Домой Главные новости В стране и мире Театрлар арасында тел саклау темасына грантлар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Театрлар арасында тел саклау темасына грантлар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

0
Театрлар арасында тел саклау темасына грантлар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…» Татарстан Республикасының заманча драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерүгә багышланган конкурсына ниһаять йомгак ясалды.

Бәйге җиңүчеләре — Тинчурин театры, Чаллы театры һәм Әлмәт театры.

Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романы буенча сәхнә әсәре куячак. Инсценировканы театр режиссеры Ильяс Гәрәев яза. Чаллы театры Айгөл Әхмәтгалиеваның төрки халыклар әдәбияты конкурсында җиңгән «Капка» повестен куя. Ә Тинчурин театры Рүзәл Мөхәммәтшинның «Асылкош» музыкаль әкиятен сәхнәләштерә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә — «Мәхәббәт FM» спектакле алдыннан булды.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады. «Үлчәүгә салып булмый торган рухи кыйммәтләр эзләнергә мәҗбүр итә. Татар театрының телебез үсешенә әһәмиятен бәхәссез дип бәялибез. Без нинди генә проектларны да күтәреп алырга әзербез», — диде ул.

«Башка республикаларга чыгабыз. Татарстанга килеп кергәч үк йорт-җирләрнең, клубларны ничек үстергәнне күрәбез. Тел дә югалмас, үзебез татар телендә сөйләшеп йөрсәк, балаларыбыз да сөйләшер», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Чаллы театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева үз эшләренең җиңүгә лаек дип табылуы өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм барлык тамашачыны көз айларында булачак премьерага чакырды.

«Без моны халкыбыз белән бергә эшләячәкбез. Без өстебезгә шушы җаваплылыкны алабыз», — диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. Ул мондый максатчан премия бирү үз театры тарихында беренче тапкыр булуын искәртеп узды.

«Залда тамашачы булмаса, нинди генә телдә сөйләшсәк тә бу юкка чыккан эш булыр иде. Сез булсагыз, татар теле дә юкка чыкмаячак, театрларыбыз да эшләп торачак, минем иманым камил», диде Фәрит Бикчәнтәев.

Бәйгене Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия Татарстан Республика Театр әһелләре берлеге белән берлектә үткәрә. Проектларның нигезенә татар теле турында, заманча мультимәдәни җәмгыятьтә татар теленең чагылышы һәм милли тәңгәллек турында уйланулар салынган булырга тиеш дип ассызыклый оештыручылар.

Төп максаты татар телен популярлаштыру булган бәйгенең нәтиҗәләре нигезләмә буенча 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә игълан ителергә тиеш иде. Әмма бәйге җиңүчеләрен игълан итү вакыты билгесез сәбәпләр аркасында кичектерелде. Нигезләмә буенча спектакльнең премьерасы 31 октябрьдән дә соңга калмыйча чыгарга тиеш.

Бәйгедә махсус язылган пьесалар һәм татар классикасы яки бүгенге әдәбият буенча язылган инсценировкалар катнаша. Җиңүче театр проектын тормышка ашыру өчен 600 мең сум грант ала, ә авторга 100 мең сум каралган, дип хәбәр итә “Татар-Информ” МА.