
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, абыебыз, бабабыз!
Сине юбилеең белән кайнар котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бәхет-шатлыкларга үрелгән көннәр телибез. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук күтәренке кәеф белән, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле итеп үтәргә язсын сиңа.
80 яшь ул әле картлык түгел,
Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,
Иман белән кирәк яшәргә.
Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк.
Бирелмә төшенкелеккә,
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.