Зөфәр Хәйретдинов “теща”сы турында: “Сез шулай булдыра аласызмы?”

0
159

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов 86 яшьлек “теща”сының гаҗәеп һөнәрен күрсәтте. 

“Әби-тещага 87нче яшь! Әле һаман да тик тормый. Күпме йон эрләп атты. Ә сез шулай булдыра аласызмы?” – дип йон эрләүче әбинең фотосын урнаштырган Зөфәр Хәйретдинов Инстаграм сәхифәсендә.

Фото астындагы фикерләр: “Без аны Галина Вильдановна буларак беләбез. 20нче мәктәптә кызымның озыйнатылган көн төркемендә тәрбияче иде. Кызым аны үзенең дәү әнисенә охшата иде – сабыр, салмак, мөлаем ханым. Балалар аны яраталар иде”, “Афәрин, әби! Без йон эрли дә белмибез”, “Орчык биеткән кулларына сокланам”, “рәхмәт тещага, зато аякларыгыз туңмый инде”, “Йомгаклары тигез, җебе тигез. Күз тимәсен”.

shahrikazan

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here