Домой Жизнь татар Татары в России и в мире “Зөләйха күзләрен ача” фильмында интим күренешләр Мәчкәрә мәчетендә төшерелмәгән

“Зөләйха күзләрен ача” фильмында интим күренешләр Мәчкәрә мәчетендә төшерелмәгән

“Зөләйха күзләрен ача” фильмында интим күренешләр Мәчкәрә мәчетендә төшерелмәгән

Мәчет эчендә ямьсез күренешләр төшерелүе мәсьәләсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачыклык кертте.

«Зөләйха күзләрен ача» фильмында интим мөнәсәбәтләр күрсәтелгән күренеш Мәчкәрә мәчете эчендә төшерелмәгән, ә монтаж белән өстәлгән. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин язды.

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлагач та мөселман кардәшләр экранда күрсәтелгән күренеш мәчеттә төшерелү мәсьәләсенә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мөселманнарның ризасызлыгы аңлашыла: мөселманнарның дини кыйммәтләреннән һәм изге урыннарыннан көлү оятсызлык булыр иде. Бу хәл булмады», — ди мөфти.

«Районның имам-мөхтәсибе фильм Мәчкәрә авылында төшерелгәндә борынгы мәчеттә барган вазгыятьне контрольдә тотты. Ярамаган эшләр кылынмасын дип, авылның имам-хатыйбы мәчеттә дежур торды», — ди Камил хәзрәт.

«Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп монтаж белән өстәлгән», — дип ассызыклый ул.

Мөфти телевидениедән мондый күренешләрнең күрсәтелүен амораль дип санавын әйтә. «Минем өчен Зөләйха — ул Гаяз Исхакый язган образ», — ди Камил хәзрәт.

«Зөләйха күзләрен ача» фильмының беренче сериясенең бер өлеше Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы борынгы мәчет бинасында төшерелгән. Әлеге мәчет мәдәни мирас объекты булып тора һәм реставрация көтә. 

«Татар-информ»