Домой Жизнь татар Татары в регионе “Үз җиреңдә тәртип урнаштырырга кирәк”

“Үз җиреңдә тәртип урнаштырырга кирәк”

0
“Үз җиреңдә тәртип урнаштырырга кирәк”

1 – 2 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Әлеге җыенга Россиянең 40 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Чит илләрдән дә кунаклар бар иде. Самара өлкәсеннән чарага унбишләп кеше чакырылган иде.

Җыенда эшмәкәрләр дискуссион мәйданчыкларда эш­ләделәр, Тукай районына барып, җирле хуҗалыклар белән таныштылар, пленар утырышта катнаштылар. Шулай ук Россия төбәкләрендә җи­теш­терелгән продукция һәм халык кәсепчелеге товарлары күр­гәзмә-ярминкәсен карадылар.

– Татар дөньясы ул Татарстан белән генә чикләнми. Татар эшмәкәрләре катламы киң колач җәйде. Мин аны татар дөньясына саллы өлеш керткән һәм авылларның яшәешен тәэмин итүче ту­лы бер социаль институт дип атар идем. Дискуссион мәйданчыкларның бу тәр­типтә уздырылуы – елдан-ел камилләшүнең бер юлы, – диде кереш сүзендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов та Бөтен­рос­­сия татар авыллары эшмә­кәр­ләре җыенының пленар утырышында катнашты. Ул систе­малы эш булмаса, бүген үзеңне сак­лап калу авыр булуын әйтте. «Без сан буенча икенче халык, бөтен көчне куярга тиешбез. Бүген беркемгә дә  үзен татар дип әйтергә оят түгел. Кая карасаң да, безнең татар шәхесләре бар», — дип белдерде.

Җыенда ясалган чыгыш­ларның күбесен Ютуб каналыннан карарга була. Без исә, чыгыш ясамыйча калган якташларыбызны тыңлап карарга булдык. Гали авылы фермеры Халит Йосыпов быел алтынчы мәртәбә авыл эшмәкәрләре җыенына барган икән. Ул үзе Солтангулово һәм Стюхино авыллары җирләрен сөреп чәчә, уҗым һәм язгы бодай, борчак, көнбагыш үстерә. Ике-өч ел элек маллары да булган, тик бруцеллез белән авыргач, аларны юк итәргә туры килгән. Менә хәзер, Тукай районында кошчылык фермасы белән танышкач, тавыклар үрчетү хыялын тормышка ашыра башларга ният иткән. Моның өчен буш торган әзер биналары да бар икән.

– Мин Татарстанның бу проектын бик хуплыйм, дәшкән саен барам. Чөнки башы эшләгән кеше үзенә кирәк булган мәгълүматны шундук эләктереп ала. Кирәк булса, тагын да барып карарга, киңәш сорарга, чебешләр алып кайтырга була. Иң мөһиме, авылдашлар, җирле халык өчен эш урыннары булачак, хезмәт хакы алып эшли башлаячаклар.

Нәрсә һаман минем турыда сорашасыз. Без бит авылдашым Камил Исхаков белән бергә бардык, аның турында да сөйлим әле, – дип, сүзен икенчегә борды.

Камил Исхаковны без дә яхшы беләбез, тик ул күп сөйләп торырга яратмый, биг­рәк тә үзе турында. Шуңа күрә Халит Шәйхулловичның тәкъ­димен күтәреп алдым. Әйе, мин әйтәм, аның ат абзарында булганым бар…

– Анда хәзер ат абзары гына түгел, Балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәк­тәбе дә бар инде. Биредә шөгыльләнүче яшүсмерләр, төрле ярышларда катнашып, гел призлы урыннар яулап киләләр. Ә беләсезме, Камил бит ул чиста кырда колхоз оештырган кеше!

– Ничек инде?

– Ә менә шулай… Чиста кырны барып караган да мал үрчетүчеләр ширкате тө­зеп куйган. Анда 3 – 4 корпус, склад, остаханә, 3000 гек­тар җире бар. Авылның иҗ­тимагый тормышы да аның ярдәменнән башка үтми. Без­нең Мәдәният йорты янындагы ике һәйкәл, арка аның техникасы ярдәмендә урнаштырылды. Үзенең өе янындагы яңа мәчетне салуда, авыл музее бинасын ремонтлауда, Красный Мост авылы мәчетен төзекләндерүдә, авылдагы бөтен чараларны үткәрүдә аның өлеше зурдан. Ә Ногай мәчетен ул үзе генә салды.

Ни дисәң дә, эшкуарлык, акча эшли белү кешегә бәй­сезлек бирә. Дөрес, акчаны Төркия ял йортларына да туздырып бетереп булыр иде. Ләкин үзеңнең авылыңның көн­күрешен яхшырту күпкә савап­лырак…

Халит Шәйхулла улы Татарстан хөкүмәте оештырган бу чараларның мөһим булуын кат-кат әйтте. “Ул бит фермерларның аралашу урыны, без бер-беребезне беләбез, кайда нинди яңа тех­нологияләр барлыкка килгән, нинди орлыклар уңдырышлырак – барысын да сөйләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Татар егетләренә йоклап ятарга килешми, үз җиреңдә тәртип урнаштырырга, буш җирләр булганда, алып калырга, үз эшеңне башлап җибәрергә кирәк”, – диде. Шулай ук фермер быелгы сәяхәтне оештырган эшкуар Фәх­ретдин Канюкаевка рәх­мәтләрен җиткерде. Эшкуар ярдәме белән быелгы очрашуның иң шәп кунакханәдә үтүен, эшче халыкка бераз кешечә ял итеп алырга да мөмкин булуын искәртте.

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Сызран шәһәренең татар автономиясе рәисе Ринад ШӘ­РӘФЕТДИНОВка Васил Шәйх­разиев Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды. Казаннан кайткач, без Ринад Ирфан улы белән очрашып, бу югары бүләкнең аңа нинди казанышлар өчен бирелүе белән кызыксындык.

– Сез, Ринад әфәнде, авыл эшмәкәре түгел бит. Кем сый­фатында катнаштыгыз бу чарада?

– Мин – юрист, индивидуаль эшмәкәр. Шулай булгач, эшкуар да, җәмәгать эшлеклесе дә инде.

– Оешма җитәкчесе була­рак, милли бәйрәмнәргә, чара­ларга акчаны кайдан аласыз?

– Мин алты ел буе оешманы җитәклим. Баштагы елларда Сабан туе үткәрү өчен эшкуарлардан акча сорап йөри идем. Бер кибет хуҗасы: “Бар, әнә, кибетчедән сора, 1 – 2 мең сум бирсен”, – дигәч, бик гарьләндем, башкача сорап йөрмим. Дөрес, шәһәр администрациясе Сабан туена ел саен 100 мең сум акча бүлеп бирә. Калганын үземнең кесәдән чыгарырга туры килә.

– Сез Казанда уза торган чараларга еш йөрисез, дип ычкындырдыгыз. Еллар узу белән аерма күзәтеләме?

– Әйе, бик зур. Мәсәлән, президенттан башлап чиновникка кадәр, барысы да татарча сөйләшә башлаган. Бу, әлбәттә, безнең өчен үрнәк булды. Аннары, делегатларга карата мөнәсәбәт тә нык яхшырган. Заманалар үзгәрә, түрәләр гади авыл халкының зур эшен дә күрә башлаган икән.

– Бөтендөнья татар кон­грессы медале Сезгә нинди ка­за­нышларыгыз өчен би­релде?

– Медальне трай тибеп йөрүчеләргә бирмиләр, әлбәттә. Алты еллык эшчән­легем кергән бу медальгә. Самара өлкәсендә, бездән башка, татар теле дәресләре оештыру өчен президент гранты алучылар булмады кебек. Аны алу гына аз, 100 кеше укырлык класс ачу, аны тулысынча җиһазландыру, дәреслекләр, күрсәтмә материаллар белән тәэмин итү, укытучы һәм укырга теләүчеләрне табу да зур эш таләп итә. Сүз уңаеннан, татар теле дәресләрен укыткан Гөлнара Дәүләтшина быел татар теле буенча Казан университетын тәмамлый. Шулай ук Сафия Әмирова исемле тагын бер укытучыбыз да бар. Дөрес, әлегә өч еллык укулар төгәлләнде, ә яңа уку елы башыннан төркем җыю, дәресләрне башлап җибәрү өчен тагын берәр грант программасына керергә исәплибез.

Менә шулай, яңа идеяләр, яңа проектлар, бүләкләр бе­лән кайтты Казаннан авыл эшкуарлары. Эшләрегез уңышлы булсын!

Эльмира Шәвәлиева.

Бердэмлек