы, уйлап чыгарасызмы?

-Бөтенләй булмаган, белмәгән әйбер турында язып булмый. Теләсә кайсы фантастик әсәр дә җир тормышына бәйләнгән. Үзеңнең яшәешеңдә күргәннәрең, белгәннәрең бераз эшкәртелеп әсәргә кереп китәләр. Яза башлагач, алар үзгәрәләр әле. Язучы кешегә зур тәҗрибә кирәк. Әсәрнең эчтәлеге юк икән, укымыйлар.

Аерым кешене генә алып та, әсәр герое итеп ясап булмый. Мин тормыштагы әйберләргә таянып, бераз фантазияне кушып язарга яратам. Мәсәлән, ниндидер вакыйгага юлыгасың да, азагын үзең уйлап бетерәсең. «Ул кеше болай эшләгән булса, ничек килеп чыгар иде икән?» дигән сораулар тынгылык бирми. Автобуста барганда, урамда йөргәндә ике-өч кызыклы җөмлә ишетсәм, яңа әсәрлек идея туплый алам.

 -«Хак-нахак» хикәясендә гади авыл егете кулына бер чемодан доллар килеп эләгү идеясе каян килде?

  -Шул фантазиядән инде. Кая күрик инде без бер чемодан акча?!

-Акча турында ишетеп, аңа да очраклы рәвештә шулкадәр сумма кергәне булмаган өчен үзен бәхетсез санаган ир-ат образы да игътибарга лаек. Андый кешеләрне күргәнегез бардыр әле?

– Зарланудан туктый алмый торган кешеләр күп бит. Үзе менә дигән итеп яшәп ята, ә зарланудан туктамый. Без шөкер итә белмибез. Бу тормышның кадерен, тәмен, ямен белмибез. Безгә шулкадәр күп бирелгән бит инде. Бу дөньяны кем аңлаган?

– Авылда яшәп иҗат итү читен түгелме?

-Авылда яшәдең ни, шәһәрдә ни, мин аермасын күрмим. Музыкантка иҗат өчен уен коралы кирәк. Язучыга нәрсә кирәк? Кулыңда каләмең, әйтер фикерең бар икән, утыр да яз. Мин телевизор карарга яратмыйм. Вакытым булганда, әле дә китап укыйм. Яшел Үзәндә ике китапханәгә язылдым, икесенә дә йөрим. Китап укымыйча гына язуны күз алдына да китерә алмыйм. Укыганда үзеңә белем туплыйсың.

– Сезне Зифа Кадыйрованың авылдашы дип беләм. Аның белән аралашасызмы?

 -Хәзер аралашабыз, ә язучы булып танылганчы бер-беребезне белми идек. Зур авылда бөтен кешене белеп бетерү мөмкин дә түгел. Яше буенча ул миннән кечерәк. Гадәттә, укыганда бәләкәйләргә игътибар итмибез бит инде.

Зифа Кадыйрова белән Татарстанга килгәч кенә таныштым. Туры килгәндә очрашабыз. Аның тәкъдиме белән «Челнинские известия» газетасында бер повестемне бастырдым. Зифаның иҗатына килгәндә, ул да халыкка якын итеп яза, бигрәк тә хатын-кызлар өчен. Шуңа күрә аның китаплары бик популяр. Әдәби планканы төшерә дип, аны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Мин әдәбиятта төрле жанрлар булырга тиеш дип саныйм. Мәсәлән, кемдер фәлсәфи уйлар тыгызлыгы өчен Кнут Гамсунны яратса, күпчелек халык аны кабул итә алмый. Минемчә, иң мөһиме — халык укырга яратсын, ә авторны һәркем үзе сайласын. Зифа үз укучысын тапкан икән, бик әйбәт.

«Мин мәктәптә эшләгән чакта медальләр бирәбез дип башкорт булып язылырга өндәп йөрделәр»

-Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте бара. Сез гомер буе Башкортстанда яшәгән кеше, андагы вәзгыятьне беләсез. Татардан башкорт ясап була дип уйлыйсызмы?

-Уйлап чыгарылган әкият инде бу. Монда бот чабып көләрлек кенә. Мин 1978 елда хәзер чын башкорт районы булып саналган Аскынга килеп урнаштым. Чатнап торган татарлар яши бит анда. Алар мин Татарстанда яшәп алган авыл халкына караганда татарча чистарак сөйләшәләр. Анда башкорт телен дә укытып маташтылар. Укытучылары да татар бит. Дәресне башкортча аңлатырга тырышсалар да, үзара татарча сөйләшәләр иде.

Өстән төшкән фәрман белән кешенең милләтен ничек үзгәртеп булсын ди?! Мәңге булмас! Анда хәзер үзләрен башкорт дип атаучы активистлар килеп чыкты. Телевизордан тыңласаң, үзләре татарча сөйләшә. Көлсәң көл, еласаң ела.

Мин мәктәптә эшләгән чакта дәүләт бүләкләре, медальләр бирәбез дип башкорт булып язылырга өндәп йөрделәр. Бүләккә кызыгып, башкорт дип язылучылар безнең арада да булды. Мин аларны фамилияләп әйтә алам. Әйтмим генә. Алар башкорт дип язылсалар да, телләрен алыштырмадылар. Кабатлап әйтәм: кешенең милләтен алыштыру берничек тә мөмкин түгел.

Дөресен генә әйткәндә, Башкортстанда чын башкортлар бик әз. Аларның мәдәниятен дә татарлар эшләп бирде. Язучыларны алып карагыз. Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим — татарлар. Башкорт халык биюен куйган Фәйзи Гаскәров та татар бит. Кемгә генә барып бәрелмә — барысы татар. Чын башкортны әллә каян аерып була: кара-кучкыл, табак бит, кысык күз. Башкортча сөйләшергә тырышкан татар арты белән басып торса да, аның татар икәне сизелә.

Миңа да башкортча язарга тәкъдим итеп карадылар, ә мин ризалашмадым. Мин кемгәдер ярарга тырыша алмыйм, шуңа күрә әсәрләремдә дә ясалмалык булмавы ярылып ята. Совет хакимияте заманында партиягә яраклашып язу булган. Минем кемгәдер яраклаштырып язган бер генә җөмләм дә юк. Миңа беркем дә алдаштың дип бармак төртеп күрсәтә алмый. Биеп йөргән булсам, бәлки, алгарак та киткән булыр идем. Соңыннан үзеңнән үзең оялып йөрүдән дә авыр эш юк бу дөньяда. Ичмасам, йөзем чиста.

Автор: Рифат Каюмов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here