Домой Жизнь татар Татары в России и в мире «Зөләйха күзләрен ача» сериалының финалы Гүзәл Яхина романы чишелешеннән аерыла

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының финалы Гүзәл Яхина романы чишелешеннән аерыла

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының финалы Гүзәл Яхина романы чишелешеннән аерыла

Сериалны төшерүчеләр төп герой улының сөргенгә куылганнар лагерыннан качканнан соңгы тормышын күрсәтте.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерүчеләр Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романын экранлаштыру барышында аның азагын үзгәртеп, төп герой улы Йосыфның «Семрук» лагереннән качканнан соңгы тормышын күрсәтте.

Китап Йосыфның яшерелгән көймәдә Иосиф исеменә язылган яңа документлар һәм «энквэдэшник» Игнатов акчалары белән качуында төгәлләнә.

Сериалда вакыйгалар Сталин чорыннан соңгы тормыш турында сөйли. Ленинградта сәнгать белеме алган Йосыф хатыны һәм ике баласы – улы Мортаза һәм кызы белән Казанга кайтырга карар кыла.

«1954 елда «Элеккеге кулаклар һәм башка затлар өчен булган махсус җирлек чикләүләрен бетерү турында» карар чыга. Шуның нигезендә кешеләргә туган якларына кайтырга рөхсәт итәләр һәм Зөләйха, паспорт алуга ук, беренче булып кайтырга була», – дип хәбәр итә төп геройның гамәлләре турында кадр артындагы тавыш.

Йосыф Зөләйханы вокзалда каршы ала, әнисе белән улы очраша. Моннан тыш, финалда сөргенгә сөрелгәннәрне дә күрсәтәләр, алар хәтта рөхсәт алганнан соң да шул урында яшәп кала. 

«Татар-информ»